Перейти к содержимому
Максиметер

Авыл биш кулак гаиләсен сөрергә тиеш иде. Югарыда азсындылар.

Авыл биш кулак гаиләсен сөрергә тиеш иде. Югарыда азсындылар. Районнан вәкил килде. Вәкил сүзен кыска тотты: авыл зур, сыйнфый дошман аз. Бу нинди сәяси томаналык?! Моны ничек бәяләргә?! Партия сызган юлдан читкә тайпылу дипме?! Авыл Советы рәисе иптәш Имаметдинов, партячейка секретаре иптәш Гобәйдуллин, комсомол оешмасын җитәкләгән яшь егет иптәш Зәйдуллин һәм Таллыяр авылының дүрт-биш активисты уйга калдылар. – Сыйнфый сизгерлегегезне югалттыгызмы, иптәшләр? – диде вәкил, түземе төкәнеп. Сыйнфый сизгерлекне югалтырга ярамый иде! Исемлекне яңабаштан карап чыктылар. Яңа кандидатуралар тәкъдим ителде. Тавышка куяр вакыт җиткәч, активистлар Курбашев Нурисламны яклап чыктылар: нинди кулак булсын ул, урта хәлле крестьян! Мәсьәләгә аерым тукталып, мал-мөлкәтен янә бер кат инә күзеннән үткәрделәр. Алты почмаклы калай түбәле йорт. Мунча. Коеп куйган каралты-кура. Мал-туары: ат, сыер, башмак тана, унике баш сарык, бер оя каз, тавык-чебеш... Хезмәтче тотмады. Нурисламны җибәрәселәре килми иде. Алтын куллы адәм. Шуңа да ил-көндә абруе зур. Бәлки, алып та калырлар иде, Бәдри «Зингер» тегү машинасын исләренә төшерде. – Чыкылдап торган кулак! – диде вәкил, өстәл сугып. «Тавышка куябыз!» – партячейка секретаре, кулын күтәреп, активистларга күз йөртеп чыкты. Бер-бер артлы куллар күтәрелде... Сөрделәр... Урманга җиткәч, ат менеп озата баручы милиционер җилкәсеннән мылтыгын алды. Олауларның берсендә җиде яшьлек малай елады. «Балакаем!» – дип өзгәләнде әнисе. «Егет кешегә елап утыру бер дә килешми», – диде әтисе. «Нургали, телисеңме, мин сиңа үземнең буяу карандашларымны бирәм», – диде апасы, энесен юатырга теләп. Манарасы киселгән мәчет янында картлар гәпләште: – Дөнья Бәдри ишеләр кулына калыр микәнни? – диде берсе. – Калды инде, кордаш, – диде икенчесе. – Туфрак учласа, алтын итә торган ирләрне сөрдек. Алтабан ничек яшәргә уйлыйлардыр, – дип көрсенде өченчесе. *** Юл газабы гүр газабы шул. Гүр газабы-ы!... Таш амбарга ябып, район үзәгендә ике көн тоттылар. Өченче көнне тирә-як авыллардан да җыелган бәхетсезләр белән пристаньга кудылар. Пристаньнан ак пароход Казанга юл алды. Башкалада мәхшәр: елаш, кычкырыш, чәбәләнеп, этләр өрә... Сүз таралды: балигъ булмаган балаларны алып калачаклар! Сабыйлар балалар йортында тәрбияләнәчәк, имеш. Әнисе күз алдында сызды: күзләре генә утырып калды. Бу шомлы хәбәр тынарга өлгермәде, икенчесе сискәндерде: Комсомольск-на-Амуре каласына китәчәкләр. Анда зур төзелеш башланып килә, эшче көчләр бик кирәк икән. Китәсе җирнең җәһәннәм тишегендә булуы төн йокыларын качырды. Соңрак килештеләр тагын... Булсын! Балалардан гына аермасыннар. Ниһаять, ачыкланды: Березники каласында химия комбинаты төзелә, боларны шунда җибәрәчәкләр. Пермь краенда гына бит бу! И, сөенделәр: туган илләрдән кошлар очып җитмәслек еракта түгел, ләбаса! *** Такта ярыгыннан дөньяны күзәтеп бару шулкадәр кызык. Өйләр, урман-кырлар, кешеләр күренеп кала. Җәлт-җәлт чакрым баганалары йөгерә. Бер көйгә вагон тәгәрмәчләре тукылдый. Сузып кына паровоз кычкыртып ала. Туктый-туктый, менә өченче тәүлек баралар... Алган ризык, никадәр саклап тотсаң да, тел очына салырлык кына калды. Тәүлегенә ике чиләк су бирәләр. Кеше башына бер кружка тия микән? Вагоннан чыгармыйлар. Андрей исемле рус малае белән танышып-аралашып киттеләр. Аралашып дию бигүк дөрес булмас: сөйләшергә тел юк. Исемнәрен әйтеп, зурлар кебек кул кысыштылар. – Драстуй, знакум, – диде Нургали. Урыс малае да җавапка нәрсәдер әйтте. Сүзсез калдылар. Андрейның Наташа исемле сеңлесе бар икән. Зәңгәр күзләрен төймәләндереп, Нургалигә карап утыра. – Драстуй, знакум, – диде малай, аңа да кул биреп. – Вот дурачок! – дип көлде кыз... – Әйдәгез, «очты-очты» уенын уйныйбыз, балалар, – диде әтисе. – Ура! – дип кычкырды Нургали. Әтисе тәрҗемәләре белән татарча-русча ун сүз әйтте. Сүзләрнең кайсылары «оча», кайсылары – юк. Ике командага бүленделәр: Андрей-Наташа, Нургали-Галимә апасы. Җиңелсәң, җәза: кызларның чәчләреннән тартыш, малайларның борынына чиертәчәкләр.

900 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.