Перейти к содержимому
Максиметер

Каторжан (роман)

Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 9. (Ахыры.) *** Туфлиләрен салып, яланаяк, бар көченә йөгерде кыз. Артыннан чәң-чәң өреп, Гаязның көчеге иярде. Ара ерагая барган саен күңеленең бер кылы җәя керешедәй тартылды, өзелеп чыгар дәрәҗәгә җитте; әйтерсең лә ул кылның бер очын егет өенә төенләп бәйләп куйганнар иде. Туктады. Күз яшьләренә ирек бирде. Елап алгач, тынычлана төште. Кая йөгерә ул?! Син ул егетне яратасың бит! Яратасың! Нигә танырга теләмисең?! Көчек (үзенең эт акылы белән өреп кенә эш чыкмас дип уйлады микән?) качкынның итәгеннән каптырып алды, усал ырлап, күзләренә карады. «Җибәр итәкне! Пшол! Кайтам бит!» – дип кычкырды кыз... Ялгыш ишетмәдең. «Кайтам!» – диде. *** Башын өстәлгә салып утырган. Күтәрелеп тә карамады. Үпкәчел микәнни? Күрәселәр алда икән... «Мин алдаштым... Гафу ит» диясе килде. Тик ул сүзләр урынына усалраклары чәчрәп чыкты: «Ияренә мендәр дә сала белмәгән бит ул!» Аяк очына мендәр очып төште. – Мендәргә бас! – Тавышы дорфа. – Нигә? Менә бастым. Каерып алып, бер кашык бал каптырды. – Телең балдай татлы булсын! Каерып алып, бер кашык май каптырды. – Телең май кебек йомшак булсын! – Күп каптырдың! – диде кыз. – Таман! Егет балын-маен алып куеп: – Ела! – дип боерды. – Менә тагын!... – диде кыз, гаҗәпләнүнең аръягына чыгып. – Нигә мин еларга тиеш? Бер дә елыйсым килеп тормый әле! – Тәртибе шулай! – Еламыйм! Гаязның, мәсьәләнең асылына төшенергә тырышып, бу хакта уйланганы бар иде. Ата-ана йортыннан аерылып китәсе кызны ахирәтләре елата бугай... Аннан кияүгә чыгасы кыз җырлый. Әбисе сөйләгәннәрдән хәтерендә тоткарланып калганнары шулар. Кемнәр белеп бетергән? Нәрсәдер ябешеп бетми монда... Кыз елыймы, җырлыймы? Бәлки, ул кияүгә чыгарга атлыгып торадыр? Бу очракта күз яшьләре ышандырмый. Ярый, май ботканы бозмас: әүвәл елатыр, аннан җырлатыр. Монысы хәл ителде. Ахирәтләре юк. Димәк, аларның вазифасын үз өстенә алырга туры киләчәк. Илдус күршесе хаклы: кыз урлау – күрше бакчасыннан шалкан чәлдереп чыгу түгел. Ата-бабадан калган йола бар. Гореф-гадәте... Күкрәк тутырып сулыш алды. Трагик ноталарны җәлләмәде: – Әбиең – бабаңа, әнкәң – әткәңә, апаң җизнәңә кияүгә чыккан. Сине караңгы төндә җиде ят урлап китте, и бәхетсез кыз бала! – Дивана! – диде кыз. – Газиз әнкәң иртә таңнан торып коймак пешерер. Ул коймаклардан авыз итәргә син булмассың. Тәрәз каршыңда сине сагынып, кошлар сайрар. Ул кошлар да сине юксыныр... Ела, и хәсрәтле кыз бала! – Ы-ы, менә!... Хәзер! – Синең дус кызларың нинди бәхетле! Алар ата-ана йортында гомер итәләр. – Ат сыртына салып урлап китте дә!... – Ата-анаңның газиз баласы идең... – Әйе шул! Керфек очына яшь тамчысы эленде. – Бер кайгысыз кыз чакларын үтте дә китте... – Ачуымны китереп торсаң, елармын да!... Шөкер, буасы ерылды. Еласын. Тәртибе шулай булгач, нишлисең? Гөлҗиһан әбисе белми сөйләмәгәндер. – Нигә елатасың мине? Ник юатмыйсың? Менә сиңа кирәк булса! Монысы көн тәртибендә каралмаган бит. Юатмый да булмас: – Ирең сине яратыр, кыз бала. Өрмәгән җиргә дә утыртмас. – Ы-ы, көт үгездән сөт! – Алмалар кебек тәгәрәшеп, балаларыбыз үсәр! Алар «әнием!» дип яныңда бөтерелеп йөрерләр! – Алла бирсә диген! – Алла бирсә дим. Картаймыш көнебездә без балаларыбыз, оныкларыбыз бәхетенә куанып яшәрбез, и сөйкемле әби! – Нигә картайтасың мине?! Үзең бабай! – Йә, тынычлан, кыз бала. – Тынычланмыйм! Сугышмыйча гына яшәп булмый микәнни бу дөньяларда?! – Җитте! – Үзе елатты да... – Хәзер җырла! – Менә тагын... Нигә? – Әйттем бит инде, йоласы шундый. Исемә төште: кыз баланың авыр язмышы турында җырла! – Язмышым авыр түгел минем! – Нинди киребеткән кыз син?! – Ярый! Әбием репертуарыннан... – диде кыз, көтмәгәндә ризалашып. Күзләрен тутырып, егеткә карады. Йомшак кына тамак кырып алды. Битенә алсулык йөгерде. Җырлады: Тал чыбыктай нечкә була Кыз баланың билләре; Кыз бала ничек кайгырмас, Кала туган илләре. Күкрәген тибрәтеп, авыр сулады: «И минем бәхетсез башкаем!» җырын дәвам итте: Ир бала сикереп менә Атның иярләренә; Кыз бала тугач ук ята Хәсрәт мендәрләренә.

743 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.