Перейти к содержимому
Максиметер

Каторжан (роман)

Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 1. Газраил фәрештә бүген дә килмәде. Оныклар алдында уңайсыз... Кадрия кызы бигрәк борчыла. Доктор кешене авырулары көтәдер. Балаларга мәшәкать ясап, дүртенче ай үлә алмый ята менәтерәк... Йөреп торганда әле ару иде. Аякларның хуты беткәч читен. Шөкер, хәтере чуалмаган. Күңел хөҗрәсендә казынып, көне уза... И, бирсә дә бирә икән гомерне Ходай. Тәкъдирендә язган булып, көне-сәгате җитсен иде инде, хәере белән. Үлемнән курыкмый ла ул. Каушата барыбер... Уйландыра... – Ихластан әйтәм, син кушканча яшәргә тырыштым, Ходай, – дип уйлады ул. Күңел төпкеленнән үкенүгә охшаш хис баш калкытты. – Бигүк барып чыкмады бугай... Хозурыңа килгәч, кая юллама бирергә икәнен үзең карарсың тагын: тәмугка озатырсыңмы, оҗмах ишекләрен ачарсыңмы... – Дәү әти, укол... – Кирәкмәс иде, кызым. Беләген черки тешләп алгандай гына итте. И, даруга калган гомер... – Дәү әти, чәй эчеп аласыңмы? – Әйе, кызым. Аркасына мендәр салып торгызып утырттылар. Авызы тәм югалтмаган икән әле: балы – баллы, кагы – әчкелтем. Бер чынаяк чәен бик тәмләп эчте. – Рәхмәт, балалар. Хушландым. – Саф һавада йөреп керәбезме, бабакай? – Гаяз оныгы эндәшә. «Әйе» дисәң, инвалид арбасына җилтерәтеп утырта да һава суларга алып чыгып китә. – Юк, улым. Бераз утырып торыйм. Сез эшегезне карагыз. Хәлем әйбәтләнде, шөкер. – И балалар... Мин китеп баргач, икәү генә каласыз бит... Бер-берегезгә терәк булып яшәсәгез иде!.. Нәсел агачын корытмасагыз иде!... Бу дөньяларда бала кайгысы күрмә икән. Хәсрәт тустаганын төбенә кадәр эчсен дидеңме, Ходаем? Сиңа бер үпкәм юк минем... Сорыйсым гына килә: улым Гыйлемханның гомерен берничек тә саклап калып булмый идеме? Гомере бигрәк аянычлы: юл һәлакәтендә өзелде ләбаса. Килене Зәрия ирен югалту кайгысын күтәрә алмады. Тумрап торган хатын, ире үлгәч, чиргә сабышты. Врачлар тырыштылар анысы... Үлем тырнагыннан алып кына кала алмадылар. Сары-сары саргаеп, ике сабыен ятим калдырып, кырык яшен дә тутырмый китте дә барды балакай. Газраил фәрештәңне тизрәк җибәрсәң иде, Ходаем! Балалар алдында уңайсыз миңа. Күреп торасыңдыр, бик бетеренәләр. Карчыгым янына урнаштырып, кырыгымны үткәрсәләр, тынычланып калырлар иде алар да... Газраил! Сиңа эндәшәм. Син, давай, кунак кызы кебек ялындырып торма! Кызык... Төс-кыяфәтең ниндирәк булыр инде? Фани дөньяда изге эш-гамәлләр кылып яшәгән адәмне гүзәлләрдән дә гүзәл фәрештә алырга килә, имеш... Яман юлда йөргәннәрнең фәрештәсе ямьсезләрнең дә ямьсезе икән... Юк сүздер... Кем белә?... Чү!... Нинди тавышлар ишетелә? Кемнәр болар?... *** – Аллаһ әкбәр!.. Аллаһ әкбәр!... Тәкбир әйткән тавыш авылны сискәндерде. – Молчать, контра! – дип акырды ярсу атка атланган җайдак, ачуыннан кара көеп. Җайдакның башында кызыл йолдызлы фуражка, өстендә зәңгәр гимнастёрка, галифе чалбар, аягында ялтыравык күнитекләр; киеме, шадра йөзендә чагылган тәвәккәллек аның гади җир кешесе түгеллеген, бәлки власть өчен яратылган адәм икәнен әллә кайдан «кычкырып» торалар иде. Бәдри (тулы исеме Бәдретдин) – авылда партячейка секретаре. Бүгенге чара өчен ул җаваплы. Шуңа да иртә таңнан Камали байның Кара айгырын иярләде. Атлаган саен йөгәнен тарткалап торгангамы, менгән аты холыксызлана: вак-вак атлап, артка чигә-чигә биеп китә; танау тишекләрен киереп пошкыра, күзләрен алартып, авызлыгын чәйни, авызыннан канлы күбекләр оча... Әмма җайдак иярдә нык утыра, тезген тоткан кулы каты... – Аллаһ әкбәр! Аллаһ әкбәр!.. – Китүчеләргә картлар кушылды. – Молча-а-ть! – Партячейка секретаре, чыгырыннан чыгып, айгырга камчы белән орды. Хуҗасының йомшак таләпчән тавышына күнеккән хайван моны көтмәгән иде. Авызлыгын тешләп, ул кинәт сикерде; ал аякларына төшеп, арт санын чөеп җибәрде. Ярсып кешнәде. Сыртында шулкадәр ипсез утырган адәм ияреннән мәтәлеп төшкәч, тояк тупырдатып чабып китте. Бәдри шактый вакыт сыны катып тора алмый ятты. Бар дөньясына нәфрәтләнде. Берсе-бер килеп ярдәм итмәде. Хәлен сорамады. Аягына басуга, үтереп тубыгы сызлый башлады. Тешен кысып сүгенде. Аксый-туксый, авыл Советы урнашкан Камали бай йортына титаклады. ***

1 128 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.