Паникага бирелмәскә кирәк. Уйла! Хәйләлиме? Тикшереп карап булмый.
Паникага бирелмәскә кирәк. Уйла! Хәйләлиме? Тикшереп карап булмый. Бәлки, дөресен әйтәдер? Тере җан иясе бит... Чыгармый булмый. Янында басып тора алмыйсың. Димәк, качу мөмкинлеге бар. Аяклары җитез!... – Мин сине көтәрмен, Фәйрүзә! – Тавышына бер чеметем өмет сыенган иде. Кыз өермә булып ишеккә ташланды. Егетнең борын төбендә шапылдап, ишек ябылды. Мәрхәмәтсез сүзләр мәхәббәтле йөрәккә ук булып кадалды: «Хуш! Дикарь! Каторжан! (Авылда кушаматсыз кеше юк: узган гасырның утызынчы елларында Нурислам бабасы чит-ят җирләргә сөрелгәнгәме, Гаязга «Каторжан» кушаматы чат ябышты). Синнән урлатып торалар, ди!» – Телен күрсәтергә дә онытмады. Ишегалдында, чәңгелдәп, көчек өрде... Бетте... «Кыз урлау» операциясе тәмам. Бүтән болай җүләрләнеп йөрүләр булмас инде. Ярый, хатынсыз яшәр. Яшьлек мәхәббәтен сагынып... Йә, исәнме, буйдак ир-ат тормышы! Үз сафларыңа тагын бер бәхетсезеңне кабул ит… (Ахыры бар.)