– Аңласаң, хәзер юын. Кыяфәтең йөрәгемә ярамый. Менә шушы алмагач төбендә чәй табыны әз...
– Аңласаң, хәзер юын. Кыяфәтең йөрәгемә ярамый. Менә шушы алмагач төбендә чәй табыны әзерлә. Кирәк кадәр генә ачы балымны алып, түбәтәемне киеп, мин хәзер кереп җитәрмен. Хатын коймак та пешереп калган иде бугай… – Нигә түбәтәй, күрше? – Түбәтәемне кисәм, баш яхшырак эшләп китә минем, күрше («күрше» сүзенең тирән ихтирам белән бик еш әйтелүенә игътибар иткәнсездер). – Алайса, ки! – диде Гаяз күршесе. *** Фәйрүзә чая кыз булып үсте. Өч яшеннән сәхнәгә чыгып җырлады. Биш яшендә, конкурста катнашып, лауреат булды. Биегәндә сокланмаган кеше калмады. Аның турында сүз чыкса, авыл карчыклары: «Теле белән судагы шайтанны чыгарып утка кертер бу бала!» – диярләр иде. Укытучылар сәнгать юлыннан китәргә киңәш иттеләр. Юк. Мәктәпне тәмамлагач, тотты да кулинария көллиятенә укырга керде. Кулына диплом алгач, икмәк пешерү комбинатының кондитер цехына эшкә урнашты. Кулыннан гөлләр генә таммаган, телгә оста, оештыру сәләтенә дә ия кызны күреп алдылар. Хуҗа яшь дип тормады, лаеклы ялга киткән бригадир урынына Фәйрүзәне тәгаенләде. «Өметле яшь кадрыбыз!» – дип, хәер-фатихасын бирде. Тик кызның моңа бик исе китмәде бугай. Тел тибрәтеп, беркемгә әйтмәгән, күңел түрендә сер итеп саклаган хыялы бар иде аның... Бригада кызлары үзара дус-тату яшиләр. Ярый, ярый, килешәм: әз-мәз гайбәт, чүт кенә көнчелек, гаҗәеп оста үрелгән интрига – болары да юк түгел. Тик ул тискәре күренешләр кызларыбызга, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, бергә-бергә күңел ачарга, туган көннәрен билгеләп үтәргә һич тә комачауламый бит. Кайда яшьлек, шунда җыр-бию, уен-көлке! Бригадирның үзе пешереп алып килгән «тәмлүшкәләре» генә ни тора! М-м-м!... Һәркем авыз итә. Бәясен бирә. Күп очракта: «Болай тәмле итеп ничек пешердең?» – дип шаккаталар. Тик эш шул гаҗәпләнүдән ары узмый. Фәйрүзә исә макталган ризыкның рецептын теркәп куя. Кулинариядә бәхәссез бер хакыйкать бар: бер үк ингредиентлардан ризыкны төрлечә әзерләп була. Кайсын ашыйсың – ләззәт кичерәсең, кайсын... Чү, ризыкны яманламыйк. Әлбәттә, җан җылысын кушып пешеренү дә бик мөһим (көлке түгел!). Кызларга рәхмәт: боларның авызлары тәм-том ашап өйрәнгән, әйткән сүзләре гел синең файдага. Киләчәктә җыелган рецептларны «үзем уйлап таптым» дип, патент алачак ул. Бүтәннәр борын тыкмасын өчен авторлык хокукына да ия булу кирәк. Ул көннәргә ерак калмады инде. Ирененнән әнкәсе сөте кибеп, азмы-күпме акыл җыйгач, кызыйга гамь керде: булдыклы кеше үз эшен башлап җибәрә бу дөньяда! Монысы – тормышының эшлекле ягы. Күңел дөньясы да бар бит әле. Әнә шул дөньяда иң яшерен, иң изге, саф хисләр саклана торган бакча – күңел хөҗрәсе бар. Чү!... Сак кагылыйк... Кыз иртә өлгерде. Егетләр тынгы бирмәде. Аталары алып биргән затлы машиналарда үз-үзләренә нык ышанган мажорлар килде. Кыз йөрәгенә юл тапмагач янадылар: «Син үзеңне кем дип белдең?! Мин синең белән икенче төрле дә сөйләшә белермен!» Курыкмады. Үткен теле белән кикрикләрен тиз шиңдерде. Кайчак моңсуланды: йөрәген мүк басмагандыр бит?! Юк, юк! Йөрәк көтә иде... Ял көннәре җитте исә, сагынып-ашкынып, авылына кайтты. Автовокзалга барып йөрисе килми – ераграк, юллар чатына чыга да авыл ягына кайтучы машиналарга кул күтәрә. Ул көнне янына иске генә «Иж-каблук» туктады. – Таллыярга кайтасызмы? – Әйе! Утырыгыз. Утырды. «Каблук» хуҗасы сүзгә саран булып чыкты. Саран гына түгел, бөтенләй эндәшми. Авыз эченнән ниндидер җыр мырлап утыра шунда. Егетнең сөйләшмәве чак кына ачуын кузгаттымы соң, мин-минлегенә кагылып уздымы? Берәү булса, танышырга җай эзләр иде. Телефонын сорап тинтерәтер иде. Егетләрнең бөтенесе бер чыбыктан сөрелгән! Бу эндәшми. Әйтерсең җитмеш яшьлек әбине утырткан. Харап икән! Бик кирәгең бар! Утыр, авызыңа су кабып! Үзе астыртын гына егетне күзләде. Руль тоткан куллары бигрәк зур. Чәче җиткән, алдырырга вакыт. Кырынып та йөри белми. Фу-у!... Мыек җибәргән булып аны! Кара мыек. Чокыр ияк. Кара каш. Пумала баш... Шул пумала башка бармак очларын гына тидереп карыйсы килде. Ю-у-к!...
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги