Перейти к содержимому
Максиметер

Кызлар да аның исемен ул кадәр еш телгә алмыйлар...

Кызлар да аның исемен ул кадәр еш телгә алмыйлар... Илдус үзе дә аптырашта иде. «Өйләнәм» дип, беренче очраган кызны ияртеп кайтсынмы? Ике арада нәрсәдер булырга тиештер бит?! Ярый, мәхәббәт дип зурдан кубып әйтми. Кая инде ул безгә – каткан тезгә Таһир, Мәҗнүн кебек гыйшык утында янулар! Алай да, күңел кыллары бер тибрәнеп алмас микәнни?! Шулай гамь йотып йөргәндә, классташы Гөлгенәне очратты. Классташы гына да түгел – партадашы. Кызый һаман оялчан икән. Юк, кыюлана төшкән. Кыюлана төшмәсә, шулай өздереп карамас иде. Шул караштан йөрәге тарсылдап типте. Шаккатты: моңарчы уңда дип йөри иде, йөрәк күкрәк читлегенең сул ягында икән! Мәхәббәт дигәннәре шушыдыр... Шушыдыр!... Моңарчы кайда йөргән бу кызый?! Чаллыда йөргән икән. Заводта эшли. Авылны бик сагына. Сөйләшеп сүзләре бетмәде... Өйләнми кая барасың! Гаилә тормышыннан бер күренеш. Хатын токмач кисә. Ир диванда гәҗит укып ята. Кыз курчак уйный. Ир-ат ара-тирә хатынына карап алгалый. Токмач кисүләре шушының! Ул токмачының тәме! Яулыгын шулкадәр килештереп бәйләмәсә соң! Алсу алма кебек янып торуын әйт! Ир гәҗитен читкә алып куя да әйтә: – Ачуымны бик китереп торсаң, «уҗым»га чыгып китәрмен! – ди. – Озак йөрмә. Хәзер аш өлгертәм, – ди хәләл җефете. Ир сикереп тора. Ярсыган! Ну, әйтерие – кирәк чакта сүзе табыламыни аның! Соң, егетләр, мондый хатын белән яшәүләре бик авыр бит! Кайда хисләр ташкыны?! «Ах, син, оятсыз, мәхәббәтебезгә хыянәт итәргә уйладыңмы?!» – дип, йодрык төйнәп кычкыру?! Күз яшьләре?! Кайда башка төшәргә тиеш Кукмара табасы?! Табагачы, уклавы?! Изүеннән алып җилтерәтәем, Шекспир кайда качып йөри?! Ир ишекне шапылдатып ябып чыгып китә. Барыр юлы ерак түгел: утарга кадәр генә... Тынычлана. Атлар – йөрәккә дәва. Бер айгыр, биш бия, ике тай, өч колын. Ат асрау чыгым сорый. Мәшәкате дә җитәрлек. Ә хатын иренең ат тотуына бер дә каршы түгел! Ни өчен? Хатын-кыз акча колы бит. Әллә бигүк алай түгел микән?.. Гөлгенәсе исә юк кына бәягә совет чорыннан калган инкубатор сатып алды. Аталы-уллы көйләделәр. Матур гына эшләп китте инкубатор. Йомыркадан чебеш чыгарып сату шөйлә төшемле эш булып чыкты. Нинди эшкә тотынмасын, Гөлгенәсе гел табышка эшли. И, хатынның ул сары йомгакларга әйткән назлы-иркә сүзләре! Йөздән бере иргә эләгә микән? Ачуың да килерлек бит! Бер нәрсә күңелне юата: көз җиткәчме?! Бисмилласын әйтеп... Белгәнен укып!.. Пычак – Гали пәкесе. Авыз тутырып, тавык ите ашыйсылар алда әле! Бүгенгесе көндә хәлләр ничек соң? Ир, үз җире булмагач, «КамАЗ»да эшләп тапкан акчасын солы, печән, салам сатып алуга тотып бетерә. Калса каладыр ипи-шикәрлек... Әмма!... Киләчәктән бер күренеш. Киң яланны иңләтеп, җир-күкләрне гүләтеп, атлар чаба... Танау тишекләре киерелгән, күзләрендә ялкын шәүләсе, ял-койрык җилдә таралган!... Эһе-һе-һей, җан кисәккәйләрем!... Ике бәләкәч сөйләшә: – Нинди атлар болар? – дип сорый берсе. – Бәрәч, Илдус абзыйның чабышкыларын белмәскә син! – дип җаваплый икенчесе. Менә шулай, энекәш... Ә син тавык-чебеш дисең... Дөньяда Хыял яши! (Дәвамы бар.)

823 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.