улларыбыз Алмаз, Айваз.
улларыбыз Алмаз, Айваз. Ир-егетлəр квас кына эчте дə тагын су буена йөгерде. – ...Рифкать – минем ирем, гомер юлдашым, ике баламның газиз əтисе... – диде Шəрига бераздан. – Кайбер хатын-кызлар "тормыш иптəшем" дип сөйлəргə ярата. Иптəшлəр күп була тормышта. Ə менə сине ярты сүздəн аңлап алучы кадерле ирең берəү генə, минемчə. Мин аны чын мəгънəсендə кешелекле булганы өчен бик-бик хөрмəт итəм. Ул минем башка кешене яратуымны белə иде. Иң авыр вакытта яныма килеп, ялгыш адым ясаудан коткарып калды. Əгəр ул булмаса, белмим, мин нинди булыр идем икəн... "Нинди булыр идем икəн..." – дим тагын! Гомумəн, булыр идем микəн мин бүген якты дөнья йөзендə?! Белмим! Ə ул... Хəзер дə яратам дигəнем... Ул инде башка гаилə кешесе. Үз юлы, үз мəшəкатьлəре... Əй! Сез минем бу өзек-өзек сүзлəрдəн бернəрсə дə төшенə алмассыз. Ярый, əйдəгез, мине тыңларга тəкатегез җитсə, баштан ук, аның белəн ничек танышканнан ук сөйлим инде алайса... * * * – Авыл мəктəбендə унны бетергəннəн соң, ике дə уйламый, шəһəргə, вузлар бишегенə юл тоттым. Артык интекмичə генə институтка укырга кердем. Мəктəптə яхшы укыган идем... Елым сизелми дə диярлек үтеп китте. Беренче курсны бетергəндə безне бəйрəм каршылауга əзерли башладылар. Моның өчен төрле вузлардан əллə никадəр кешене бергə җыеп, Горький паркының Сабан туе була торган аланда төрле күнегүлəр өйрəтергə тотындылар. Бер сафка кызларны, икенчесенə егетлəрне тезеп, аралаштырып бастыралар. Мин, гөнаһ шомлыгына, əллə нинди бер бəндə белəн туры килдем. Бөтен кеше тырышып-тырышып күнегүлəр эшлəгəндə бу, төкерəм мин сезнең бу кəҗə туегызга, дигəн дорфа бер кыяфəт белəн, бертуктаусыз тəмəке пыскыта. Күнегүлəр өйрəтүче микрофоннан аңа һəрдаим кисəтү ясап кына тора. Кисəтү саен бөтен кеше ялт итеп безгə борылып карый. Аның үзен шулай тотуында гаепле кеше кебек, минем бөтен битем уттай яна... (Дәвамы бар.)