Бер кич Юнысның əтисе мəктəп директорының Уфага эш белəн киткəнен белеп, Юнысны апасы я...
Бер кич Юнысның əтисе мəктəп директорының Уфага эш белəн киткəнен белеп, Юнысны апасы ягына поездга утыртып җибəрде. Сигез сəгать барасы. Апасына каршы алырга кушып шылтыраттылар. Ул Черниковкада тора иде. Вагоннан директор ярдəм итеп төшергəч, Юныс апасын күреп, тотып алды. Апасы куркып, танымыйча, җирəнеп төртеп китте. Энесе, аның артыннан кычкырып: "Апа, бу бит мин, Юныс!" – дип кычкыргач, апасы кире əйлəнеп килде. Аның алдында гүя су тутырылган шар тора иде. Ул энесен туры 8нче больницага алып китте. Анда килеп кергəч врачлар йөгерешеп төшеп, монда ничек килеп җитə алуына гаҗəплəнде. Кайда салырга, көн дə кеше үлə торган палатага микəн, əллə үлсə дə кеше арасында үлсен микəн, дип киңəшлəштелəр дə, гадəти палатага илтеп салдылар. Апасын җəллəделəр. Юнысның кай җиренə бассаң да тиресе сытылып су саркып тама. Аңа су да эчермəделəр, ашатмадылар да. Бəвеле канлы, эренле. Беркөнне бер профессор хатын кабырга арасыннан бөеренə кадап, бик зур шприц белəн ярты литр дару җибəрде. Зур савытка канын агызып алдылар. Аягына басарга рөхсəт итмəделəр, егылып бəрелеп үлəр дип, бер ай ятып торырга гына куштылар. Янында врачлар кайнашты. Институтның соңгы курс студентлары көтү-көтү булып килеп карады. Адəм баласы шундый хəлгə дə кала икəн, дип, аптырап, сəбəбен сораштылар. Юнысның кай җирен генə тикшермəделəр, барысы да көчлəрен, белемнəрен салып, аны үлем кочагыннан тартып алырга тырыштылар да өч айда коткардылар. Бу хəллəрдəн соң биш ел үткəч, ул Уфада үзенең врачы Газизə Салих кызы Вəлишинаны очратты. "Мин бер ай буе эшкə барганда уйлый идем: син палатада микəн, əллə моргка алып киттелəр микəн", – диде ул аңа. Юнысны алдагы тормышында тагын бик-күп киртəлəр көтə иде əле. Заводта эшли башлагач, икенче каттагы торбаны сүтəргə куштылар. Бер иптəше белəн барып ачып җибəрсəлəр, торба эчендə 99 процентлы күкерт газы булган. Ул аңын югалтканчы икенче каттан ыргып төшеп өлгерде. Газ бөкесе бугазыннан чыккач кына тын ала башлады. Шул елны, ремонт бетеп, төнге сменаны җибəргəндə, җайланмалары, бомба төшкəндəй, шартлап чəлпəрəмə килгəн иде. Заводта эшлəгəндə бик сак булырга кирəклеген Юныс шунда гомерлеккə аңына сеңдерде. Заводта кайнар күкерткə коенган чагы да булды, шул күкерт яндырган эзлəр белəгендə һаман бар. Армиядə дə сынатмады, катлаулы командировкаларга җибəрə иделəр. Хəтта наркокурьерларны тотарга, дисбатка да барганнары булды. Укып диплом алгач, колхозга җибəрделəр. Башына дүрт метрлы бүрəнə төшеп, икенче группа инвалид та булды. Азак пединститутта эшлəгəндə, бер аңсыз лаборант аркасында, фəнни тəҗрибə үткəргəндə, мазутта янды. Ул чакта бу вузда электрон микроскоп эшли башлады, андый прибор Уфада бары икəү генə иде, шуңа да күплəр ярдəм сорый иделəр. Юныс соңрак нефть институтына күчкəч, анда да яңа приборда – ультратавыш аппаратында эшлəргə өйрəнде. Анысы да бик сирəк нəрсə, аспирантларга, дипломчыларга гел кирəк була иде. Профессор Альков: "Юныс, син катлаулы мəсьəлəнең дə гади чишелешен табасың", – ди торган иде. Юнысның, шулай итеп, диссертациялəр яклаган галимнəргə дə ярдəме тиде. Икенче бер кафедрага күчкəч, андагы профессор: "Син минем өчен студентларга дəрес бир əле, син бит миннəн дə күп белəсең", – дип шаярта торган иде. Илдəге үзгəрешлəр вакытында синтетик спирт заводына күчте, анда да бер производство хуҗасы чакырып: "Син эштəсеңме? Ике смена начальникларын алып, ярдəмгə кил əле, биш минутлык эш өчен ярты заводны туктаттым, шуны эшли алмыйбыз, азот белəн тазарткач та кайдандыр газ килеп шартлый", – диде. Юныс газның кайдан килгəнен барып тапты. Бу заводта эшлəгəндə, күрше корылма шартлап, ул торган урынга җиде метрлы торба очып килеп төшеп, ике морҗага бəрелеп, чак үлемнəн калдылар. Завод акчаны күп түли, тик юкка түгел, шартлаулар да була, яналар да, эшчелəр үлгəн чаклар да була. Юныска бик күп тапкырлар яшəү белəн үлем чигендə йөрергə туры килде.