«Кайсы юллар, Нинди упкын Тарта безне җан сорап?!» дип кисәткән... Әнә шул сәяхәттә упк...
«Кайсы юллар, Нинди упкын Тарта безне җан сорап?!» дип кисәткән... Әнә шул сәяхәттә упкыннарны урап узып, җаннарыбызны имгәтмичә саклап кала алсак иде! Ул корабта татар авылы Таллыяр да бар. Үзгәрәк халык яши монда. Юк кына вакыйганы да күпертебрәк, чәчәкләп-чуклап (кайчак чама хисен онытып җибәрүләре дә мөмкин), уен-көлкене дә читкә тибәрмичә, ашыкмый гына, үтә дә тәмләп сөйләргә яраталар. Күзгә карап, кырыс хакыйкатьне дә әйтә беләләр. Без дә әнә шул матур традициядән читтә калмаска тырыштык. Ни галәмәт килеп чыккандыр, анысы укучы хөкемендә. Сезне, мөгаен, табадан әле генә төшкән яңалыклар кызыксындырадыр?... Кыскача мәгълүмат биреп үтим. Каторжан Гаязның кыз урлавы вәйран башларны хәйранга калдырды дисәм, чынбарлыктан шактый ук еракта торуыбыз ачыкланыр. Каторжан Гаязның кыз урлавы авыл кешеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте дип язып куйсам, чамадан чыгу булмасмы? Билгеле булганча, хакыйкать – урталыкта. Беренче көнне авыл эндәшмәде. Ми күзәнәкләре әле бу мәгълүматны үзләштерә иде. Икенче көнне... И, сөйләделәр! И, әби-чәби рәхәтләнде! Әле һаман тынычланып бетә алганнары юк. Ходай сәламәтлектән аермасын үзләрен. Участковый Җәмил бик каты кайгыра дип сөйләделәр. Гармунында уйный да җырлый, ди... Тыңлаган кеше күз яшенә манчылып елый, ди... Бер савыт ачы балын күтәреп, Илдус «кайгы уртаклашырга» барган. Шуннан соң гына Җәмил азмы-күпме тынычлана төшкән, имеш. Гөлгенә көнләшә башлаган: Илдусның маңгаенда Кукмара табасы эзе. Усал телләр ирнең клуб алдында Гөлназ белән сөйләшеп торуын җиткергәннәр. Менә бит ул ничек... Илдусның авызы барыбер ерык. Ничек сөенмәсен – биясе колынлаган! Фәгыйлә Моратовна төнне йокысыз уздырган. Сәбәбе җитди: теге йомылган «эш»не яңабаштан кузгатмакчылар... Назиф Сибгатович яшь гаиләгә «Зингер» тегү машинасы бүләк иткән. Кызыксынучыларга: «Тиздән белерсез!» – дип җавап биргән. Соңгы вакытта үзен гел язу өстәле артында күрәләр. Хәерлегә булсын! Сабырлыгыгызны сынап, иң мөһим яңалыгымны азакка калдырдым. Сүзебез яшь гаиләгә кагыла... Бүгенгесе көндә Фәйрүзә – үзмәшгуль. Ул пешергән бавырсак, чәк-чәк, пирог, тортларны бик теләп алалар. Киләчәккә планнары зурдан. Уңышлар телик! Хәзрәтнең юраганы юш килде: ел тулар-тулмас бәхетле хатын ир бала тапты. Сабыйга Нургали дип исем куштылар. Җир шары Кояш тирәли янә бер әйләнде – Нургали атлы малай ишегалды чирәмендә тәүге адымнарын атлады. Егылды. Кычкырып елады. «Балакаем!» – диде әнисе, өзелеп. «Тор, улым! Елап яту егет кеше эше түгел!» – диде әтисе. Малай торды. Башын күтәреп, зәңгәр күккә карады. Сөенеп елмайды. Күзләр генә тимәсен, янә китте! Атла, олан! Хуҗа булып атла. Бу – синең туган җирең! «КУ» 09, 2024