Изге ялган (хикәя)
Изге ялган (хикәя) Аида ХӘЙРТДИНОВА Мансур хатыннан уңмады. Улы Роланга ике яшь тулган елда хәләле суга батып үлде. Шул эчкечелеккә бирелүе алга илтмәде инде аны. Мансур эштә вакытта урам буйлап эзләнеп эчте, бала караусыз булды. Ярый күршеләре мәрхәмәтле бәндәләр. Үзләренең дә Ирекләре Ролан белән бер яшьтә. Аралары ике генә ай. Атасы эштә вакытта гел аларда булды сабый. Игез балалар кебек үстеләр. Колхозда механизатор Мансур үзен тулысынча баласына багышлады. Алдынгы булгач, акчаны мулдан алды. Абзар тулы сыер малы асрады. Савым сыерлары дүрт баштан ким булмады. Берсен савып эчсәләр, өчесен бозауларына имезде. Сөт имеп үскән үгез бозауларны яшь ярымга кадәр симертте дә, иткә сатты. Ихата тирәсен карамады. Атасыннан калган, узган гасырның илленче елларында төзелгән йорт шактый тузган булса да, яңартырга ашыкмады. Купшаклаган буяулы, сәләмә түбәле, тәрәзә сыланган йорт, буралары кыйшайган абзар читтән бик фәкыйрь күренсә дә, хуҗаның исе китмәде. Роланы бик бәләкәй чагыннан эшләп үсте. Печән чапты, җыйды, өйде, төяде, бушатты. Утын кисте, сыер сауды, бозауларның астын алды, бакча казыды, кәтмәнләде, утады... Исеменә күпләр гаҗәпләнә егетнең. Атасы үзе белән бергә хезмәт иткән егетнең, исемен куштырган аңа. "Бик башлы егет иде. Минем улым да башлы булсын, зур кеше булсын дип, Ролан исемен кушам", — дип сөйләгән, диләр, улы тугач. Ролан бик акыллы, тыныч, басынкы малай булып үсте. Унөч яшендә классташы Зилә кимсеткәч, авыл тормышыннан күңеле сүрелде. — Синнән гел абзар исе килә, читкәрәк кит әле, Ролан... – диде, мыек чиртә башлаган үсмергә язгы өмә көнендә тезелешеп басып шаярышып ял иткәндә. Бу сүзләрне шул елны гына Роланнар мәктәбенә укытырга килгән физика, математика, информатика укытучысы Билал Ялалович та ишетте. Әллә тырыш егетнең төгәл фәннәргә омтылышын сизде, шул укытучы Ролан белән аерым шөгыльләнә башлады. "Мин синнән кеше ясыйм, син тырыш кына", — диде ул егеткә. Ролан чыннан да математика, физика фәннәрен бик ярата иде, укытучысының сүзе аңа канатлар куеп җибәрде. Өстәмә рәвештә шөгыльләнүләр үз җимешләрен бирде. Егет төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда беренчелекне алып, мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлады. — Укы, балам, укы, зур кеше бул. Үсеп, кеше булгач, мине дә үзеңнең, янга алырсың, — дип әйтә торган иде Мансур. Укырга да зур җиргә керде Ролан. Мәскәүнең, үзендәге вузга. Белгечлеге авыл җирендә эшли торган түгел. Сөенде Мансур. Елына бер, ике генә авылга кайткан баласына акчаны йөзәр мең сумлап биреп барды. Тырышты инде, минем кебек тирес корты булмасын дип тырышты. "Бәхетле бул, балам! Рәхәттә яшәргә язсын", — дип әйтә килде. Югары уку йортында да яхшы укыды Ролан. Укуын тәмамлагач, шәһәрдә эшкә калды. Мансур улының нинди җирдә, кем булып эшләвен сорашмады да, сораса да, төшенә алмады. Үзе эшләгән МТЗ тракторын колхоз җитәкчелеге пенсиягә чыкканда бүләк итеп биргәч, тагын бер сөенде. Язларын күрше авылларга чыгып та бакча сөрде, җәйләрен печән чапты, кесәсен калынайтты. Тамагы җылы аш, өс-башы тәрбия күрмәгән ир, күбрәк кешедә тукланып хушланды. Баласыннан яхшы хәбәр килсә, тамагы ач икәнлеген дә "онытып" түшәгенә ауды. Ә күрше малае Ирек агрономга укып, авылга кайтты, өйләнеп җибәрде, өй яңартты. Бер-бер артлы әти-әнисен җирләргә туры килде үзенә. Күрше абзыйсын да онытмады. Классташының атасын үз атасы кебек якын күрде. Хатыны Ләйлә дә акыллы, шәфкатьле булып чыкты. Пешкән җылы ашыннан Мансурга да өлеш чыгара, өс-башын юа, мунчага чакыралар. Ә Ролан... укуын бетергәч, сирәк, бик сирәк кайтты авылга. Атасы улына акчаны картага гына күчереп барды. Монысына Ирек ярдәм итә иде. Мансурның картлыгы чире белән килде. Дөрес, җитмеш яшенә кадәр сыер малыннан аерылмады. Тик менә соңгы вакытта кинәт хәле бетә, сусый башлады. Йөрәгеннән зарланды. Ирек белән Ләйлә аны дәваханәгә алып барып, табибка күрсәтеп карадылар. Анда Мансурның бик күп чирләре ачыкланды. Дарулар яздылар, тәрбия кирәклеге хакында әйттеләр. Аларны ялгызы яшәгән ир еш кына вакытында эчәргә оныткалады. Улына шалтыратып, хәлен сөйләгәч, анысы артык