Перейти к содержимому
Максиметер

Улының иреккә чыкканын сәгатьләп көткән ананың бу кайгы-борчуын йөрәге күтәрә алмый. Мо...

Улының иреккә чыкканын сәгатьләп көткән ананың бу кайгы-борчуын йөрәге күтәрә алмый. Моннан 5-6 ел элек, Фәрите белән күрешә алмыйча, үлеп китә. Бәлки, шулай яхшырак та булгандыр дип уйлыйбыз. Ул улын яшь, чибәр, сөйкемле егет итеп күз алдына китереп яшәгәндер. Фәритнең үзгәрүен күреп, йөрәге бик нык теленер иде.  Фәритнең әнисе фатирына кайтканын без сизмәдек тә. Лифт янына таныш булмаган ир кеше чыгып баскач кына, абайладык. Әни тартынып тормаган, «Син Фәритме?» – дип сораган. Әйе, дип баш каккан ирдән шундук хәл-әхвәлләрен сораша башлаган. Берзаман фатирыннан төрле вакытта төрле хатыннарның чыгып китүен күрә башладык. Әни болар хакында да белешкән. «Алар минем хатыннарым», – дигән Фәрит. Баксаң, аның колония саен бер хатын булган. Һәрберсеннән бала да бар! Телгә оста, белемле, укымышлы, чибәр егет төрмәдә утырып та хатыннарны үзенә гашыйк итә алган, күрәсең. Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме, Гөлбикә апа үзенең «бай» дәү әни булуын белмичә китеп барды... Бүген инде Фәрит чибәрлеге белән мактана алмый. 20 елдан артык колонияләрдә «йөрүе», холкына да тәэсир итми калмагандыр. Ә бит тормышы башкача башланса, ул хәзер зур урында эшләүче җитәкче булырлык булган. Ярый инде хәзер үзенә ипи-тозлык акча юнәтә ала. Халыкка юридик хезмәтне бушлай күрсәтүче оешмага киңәшче булып урнашкан. Хуҗасы – элеккеге курсташы. «Башка дуслар белән элемтәләр юк, аларны таба алмыйм», – дип зарланган әнигә. Гөлбикә апаның горурланып үстергән улы бүген шундый язмышка дучар.

740 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.