тарткалап-йолыккалап печән утларга керешә.
тарткалап-йолыккалап печән утларга керешә. Капка баганасына беркетелгән чөй ычкынып китә һәм поши тозакта! *** Убыр авыз икән кяфер: тозакка кабан дуңгызы керде. Печән дә ашамый югыйсә... Кызыксынучан хайван шул. «Егор Потапыч, без дуңгызны суя да, эш итә дә белмибез. Син үзеңә кара инде», – диде әтисе. «Ярый, ярый, мужиклар белән хәл итәм мин аны! Син, давай, бу эшне дәвам ит. Мин күз йомармын. Кирәк чакта ача да белермен!» – диде тегесе, хәер-фатихасын яңартып. Бер атнадан тозакка поши керде. Ул көнне ашханәдә поши итеннән аш пеште. Хатын-кызлар өй токмачы кистеләр. Итле-токмачлы аш ашадылар. Ул йөрәкләренә ятты. Күңелләр хушланды. Туган илләр искә төште. Әтисе җырлады. Әтисенә Шәрифулла агай кушылды. Сабит агай... Нуретдин абый... Җыр баракка сыймады. Җыр, күкләргә күтәрелеп, тайга өстеннән еракларга очты... Кара да гына урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... – дип җырлый татар агае. Заманалар авыр, еллар ябык, Дус-иш кирәк гомер итәргә, – дип нәтиҗә ясый. Юк, зарланмый татар. «Яхшы атың, дусларың булсын. Яшәрбез!» – ди. Ә менә мәхәббәтсез гомер итүләре бигрәк читен икән!... Апалар җырлый: Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы, Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы... Малай боларны үсә төшкәч аңлар. Авылдан сөргәндә, бик күп әйберне алырга рөхсәт итмәделәр. Җырны тартып алып булмый икән... Бу поши соңгысы булмады. Итле-токмачлы аш кешеләргә хәл кертте. Пычкылар җитезрәк тартылды, балталар дәртлерәк тукылдады. *** Кояш язга борылды. Көннәр җылынды. Тамчылар тамды. Кошлар килде. Беренче Май бәйрәме алдыннан соң гына, инде йокларга җыенып йөргәндә, баракка Егор Потапыч килеп керде. Иртәнге якта: «Идарәгә тантаналы җыелышка барам», – дип киткән иде. Кайтып җиткән. Кәефе күтәренке. Авызы ерык. Әлбәттә, салмыш. – Анагызны сатыйм, басурманнар, социалистик ярышта сез җиңеп чыктыгыз бит! – диде. Күчмә кызыл вымпелны барак түренә элде, кожан кесәсеннән самогонын чыгарды. – Ә хәзер гулять будем! – Иртәгә ял итәбезме? – дип сорады кемдер кыюсыз гына. – Беренче Май бәйрәмен без хезмәт фронтында яңадан-яңа җиңүләр белән билгеләп үтәчәкбез! – диде Егор Потапыч, бу кадәр килештереп әйтә белүенә канәгать калып. Бер чәркә самогонын «җилпеп» куйгач, сүзен йомгаклады: – Мин сез контралардан совет кешесе тәрбияләргә тиеш. Партия минем алга әнә шундый конкрет бурыч куйды. – Өстәл сугып, тавышын күтәрде: – Һәм тәрбияләрмен дә! Беркем бәхәсләшмәде. Аның белән кәеф-сафа корып утырырга теләүчеләр табылды. Төн уртасы җиткәнче утырдылар. Тавышландылар. Бәхәсләштеләр. Җырладылар. Авызларында җүнле сүз булмады. *** Кызыл вымпел артельдән китәргә теләмәде. Беразга югалып тора да янә әйләнеп кайта. Һәм бу чак кына күңелсезлек белән тәмамланмады. Урман кисүчеләр эштән кайткан: күбесе, арыган тәннәренә ял биреп, йокыга изрәгән, кайсылары, бик аз эләккән ял сәгатьләренең кадерен белеп, тыныч кына сөйләшеп утыралар иде. Кинәт баракка таныш түгел кешеләр бәреп керде. Алар күп иде. Һәммәсенең кулында балта. Битен сакал-мыек баскан, күзләре усал елтыраган пәһлеван гәүдәле ир-ат гырылдап кычкырды: – Кто старшой? Баракта зыңлап торган тынлык урнашты. – Йә, – диде әтисе. – Вам что, больше всех надо, татарва?! – Не понял. – Көтелмәгән сораудан әтисе югалып калды. – Мы столько добивались! А вы рекорд за рекордом ставите! Чего вам не хватает?! – Да что с ними разговаривать?! – Зарубим! – Кайсыдыр әшәке итеп сүгенде. – Объясните толком, мужики! – диде әтисе, тавышын күтәрә төшеп. – Чего тут объяснять?! Норму не выполним! И баста! – диде пәһлеван гәүдәле. – И начальство будет вынуждено снизить норму! – дип, иптәшенең сүзен куәтләде яңагы-яңакка ябышкан чандыр ир-ат. – Все жилы тянут, суки! – диде телен бал-май белән авызландырмаган караңгы чырайлысы. – Заблуждение. Ошибаетесь, мужики! Не мы устанавливаем норму вырубки леса. Норма вырубки леса утверждается на самом верху. Наши начальники – лишь исполнители... Әтисен тын да алмый тыңладылар. Әтисенең сүзләре кешеләрне ышандырды. Ахырда пәһлеван гәүдәле ир-ат: «А ведь ты прав, Нурислам!» – дип, әтисенең кулын кысты.