Перейти к содержимому
Максиметер

Мәхәббәт бизмәне (хикəя)

Мәхәббәт бизмәне (хикəя) Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА 1. Быелгы җəйнең узып китүен сизми дə калдым. Гел шулай инде мин: кыш буе җəй көтəм. Көнен генə түгел, сəгатен минутлап санардай булам. Баксаң, əйлəнеп карарга да өлгермисең, җəй инде үтеп тə киткəн. Шушы аянычтан кинəт айнып, имəнеп киткəндəй буласың. Күңелеңдəге ачы үкенү хисеннəн җаныңны кая куярга белмичə, көзге яңгырларга кереп ураласың, килер җəйдəн əллə нинди моңарчы күрелмəгəн-көтелмəгəн бəхет-куанычлар өмет итə-итə, бураннарга кереп адашасың... Тагын шулай, тагын шулай... Килер көннəрдəн əллə нилəр өмет итү яшəтə адəм баласын, абынып-сөрлегеп калганда шул өмет көч бирə... Менə быел да... Яңа гына яз иде... Бүген исə – август... Йөрəгемнең əллə кай җиреннəн сизелми узган көннəр өчен ачы үкенү хисе сызылып үтте. "Тагын өлгермəдем, тагын үтеп бара..." Шушы зур хатамны бер көндə төзəтеп-үзгəртеп булгандай, үҗəт тəвəккəллек белəн җəһəт кенə җыенып, парк ягына юл тоттым. Бүген иртəн үк юк кына сəбəп аркасында ирем белəн бəхəслəшеп "элəгешеп" китүебезне исемə төшермəскə тырышып, эчемнəн генə бер күңелле җыр көйли-көйли, зират яныннан туры елгага алып төшүче юлга борылдым. Биниһая матур, гүзəл яшəештəн соң безне бөтенлəй башка, дөм караңгы дөнья көтеп торганын исемə төшермəс өчен, гадəттə, парк үзəгендəге əйлəнгеч юлдан йөри идем, бүген исə, үзем дə ник икəнен сизмəстəн, зират буеннан барырга булдым. Һəм, гүя, миңа таныш булмаган дөньяга килеп кердем. Бу дөнья мине тетрəндереп, кинəт айнытып җибəрде. Иреккə омтылган кош кебек, күкрəк читлегемə бəрə-бəрə, йөрəгем талпынырга, сикерергə тотынды. "Яшəргə, яшəп калырга ашык, бу якты дөньядагы һəр мизгелеңнең кадерен бел!" – дип кисəтə иде ул мине гүя. Рəт-рəт булып тезелеп киткəн кабер бөкрелəренə карап уйлана-уйлана юлымны дəвам иттем. Бигрəк кызык инде бу кеше дигəнең: һаман каядыр ашкына, һаман аңа нидер җитми. Туктат та əйт əле син аңа беркөнне: "Туганкаем, белəсеңме, фəлəн көннең фəлəн сəгатендə бу якты дөньяны ташлап китəчəксең”, – диген. Кулыннан дəррəү бөтен эше төшəчəк, ул кинəт туктап уйга калачак. Калган бөтен гомерен бизмəнлəп, эшлəнергə тиеш эшлəрен барлап чыгачак. Җирдə яшəү дигəн олы бəхетнең һəр минутын, минутын гына түгел, һəр секундын тоеп, кадерен белеп калырга тырышачак. Кадерен белми шул адəм баласы яшəү дигəн бəһасыз кыйммəтнең. Кайчан да бер үлем килерен белсə дə, үзенə тиеш гомер чиклəнмəгəн, күпме яшəсə дə бетмəячəк дип инана. Кинəт кенə башыма килеп кергəн бу коточкыч уйларны куып чыгарырга тырышып, зəңгəр күк йөзенə күтəрелеп карадым. Күк йөзендə бер тамчы кер юк, гаҗəеп чиста, саф. Кулъяулык почмагына чигелгəн нəфис нəкыш кебек, əлеге иксез-чиксез зəңгəрлекне чəч бөдрəлəренə охшаш өрфия болыт чүплəмнəре бизəклəгəн. Шушы əйтеп бетергесез биниһая гүзəллекне күргəч, баягы караңгы уйларым онытылып, кояш та гадəттəгедəн нурлырак, җылырак булып китте. Кəефем, алда ниндидер зур шатлык көтеп торгандагы шикелле, күтəренке, илəс. Лəкин... Агачлар арасыннан боргалана-боргалана Казансуга алып төшүче асфальтланган сукмак бетеп, елга буена килеп чыккач, үземнең иртəрəк шатланганымны бик тиз аңладым. Я, Хода! Кая җыелып беткəн бу халык?! Яр буенда гына түгел, хəтта су эчендə дə энə төшəр урын юк. Шулай нəүмизлəнеп күпме басып торган булыр идем, кинəт умарта күче кебек кайнашучы халык төркеме арасыннан мине үз янына əйдəп кул болгаучы бер ханымны күреп алдым. Шатлана-кабалана атлый башлаган җиремнəн кинəт шып туктадым. Ханым миңа таныш түгел иде. Бер күргəн кешенең йөз чалымнарын оныта торган гадəтем юк минем. Ханым, икелəнеп калуымны күргəч, тагында үҗəтлəнебрəк кул изəргə кереште. Янына килеп җитəр-җитмəс кыюсыз гына: – Исəнмесез, хəерле көн, – дидем. Ханым, мине уңайсыз хəлдəн чыгару өчен мəсьəлəне тизрəк төшендереп бирергə телəгəндəй, кызу-кызу сөйлəп китте:

764 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.