Кайгылы хәбәр алгач (хикәя)
Кайгылы хәбәр алгач (хикәя) Габделбар ГАЛЛӘМОВ 1. Туган ягыннан кайгылы хәбәр, Гамир хәрби училищеда укыган вакытта — 1963 елның ноябрь аенда килде. Беренче дәреснең бетмәгән булуына карамастан, уку бүлмәсенә ишек шакып кергән училище буенча дежур офицер честь бирде дә, дәрес алып баручы майор Никитинга: — Иптәш майор, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — дигәч, майор үзенә эндәшкән дежур офицерның ниндидер мөһим мәсъәлә турында әйтергә теләгәнен аңлап: — Рөхсәт итәм. Ни булды? — дип сорады. Дежур офицер: — Училище җитәкчесе ашыгыч рәвештә курсант Ризвановны үз бүлмәсенә чакыра, — дип җавап бирде. Майор Никитин үзенең фамилиясен әйткәч урыныннан торып аягүрә баскан курсантка карады да: — Китәргә мөмкин, — дип рөхсәт бирде. Училищеда укый башлаганнан бирле, укуының ярты срогын бетерергә өлгергән Гамир, училище җитәкчесе полковник Богдановның үзен ни өчен чакыруының сәбәбен белмәгәнгә: "Моңа кадәр училище җитәкчесенең үзенә бер дә чакырганы юк иде... Хәрби дисциплинаны да бозмаган кебек идем, нигә чакыра икән?" дип уйлап, кызу-кызу атлап бара торгач, полковникның эш бүлмәсе янына килеп җиткәнен сизми дә калды. Ул ишекне ачып бүлмәгә кергәндә полковник өстәл өстендә яткан документларны карап утыра иде. — Иптәш полковник! Курсант Ризванов сезнең боерыгыгыз буенча килеп җитте! — диде Гамир, честь биреп. Башындагы чәчләренә чал кергән полковник каршында яткан документлардан башын күтәрде дә, карашын янына кергән курсантка юнәлтеп: — Ризванов, якынрак кил әле. Менә бу урындыкка утыр! — диде, эш өстәле янында торган урындыкка күрсәтеп. Курсант урындыкка килеп утыргач: — Укулар ничек бара? Бәлки хезмәтеңдә-көнкүрештә ниндидер авырлыклар бардыр? — дип сорады. Ризванов урыныннан басып: — Укулар яхшы бара, бернинди зарларым да юк! — дип җавап бирде. Полковник өстәлдә алдында яткан бер кәгазьне уң кулына алды һәм сул кулы белән аңа ишарәләп: — Син урындыгыңа утыр әле, утыр! Мине тыңла... Ә сиңа утырган килеш сөйләргә дә ярый. Синең укулар яхшы баруы әйбәт анысы... Тик, мин сине бер четерекле мәсъәлә буенча чакырган идем. Туган ягыгызда синең якын туганнарыңнан кемнәр калды? Алардан хатлар аласыңмы? — дип сорады. Полковникның сүзне кайсы якка алып барганын аңламыйча торган Ризванов: — Минем әтием Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Мин ул сугышка киткәч кенә туганмын. Туган ягымда әнием белән апам бар. Өйдән хатларны һәрдаим язып торалар. Тик, мине нык борчый торган бер мәсьәлә бар... Инде берничә ай минем әнием авырый. Ул башта хастаханәдә дәваланды. Соңгы вакыт өйдә ята дип язганнар иде хатларында... — дип жавап бирде. — Үзеңне нык тотарга тырыш солдат! Сиңа өегездән кайгылы хәбәр белән ашыгыч телеграмма җибәргәннәр... Синең әниең вафат булган. Мин синең кайгыңны уртаклашам! — диде дә, училище җитәкчесе кулындагы телеграмма кәгазен Гамир каршысына өстәлгә куйды. Полковникның әйткән куркыныч сүзләре Гамирның акылына шул ук мизгелдә барып җитмәде. Ул телеграммадагы сүзләрне укып чыгып, хәбәрнең мәгънәсенә төшенгәч кенә, үзе өчен никадәр авыр хәбәр килгәнлеген аңлады. Аның тәненә кайнар су сиптеләр мени... Тыны кысыла башлады... Бите дә агарынып китте ахрысы, аның йөзенә чыккан үзгәрешне күреп алган полковник, ул-бу булмасын тагын дип урындыкка Гамирның каршысына ук килеп утырды. Бөек Ватан сугышында катнашып бик күп үлемнәр, авырлыкларны башыннан кичергән хәрби кеше булганга, полковник Богдановның күңелендә бу яшь солдатның авыр хәлен аңлап, булдыра алган кадәр ярдәм итү теләге туды, булса кирәк... Ул аның кайгысын уртаклашып: — Аңлыйм, сиңа бик авыр мондый хәбәрне алу! Тик син җебеп төшмә, үзеңне кулда тотып калырга тырыш! — диде. Бераз курсантка карап торгач: — Әниеңне күмәргә кайтырга теләгең бармы? — дип сорады. Бу минутларда башына төшкән кайгысыннан әле ни эшләргә белмичә, алга таба үзе өчен нинди адымнар ясарга кирәклеген дә кабул итә алмый торган Гамирга, бу олы кешенең аталарча әйткән сүзләре бик якын, иң кирәкле ярдәм итү сүзләре кебек тоелды. Ул: