Перейти к содержимому
Максиметер

Каторжан (роман)

Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 7. *** Әнә шул ир-егетебез һич көтмәгәндә дау кырында пәйда булды. – Носом в землю, несчастные! – дип акырды ул, баш очында гранатасын болгап. Ир-атның ачудан кыйшайган йөзе, күзләрендә янган хәтәр ут аның теләсә нинди адымга барачагына бернинди шик калдырмый иде. – Латны... – Беренче булып ишегалды чирәменә Сакалбай ятты. Калганнары аның үрнәгенә иярделәр. – Дошманнарыңны сузып салдым, күрше. Яр, от души! – Егылганны тәпәләмиләр, күрше. – Шулай, дисеңме? Сүзләреңдә хаклык та бар шикелле... Хәзерге кырыс заманда олы җанлы булу кирәк микән ул? – Монда заманның катнашы юк. – Нигә бәйләнделәр алар сиңа? – Конкурентлар. Уртак тел тапмадык. – Китсеннәр, дисеңме? – Дүрт яклары кыйбла. – Исчезли, бараны! Тегеләр, гранатага шикләнеп карап алгалап, тизрәк китү ягын карадылар. – Канга баткансың. Күлмәгеңне ташла. Юсаң-юмасаң да, кан барыбер бетми. Фельдшер Зәйнәпкә барып кайт. Ямыйсы җиреңне ямап, сыйпыйсы җиреңне сыйпаштырып җибәрсен. Чыраеңны да шактый ук бозганнар, – диде Илдус, киңәш биреп. – Хатын-кыз күзенә күренсәң, йөз тапкыр арттырып сөйләячәкләр. Зелёнка сөртәм дә куям. Минем тәндә җәрәхәт тиз төзәлә, – диде Гаяз, кул селтәп. – Үзеңә кара, алайса, – диде күршесе, гранатасын бил каешына эләктереп. – Каян ул синдә? – Семейный реликвий. Галәветдин бабам истәлеге. Сугыштан алып кайткан. Үзенең сөйләвенә караганда, Берлинны азат иткәндә, бабамның аяк астына килеп төшкән бу «күчтәнәч». Шартламаган! Моны могҗиза дими, ни дисең? Чөнки дөньяга әле әтинең туасы булган. Әтидән соң минем... Әнә бит ул ничек! Безнең дөньяда яшәвебез үзе үк могҗиза түгелме?! – Бик саксыз кыланасың. Руслар әнә: «Один раз в год и кочерга стреляет», – диләр. – Моңарчы шартламаган шартламый инде ул. Менә кирәге чыкты бит! – Ярдәмгә килгәнең өчен рәхмәт, күрше. – Ничек килмисең? Күрше хакы – Тәңре хакы! – Иртәгә-берсекөнгә дип, һаман суза киләм... Синең белән сөйләшәсе сүз бар иде, күрше, – диде Гаяз, ниһаять тәвәккәлләп. – Сөйләшик, күрше. – Бик җитди темага... – Мин пүчтәк сүз сөйләп йөри торган малай түгел! – Өйләнергә уйладым мин, күрше. Озын сүзнең кыскасы шул. – Хуш! – Илдус, беренче күргәндәй, күршесенә карап алды. Менә бит! Эт итеп кыйнап ташлаганнар үзен, ә ул өйләнү турында сүз кузгата! Мондый егетне ничек хөрмәт итмисең?! Күршеләр арасында беренче көннәрдә үк ихтирамлы-кунакчыл мөнәсәбәтләр урнашты. Мунча яксалар: «Әйдә, әйдә, күрше, үзең өчен генә мунча ягып мәшәкатьләнмәссең. Безнекенең әле эссесе дә сүрелмәгән», – дип, Илдус кереп җитә. Таба ашының исе чыкса: «Бәй, бәлеш ашарга кермичә, кайда йөрисең бу гомер?» – дип, Гөлгенәсе шәрран яра. Уңайсызлана. Кайчак: «Тамагым бик тук», – дип керми калу ягын карый. Тегеләр барыбер тынычланмый: үз туксаннары туксан. – Кемгә? – дип сорады күршесе. – Сәгыйдулла абзый кызы Фәйрүзәгә. – Ну, эләккәнсең, егет! Бүтән сүзем юк! – Нигә алай дисең? – Усал кыз бит ул! – Булсын! – Гомере буе үз кубызына биетәчәк! – Биетсен. – Минем ярдәмем нидән гыйбарәт? Киләчәктә хатынымнан зарланганда, күз яшемне сөртер дип уйлыйсыңмы? Юкка өметләнәсең! – Кызның ризалыгы юк бит әле, күрше... – Ничек? – Шулай. Китапча әйтсәм... – Китапча кирәкми. Үзебезчә сукала. Тирәннән алдырып!... – Мин кызны урларга уйладым, күрше. Түзәр әмәлем калмады. Сабыр казаным тулып шартлады! Урлап кайтам да өемнән чыгармыйм. Хәзрәт никахыбызны укыр әле. Үтенечемне аяк астына салып таптамас дип уйлыйм. Өметләнәм!.. Мине җүләргә саныйсыңмы? Ни әйтәсеңне беләм: егерме беренче гасыр!... Интернет заманы!.. Бу нинди кыргыйлык диярсең!... Нишлим?! Башыма уй төште: элекке заманнарда татар егете кыз-кыркынга озак ялынып йөрмәгән бит. Урлаган да кайткан! Всё! Җырың җырланды кызый! Бәләкәй чагымда Нургали бабам миңа күп нәрсәләр сөйләде. Минем белмәгәнем юк! Йә, әйт сүзеңне! Авызыңа су капкандай утырасың! Көләсеңме?! – Көлмим. Сүземне әйтәм: беренче чиратта, мәсьәләне мәҗлескә салып фикер алышу кирәк. Кыз урлау күрше бакчасыннан шалкан чәлдереп чыгу түгел. Бик җаваплы мероприятие! – Аңлыйм, күрше.

848 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.