Норманы эшли алмыйлар. Җан тиреңне түгеп тырышсаң да, үтәп булмый көндәлек норманы. Үтә...
Норманы эшли алмыйлар. Җан тиреңне түгеп тырышсаң да, үтәп булмый көндәлек норманы. Үтәрлек тә түгел: җан башына – 2 кубометр. Бер кубометры – кәүсәсенә карап, 5-7 киселгән агач. Кисү белән генә эш бетми: ботагын чабасы, бүрәнәне тиешле озынлыкта турап, әрдәнәләп өясе дә бар. Егор Потапыч кызык адәм: идарәдә сүгеп җибәрсәләр, әтисе янына керә дә җитә. Әнә бүген дә өстәл артында утыра. Чыраена буран йөгерткән, авызындагысын эт җыймас: – Сез нәрсә, контралар, ял йортына килдегезме? Саботажниклар! Урман кисәргә теләмәсәгез, Магаданга алтын юарга китәрсез! Мин сезнең ише дошман элементлар белән нишләргә белермен! Тотып атарга кирәк сезне! Бүтәннәргә гыйбрәт булсынга! – дип, дөньяга сыймый. – Кызма әле син, Егор Потапыч! Сүгенүдән бер мәгънә дә юк бит. Безне тотып атудан урман үзеннән-үзе киселмәс. Синең дә башыңнан сыйпамаслар. Бергә-бергә бу катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләргә кирәк, – диде әтисе. – Син тәкъдимеңне әйт, контра! Мине телең белән юмалама! – диде Потапыч, сүрелә төшеп. – Ни өчен норманы үти алмыйбыз? Сәбәбе нәрсәдә? Синең шул турыда уйлаганың булдымы, Егор Потапыч? – Саботажниклар, кабер тактагызны! Сезнең белән икенче төрле сөйләшергә кирәк! – Урман кисү – авыр эш, Егор Потапыч. Бу эштә җегәр кирәк. – Әтисе сабырлыгын саклады. – Димәк, ашау да әйбәт булырга тиеш. Тамак туярлык. Күреп торасың, кешеләр тәмам хәлсезләнделәр бит... – Дәүләт тарафыннан билгеләнгән паёкны аласыз! – Безнең авызга кергәнче күпмесе урланадыр әле ул ризыкның, – диде әтисе, авыр сулап. – Йә, ярый, сүзем ул хакта түгел. Пошилар күренгәли монда. Син безгә ауга йөрергә рөхсәт ит, Егор Потапыч. – Ничек ауга йөрмәкче буласың син? Сез контраларга мылтык бирергә рөхсәт юк! – Безгә мылтык кирәкми, Егор Потапыч. Пошиларга тозак куймакчы булам мин. Кабан дуңгызы эләксә – сиңа! Без, мөселманнар, дуңгыз ите ашамыйбыз бит. – Ай, хәйләкәр басурман! Миңа һавадагы торнаны вәгъдә итә! – Кулда песнәге дә бар, Егор Потапыч! – диде әтисе, киез итеге эченнән бер шешә самогон, тәрәзә төбеннән гәҗиткә төрелгән бер калҗа сало алып. Бу «байлык»ны ул базарда җылы оекбашына алыштырып кайткан иде. – Син нәрсә?! Мине, партиянең тугры солдатын, үзең ише контрреволюцион элемент белән бер өстәл артында эчеп утырыр дип уйлыйсыңмы? – Әйтерсең, давыл алдыннан күк күкрәде, яшен атты. – Ихтирам йөзеннән, Егор Потапыч... Халык сине бик хөрмәт итә бит, – диде әтисе, партия солдатын саламга сөяп. – Ә-ә... Шулай дисеңме? – Әллә ышанды тагын?... Ул арада, «син – кем дә мин – кем» дигәндәй кукыраеп, өстәл уртасына «шайтан малае» менеп кунаклады; янәшәсендә кайнар бәрәңге, тигез телемнәргә киселгән сало, кара ипи, бер баш сарымсак урын алды. – Тотып ату да аз сине, контра! – диде чакырылмаган кунак, кырыслыгын әз генә дә җуярга теләмичә. – Син туныңны салып утыр, Егор Потапыч, – диде әтисе. Икенче чәркәдән соң Егор Потапыч бөтенләй дә киң күңелле адәмгә әйләнде. – Ярый, куй тозагыңны! Миннән рөхсәт. Ну, быел кыш кабан дуңгызыннан авыз иттерәсең. Йөр ауга, басурман, күз йомармын. Кирәк чакта ачармын да! Бер шарт үтәлергә тиеш: ауга киткәндә, миңа әйтеп китәсез. Көнендә кайтып җитәргә! Югыйсә мин кая хәбәр итәргә кирәген белермен! Аңладыңмы? – Аңладым, – диде әтисе. *** Ауга өчәү чыктылар: әтисе, Шәрифулла агай, ул. «Арырсың бит, улым», – дип, әтисенең аласы килмәгән иде. Малае бик ялваргач, ризалашты тагын. Озак бардылар. Бер тамчы арымады. Түгәрәк бер алан читендә туктадылар. Тирә-юньдә поши эзләре күренә. Җәен, мөгаен, бу аланда пошилар утлап йөргәннәрдер. Кышын усак кайрысы кимерергә киләләр. Ир-атлар яшь усакларны кистеләр. Ул ботак чапты. Бер ара җирне киртәләп алдылар. Алан яклап капка калдырдылар. Шәрифулла агай, каян юнәткәндер, күгәннәр урынына иске покрышка кисәкләре кадаклады. Капканы киереп ачты, кулыңны җибәрсәң шапылдап ябыла, рәхмәт төшкере! Ябылмас өчен чөй әмәлләделәр. Аран түренә, бауга чорнап, үзләре белән алып килгән хуш исле печәнне ташладылар. Бауның бер очын капканы ачык тоткан чөйгә бәйләделәр. Аучылар уйлавынча, эш тәртибе болай: аранга поши керә,