Перейти к содержимому
Максиметер

– Таня!... Татьяна!... – Егет ягымлы, иркә, назлы сүзләр пышылдады (Каян табып бетерә д...

– Таня!... Татьяна!... – Егет ягымлы, иркә, назлы сүзләр пышылдады (Каян табып бетерә диген, бер авыл малае югыйсә!). Хатын, бик теләп, бөтен барлыгы белән ир-атның назына җавап бирде... Беренче дуамал хисләр басыла төшкәч, күзгә-күз карап сөйләшеп яттылар. Татьяна, кайнар тәне, мул күкрәкләре белән аңа сыенып, тыелгысыз үбә-үбә, иркәләнеп сорады: – Я у тебя первая женщина, да? Скажи! Ну, скажи! Ведь первая?! – Да нет, – дип җаваплады ул. Рус теле кызык: «әйе» дисең дә, шунда ук «юк» дип кире кагасың. Теләсәң ничек аңла. Сер бирәсе килми иде. – Трудолюбивый ты мой! – Хатын, татлы ыңгырашып, егеткә сарылды. Янә дөньяларын оныттылар... Офыкта шайтан таңы сызылганда, черем итеп алырга уйладылар. *** Икесе берьюлы, сикереп торып, сәгатькә карадылар бугай. Татьяна аһылдап куйды. Ир-ат кемнеңдер анасын исенә төшерде. Йоклап яткан солдатны тревога белән күтәрсәләр, ул, 45 секунд эчендә киенеп, сафка басарга тиеш. Бик озак бит бу! Сержант Әүхәдиев 10 секундта киенде. Дөньяда иң тиз йөгерүче кешенең тизлеге сәгатенә 39 чакрым. Сержант Әүхәдиев ул иртәдә бу рекордны бәреп екты! Казармага атылып килеп тә керде; дневальный, тавышы белән таш ярып, кычкырып та җибәрде: – Рота-а! Подъём! Солдатлар дәррәү сикерешеп тордылар. Сержант Әүхәдиевнең шат тавышы яңгырады: – Строиться на зарядку! Яңгырмы-кармы, эссеме-салкынмы, һәр иртәдә (дежур тормасаң) өч чакрым йөгереп кайтасың. Турысыннан үткәндә, Татьяна яшәгән бүлмәнең тәрәзәсенә карап-карап алды. Юк, ефрейтор Осипова күренмәде. Башына кисәк уй керде: өнендә булдымы бу хәл, төшендәме? Өнендә, өнендә!... Аягүрә саташып йөрмә, егет! Сержант Әүхәдиев бүгенге халәтенә тач килә торган сүзне әлегә тапмады. Бер нәрсәне ачык белә: бу – Вакыйга! Әмма ир-егет бу хакта шапырынып йөрмәс. Туктале... Яшьлегенең бер елы армиядә узды. Телгә алып сөйләр бер истәлек-хатирә дә юкмыни? Кыр казын шпионлык максаты белән җибәрелгән очкыч дип уйлап полкны тревога белән күтәрдем дип авызын ачса – көләчәкләр! Әлеге дә баягы шул «кукурузник» кала... Спорт мәйданчыгында тән язып, кайтыр якка йөгергәндә, подъезд ишегеннән Татьяна чыкты. – Шагом! Атлап баруга күчтеләр. – Рота, запевай! Саратов малае Алексей Бобылёв бер дә ялындырмый җыр башлады: Идет солдат по городу, по незнакомой улице. И от улыбок девичьих вся улица светла... Таня сипкелләрен балкытып елмайды, кулын чигәсенә күтәреп: «Здравствуйте, товарищи!» – дип кычкырды. «Здравия желаю, товарищ ефрейтор!» – дип гөрселдәде рота. Кыз чытлыкланып көлде. Ә син нәрсә көткән идең? Үзеңә аерым игътибармы? Алланың кашка тәкәсе түгелсең. Ә Кытай чик бозмады. Гадәттән тыш тәртипле ил икән. *** Кайтса, әтисе «КамАЗ» үзбушаткыч машинасы алып җибәргән. Яңа түгел, иске дип әйтергә дә тел әйләнми. Кредитка чумганнар чумуын. Әмма әтисенең кәефе күтәренке: «Борчылма, улым, ике-өч елда түләп бетерәбез аны!» – ди. Көйлисе җирен көйләп, майлыйсын майлап дигәндәй, аталы-уллы машина тирәсендә кайнаштылар. Ул арада урып-җыю чоры җитте. Әтисе комбайнга утырды, ул элеваторга ашлык ташыды. Төзелештә эшнең гомер бетәсе юк: кирәк-ярагын китерә, котлованнан балчык төяп җибәрәләр. Кышы карлы килде. Рәхәтләнде шәһәр урамнарыннан кар чыгарып! Монысы бигрәк төшемле эш булып чыкты. Әтисе дөрес әйткән: «КамАЗ» үзен аклады! Билен буып, ерак юлга да чыгып киткәләде. Кыскасы, эш бирүчеләр күбәйде. Нишләп күбәймәсен: ягулык – үз кесәңнән, ватылсаң – запчастьны үзең аласың. Хуҗаның башы авыртмый. Ул сиңа акчасын гына түли. Ә «КамАЗ» йөреп тора, рәхмәт яугыры! «КамАЗ» йөрер ул. Дөньяның хатын-кызлы ягы да бар бит әле... Кызлар телендә Илдус булды. Төннәрен ничә кыз ап-ак мендәрләрен күз яшенә чылатып елагандыр?... Бер Ходайга мәгълүм. Елак кызларны санап утыру егет кеше эше түгел. Хәтерендә Галәветдин бабасының сүзләре яңарды. «Улым, – дигән иде бабасы, – гомер уза: миңа хур кызлары янына барырга вакыт җитте, синең дә борынга кызлар исе керде. Сиңа әйтер сүзем бар: егет була белик! Аңладыңмы?» «Так тучны!» – диде оныгы. Армиядән кайткан егет бер ел шәп йөри гадәттә. Аннан искерә төшә.

751 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

  • Видео

    Мысли, высказывания, цитаты

  • Фото
    Фото

    Мысли, высказывания, цитаты

  • Видео

    Мысли, высказывания, цитаты

  • Видео

    Мысли, высказывания, цитаты

  • Видео

    Мысли, высказывания, цитаты

  • Видео

    Мысли, высказывания, цитаты

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.