Перейти к содержимому
Максиметер

– Я начну! – диде Андрей, уен дәртенә бирелеп.

– Я начну! – диде Андрей, уен дәртенә бирелеп. – Башла, – диде әтисе. – Летели, летели, гуси полетели! – дип кычкырды Андрей. Һи, шуны да белмәскә! Безнең өчен бу ике тиен – бер акча!... – Летели, летели, утки полетели! Куллар янә күтәрелде. – Летели, летели, коровы полетели! Апасы икеләнеп калды, Нургали кулын югары чөйде. Борынга чиертәләр каһәрләр!.. Сыерның корова икәнен белмәсәң, шулай ул! Уенның кызыгы алда булган икән әле. Чират Нургалигә җиткәч, әби-бабайлар да очар кошка әверелде. Борының гына чыдасын, Андрей дус! Наташаның толымыннан тарту күңелгә аеруча рәхәтлек бирә. Күпме вакыт узгандыр, гел ялгышмый башладылар. Әтисе тагын ун сүз өстәде. Бик мавыктыргыч уен булып чыкты бу! Ашыйсы да килмәсә... Чит җирдә тамак үзәкләрне өзеп ача икән. Кич җиткәч, әнисе, юка гына кисеп, бер телем ипи бирәчәк. Бүген апасы белән икесенә бер пешкән күкәй тәтер микән? Ярты кружка су. – Бисмиллагызны әйтеп ашасагыз, тамагыгыз туяр, – ди әтисе. Бисмилласын кат-кат әйтә дә бит… *** Паровоз сузып кычкыртты да, әкренәя барып, туктап калды. Иңбашына мылтык аскан солдат вагон ишеген ачып җибәрде. Күгәргән тавышы белән сөрән салып кычкырды: – Выходи! Вагонда ыгы-зыгы китте. Солдат, сүгенеп, кешеләрне ашыктыра торды. Яңа боерык яңгырады: – Строиться! Тезелешеп бастылар. Кешеләр алдына карсак буйлы, тук чырайлы, кара эшләпәсен күзләренә кадәр батырып кигән адәм чыкты. Тавышы таш яра үзенең: – Партиянең, иптәш Сталинның зирәк карарын тормышка ашыру йөзеннән бүген илебездә иң зур химия комбинатының нигез ташлары салына! Иртәгә патша заманында эт тә белмәгән Березники бистәсе якты киләчәгебезгә юл күрсәтеп торучы эре сәнәгать үзәгенә әйләнәчәк! – Чак кына «ура, иптәшләр!» дип кычкырмады (менә бит: чир китә – гадәт китми дигәннәре хактыр). Маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Зиһенен хәвефле уй өтеп алды: ялгыш кычкырган булса?! Үзен кулга алып: – Сүз иптәш Семёнов Егор Потапычка бирелә, – дип, кыска гына нотыгын йомгаклый алды. «Потапыч» дигәне авызында эт балалата торган адәм булып чыкты. Алай да өсләренә ташкын булып ургылган буш, мәгънәсез янау-сүгенү сүзләреннән кирәген аралап алдылар: төзелешкә агач кирәк, болар урман кисәчәкләр. Егор Потапыч сәясәткә дә кагылып узды: – Иптәш Сталин, партия сезгә олы ышаныч күрсәтте. Зур төзелешләрдә кайнап, чын совет кешесе булып тәрбияләнергә мөмкинчелек бирде. Әгәр дә сез, контралар, иптәш Сталинның, партиянең ышанычын акламыйсыз икән, без Совет власте дошманнары белән нишләргә икәнен белербез! Безнең куллар калтырамас! Эленке-салынкы йөрергә өметләнмәгез. Норма бар, паёк бар. Норманы үтәмәсәгез, паёк яртылаш киселә. И баста! Туклану – ашханәдә. Яшәү – баракта. Килүегезгә барак салып куйдык. Балаларыгыз, яшенә карап, яслегә йөрер, мәктәптә укыр. Илгә укымышлы кешеләр кирәк. Бөтен сораулар белән миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Бүгенге көннән мин сезнең Аллагыз да, муллагыз да! Сораулар бармы? Сораулар булмаска тиеш, чөнки мин бөтенесен ачык, аңлаешлы сөйләдем! – Егор Потапычның шулкадәр «матур» сөйләвенә үзенең дә күңеле булды, күрәсең, авызын басу капкасыдай ачып боерды: – Налево! В барак, шагом марш! Баракны күргәч, тагын бер кат уш-акыллары китте. Монда ничек яшәмәк кирәк?! Әштер-өштер бурап салынган зур гына абзар дисәң... Җүнле хуҗаның абзары да болай булмас. Бүрәнә араларында кул яссуы сыярлык ярык. Түбәгә карап, йолдыз саный аласың. Кары-яңгыры өстеңдә булачак. Барак эче такталар белән «кетәклек»ләргә бүленгән. Эчендә – өстәл, сәке, ике урындык. Идәне юк. Куллары җитмәгән. Үзеңә җәясе. Уртада – зур кызыл мич. Бөтен баракны җылытырга исәпләнелгән. Егор Потапыч, аты-юлы белән сүгенеп: «Ягып карадык. Төтен кайтара», – диде. Кешеләр югалып калдылар. Ничек яшәрләр алар монда?! Ничек көн күрерләр?! Тиздән салкыннар башланачак. Зәмһәрир суыклары белән кыш җитәр... Ирләр башларын түбән иде. Хатын-кызлар арасында елау-сыктау тавышлары ишетелде: «Ходаем, ник безне бу җәбер-золымнарга дучар иттең?... Нинди гөнаһларыбыз өчен?...» Кайсыдыр иптәш Калининга язарга кирәк диде. Аны хупладылар.

807 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.