Карашын түшәмгә терәп иңрәде: «И, кайгы-хәсрәт күрергә генә туган бала икәнмен!» – Әллә...
Карашын түшәмгә терәп иңрәде: «И, кайгы-хәсрәт күрергә генә туган бала икәнмен!» – Әллә чын күңелдән әйтә бу сүзләрне, әллә кылана? Кыланса, коеп куйган артист! Юк, артист та бу кадәр булдыра алмас. Сандугачның, мескенкәйнең, Булмый аның тәхете; Кыз баланың, бичараның, Булмый аның бәхете. Киртәсенә керде, болай булгач! Ярый. Егет сүзен кыска тотты: «Табын әзерлә. Мин Камил хәзрәткә шалтыратып алыйм. Күршеләргә дә хәбәр итми булмас». Шалтыратты. Ике сүз әйтте: «Хәзрәт, көтәбез». Күршеләргә бер сүз: «Керегез!» Шул хәбәрне генә көтеп торганнар диярсең, күршеләр кереп тә җиттеләр. И гаҗәпләнделәр бу эшкә, и хәйран калдылар! Аеруча Гөлгенәнең уш-акыллары китте: «Ходаем! Ничек алай булды соң?! И, башсызлыгы бу Гаязның! Бер дә андый акылсызлык эшләр дип уйламаган идек!» – дип, шаклар катты. Үзенең кулында мичтән яңа чыккан бәлеш. Яулыгына кадәр онытмаган. «Хәзрәт алдында яланбаш йөрмәссең!» – дип бәйләтеп үк куйды. Гаҗәпләнсәң, гел гаҗәпләнеп яшәрлек бу дөнья! Үз вакытын белеп кенә, Камил хәзрәт килеп җитте. Бармак бәйләнгән, башта – чалма, өстә – яхшы чапан, күзләр нур чәчә, тавышы кырыс... Һай, кырыс!... Сорауны кабыргасы белән куя: «Бу ни хәл?! Бу нинди тәртипсезлек?!» – ди. Һәммәсен сискәндереп, кулындагы таягы тукылдап ала. Гаяз эндәшми. Баш түбән иелгән. Ничек иелмәсен – гаепле! Кыз, битен яулык чите белән каплап, гөлбәчкә үк кереп поскан. Ничек посмасын – оят! Яшьләр өчен Илдус җавап тота. Тавышы ифрат итагатьле; чыраена баксаң, Ходайның бер тәкъва бәндәсе инде менәтрәк, тәкъва бәндәсе... – Яшьләр бит, хәзрәт. Ялгышканнардыр... Инде нишләмәк кирәк? Никах укымассыз микән дигән өметтә калабыз, – ди. – Илдә булмаган хәл! – Һәммәсен сискәндереп, янә таяк тукылдый. – Нишләп булмасын, хәзрәт, – дип, йомшак кына каршы төшә Гаязның күршесе. – 1913 елны Сәйфетдин атлы егет Зәкәрия бай кызы Бибигөлне урлый. Нуретдин хәзрәт яшьләргә никах укый. – Каян беләсең син ул вакыйганы? – дип гаҗәпләнә хәзрәт. – Тарих укытучысы Кәбир абый сөйләгәние. Шул истә калган. – Кәбир абыеңа мин сөйләдем. Миңа кадәр имамлык иткән муллалар авылда булган кызыклы вә гыйбрәтле хәлләрне мәчет кенәгәсенә теркәп барганнар, рәхмәт төшкерләре! – Менә күрдегезме, хәзрәт! – дип, тыйнак кына тантана итә Илдус күрше. – Бу гамәле өчен Гарифҗан ахун Нуретдин хәзрәткә каты шелтә белдергән. Чак указсыз калмаган Нуретдин хәзрәт! – Ошбу вакыйгадан соң инде бер гасыр вакыт узган. Йөз елга бер кыз урлап тормасак, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытып бетермәбезме, хәзрәт? – ди Илдус күрше, мәсьәләнең кендегенә төшеп. – Онытабыз! – диде кыз карагы, сүз әйтергә җай чыгуына сөенеп. – Син тик кенә утыр! – дип, кисәтү ясады күршесе. – Ат дагалаганда, бака ботын кыстыра! – диде хәзрәт тә, «гаепле»нең җитди әңгәмәгә кысылып утыруын өнәмичә. – Киләчәктә йолаларсыз, гореф-гадәтләрсез калмабызмы, хәзрәт? – ди Илдус күршесе, «һөҗүм»не алтабан җәелдерү максатыннан оператив киңлеккә чыгып. – Минемчә, бу – тәртипсезлек. Шәригать тә кыз урлауны хупламый. – Камил хәзрәтнең үз фикере. – Ай-һай, хәзрәт! Тәртипсезлек кысаларына гына сыеп бетәр микән бу гамәл? – дип, шиген белдерә Илдус күрше. Сүзсез калалар. Ир-атлар – тирән уйда, хатын-кызлар табын әзерли. Ниһаять, Камил хәзрәт телгә килә: – Яшьләрне әйтәм... Гаепләрен таныйлармы соң? – Таныйлар, хәзрәт. Бик таныйлар! Бүтән гомергә дә алай эшләмәбез, диләр! – дип, чак кына ашыгыбрак җавап бирде Илдус күршесе. – Йә, утырышыгыз! – диде хәзрәт, анык бер карарга килеп. Никах Күкләрдә языла, диләр. Күкләрдә языла да, Аллаһы Тәгалә үзе шартлатып мөһерен суга, имеш. Бик мөмкин. Камил хәзрәт никах укыды. Күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде. Язмышлар бәйләнде. Ике йөрәк бер ритмда типте... Мин фәкыйрегезгә дә, яшьләргә бәхет теләп, каләмемне алып куяр чак җитте. Эпилог Без Җир шары дип аталган гаҗәеп корабта Галәм буйлап сәяхәт итәбез... «Төн вә көндез Ул йөрәдер: юл бара ят ил карап» дип язган Шагыйрь.