Перейти к содержимому
Максиметер

Кыз, зәңгәр күзләрен, сипкелле йөзен балкытып, егеткә карады. Ап-ак тешләрен җемелдәтеп...

Кыз, зәңгәр күзләрен, сипкелле йөзен балкытып, егеткә карады. Ап-ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Башын чайкап, җиңел-җитез хәрәкәт белән өлгергән бодай саламыдай якты-сары чәчләрен иңбашына таратып ташлады. Һәрвакыт шат күңелле үзе: әйтерсең лә баш очында көн дими, төн дими, бәхет кошы сайрап тора! Буй-сыны... Агыйдел камышларын ерактан ук урап узабыз. Күз алдына, ни сәбәптер, тутырган тавык килә. Һушыңны алырлык чибәр дә түгел югыйсә... Тик ни пычагыма магнит кебек үзенә тарта соң бу кызый?! Сержант Әүхәдиевне генә түгел... Хакыйкатьнең күзенә туры карап, чын дөресен әйтик, егетләр: полкта ир-ат халкының бик күбесе ефрейтор Осиповага битараф түгел – офицер хатыннары Таняны күрәлмыйлар иде... Татьяна сайланып кына (Ромеолар адым саен!) солдат-офицерларны «җәлли» иде. Ничек җәлләмисең солдатны, әнә бит ул, әнкәсеннән (сөйгән ярыннан да) аерылып, хәрби хезмәткә килгән... Офицерны ничек кайнар кочагыңа алмыйсың, үз хатынының түшәге гүр туфрагыдай салкын булгач (мәхәббәт учагы җылыткан урын-җирне ташлап, бер ир-ат та «бәхет эзләргә» чыгып китми. Ефрейтор Осипова шулай уйлый). – Держи хвост пистолетом, сержант! Не грусти! – диде Таня, үз итеп, якын итеп. – Пожалела бы что ли, Таня! – Әллә шаяртмакчы булды. – Ух, ты какой! А что?! Приходи сегодня после отбоя. Ох, пожалею я тебя, сержант! Ох, пожалею!... – Өздереп, бер карады да китте ефрейтор Осипова. Борылып кул изәде: – Буду ждать! Умыртка баганасын чемердәтеп, ниндидер бөҗәкләр йөгерешеп узды. Аяк астында җир убылды. Әлегә фикер йөртү сәләтен югалтмаган берничә ми күзәнәген бик каты эшләтеп, беркавым каккан казыктай басып торганнан соң, сержант Әүхәдиев бернәрсәне ачык аңлады: чигенү юллары ябык! Үзен кулга алды: артка хут юк икән, димәк, җаныңны бер учка йомарлап, алга! Көне күңелле мәшәкатьтә узды. Кытайларга рәхмәт: чик бозып бимазаламадылар. Тәк... Хатын-кыз янына буш кул белән бару егетлек түгел. Шәраб?... Чәчәкләр?.. Солдатның акчасы да чутлы. Кирәк булса – табасың. Дневальный – үзебезнең егет – күчтәнәчне, вакыты җиткәнче, каптёркага яшерделәр. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләр хәрби шәһәрчекнең төньяк-көнчыгыш читендә: ике подъездлы, ике катлы кызыл кирпеч йортта яшиләр. Ике арада – җиденче пост. Халык телендә – «седьмой сторожевой». Ни шайтаныма куйганнардыр, сакларга бер объект юк. Туктагыз әле, нигә алай дисез? Хәрби шәһәрчеккә төньяк-көнчыгыш тарафтан дошман һөҗүм итсә? Яисә диверсантлар үтеп керергә теләсә?! Усал телләр генә ул монда мылтык тоткан солдатны бастырып куюны полк командирыннан офицер хатыннары таләп иткән икән дип сөйлиләр. Ефрейтор Осипова шул кызыл йортта яши бит. Ул кадәр нечкәлекләрен кем белгән инде? Солдатка белү кирәк тә түгелдер. Без сәхнә артына күз ташлыйк. Әйе, бу, чыннан да, шулай. Әмма... Пуля – дура, штык – молодец! Суворовны беркайчан да онытырга ярамый. Полк командиры онытмады. Часовойның иңендә – автомат, билендә – штык-нож, патроннар бирмәделәр. Ханымнар, әлбәттә, бу хакта белмиләр. Аның каравы җаннары тыныч. Барыбер дә часовойның күңелен күрергә кирәк. Ниһаять, отбой. Тәвәккәлләде. Күчтәнәчен алды. Дневальный, Самара малае: «Ни пуха, ни пера, товарищ сержант!» – дип калды. Китте. Адымнар нык. Йөрәк ярсу! Алда – «седьмой сторожевой»! Төн карасыннан часовойның кырыс тавышы ишетелде: – Стой! Кто идет? – Конь в пальто! – Пароль? – Кент! Часовойга «Кент» сигареты алган иде. – Проходи. – Күчтәнәчтән канәгать калуы тавышына ук чыккан. *** Ефрейтор Осипова һушыңны алырлык чибәр иде. Күзләре көлә, сипкелләре балкып яна, тәнендә һәр күзәнәге ымсындыргыч дәрт, мәхәббәт, наз белән мөлдерәмә тулышкан иде. Аның өчен, сержант Әүхәдиевка матур күренәсе килеп, бизәнгән-ясанган бит инде ул! Аны көткән!... Сәясәт, халыкара мөнәсәбәтләр, илләр арасында низаг, чик бозулар – һәммәсе бер дә кирәкмәгән җыен вак-төяк булып артка чиктеләр... Үзәктә галиҗәнап Хатын-кыз калды! Аз гына шәрабтан авыз иттеләр. Хәер, ул эчми дә исергән иде.

753 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.