Перейти к содержимому
Максиметер

Каторжан (роман)

Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 6. *** Таң ата да кич була, диярсең... Болай бар да яхшы. Кече сержанттан сержант булды. Үзенә күрә сөенеч бит ул! Күңелсезләнергә сәбәп тә юк шикелле... Хәрби хезмәт сержант Әүхәдиевне бертөрлелеге белән изде. Соң уйлап карагыз: Ходайның һәр бирмеш көнендә дежур офицер бер нотага көйләнгән эчпошыргыч тавышы белән боерык укый: «...приказываю: оператору радиолокационной станции...» Юк чик бозучы! Дөрес, кизү торганда оператор тик утырмый. Үз илебездә шәһәрдән шәһәргә пассажир самолётлары оча. Координаталарын команда пунктына тапшырып барасың. Чик буе бит – ни булмас! Ара-тирә спутнигы, хәрби самолёты-вертолёты очып үткәли. Күңелсезләнеп утырырга вакыты да юк кебек... Юк чик бозучы! Соң бер тапкыр булса да боз син! Күршеләр бит! Явыз ният белән түгел, болай – ялгышып кына... Тикшереп кара! Россия илендә һава чикләре әйбәт сакланамы – юкмы? Сержант Әүхәдиев дежурда чакта рәхим ит! Әлбәттә, ул чик бозучы самолётны яшел экранда ерактан ук күреп алыр. Катгый тавыш белән «цель»нең координаталарын команда пунктына тапшырыр. Полкны тезеп, саф алдында рәхмәт әйтерләр үзенә. Монысы – бәхәссез. Ул: «Служу России!» – дип җавап кайтарыр. Артык эреп төшмәс. Дөньяда була торган хәл ич. Орден бирерләр микән? Сержант Әүхәдиев рәхәт дулкынлану хисе кичерде. Кем белә бит? Рус агае әнә: «Чем чёрт не шутит», – ди! Чү! Нәрсә бу?! Кытай ягыннан безнең илгә якынлашып килә. Самолёт түгел. Вертолёт?! Юк! Спутник?! Ракета?! Аэростат?! Өч тапкыр юк! Бу – чак шәйләнүче, моңарчы күрелмәгән әллә нинди җәенке тап... Күзенә күренәме? Күзенә күренми. Тап бар. Ул хәрәкәт итә! Нәрсә булырга мөмкин?! Радиолокация станциясенең эш тәртибе болай: антенна югары көчәнешле радиодулкыннар тарата, әнә шул дулкыннар, объектка бәрелеп, кире кайта һәм экранда якты яшел тап булып чагылыш таба. Нинди объектка бәреләләр соң ул дулкыннар?! Бәлки?... Бәлки, шпионлык максаты белән безнең илгә җибәрелгән бер-бер яшерен очкычтыр?! Ә-ә... мине хәйләләмәкче булдыгызмы?! Сержанта Аухадиева голыми руками не возьмёшь! Команда пунктында бүген капитан Скворцов кизү тора. Вакыт!... – Товарищ капитан, воздушные рубежи Российской Федерации нарушает неопознанный летающий объект! Передаю координаты... Минутында аэродромнан истребитель-перехватчик күтәрелде. Бераздан колакчыннарда очучыларның үзара сөйләшүе ишетелде: «На данном квадрате наблюдаю стаю диких гусей, командир. – Очучының тавышы үзгәрде, елмая иде булса кирәк. – На Родину летят!... Отбой! Возвращайся, лейтенант». Дөнья бер көлсә, кычкырып көлә икән... Сержантны гаепләмәделәр. Ә менә «Гусь» кушаматы ябышып калды. *** Бүген әллә нишләп күңеле тарыга. Йөрәк, кысанлык тоеп, ирек даулый. Һәм ямансу... Әллә нишләп ямансу да шул! Туган якларга кыр казлары кайткандыр... «Дембель»гә дә санаулы көннәр калды. Бер ел үтә дә китә икән. Ә телгә алып сөйләрлек вакыйга юк. Кытай гадәттән тыш тәртипле ил булып чыкты. Ә бит чик бозулар булган! Ничәнче елда икәнен инде беркем төгәл генә әйтеп бирә алмас (һәр буын солдат, хезмәт итеп кайткач, ул вакыйганы «минем баштан кичкән хәл» дип сөйли), безнең бер «кукурузник» Кытай иленә очып киткән. Карап калганнар. Ничек атып төшерәсең, эче тулы кеше! Кытай ягы очучыны һәм пассажирларны шунда ук биргән (халык үзендә дә күп), «кукурузник»ны калдырган. Соңыннан ачыкланган: болар туйдан кайтучылар булганнар икән. Менә ичмасам туй! Вәт дөньясын сүттергәннәр болар! Ә самолётны бирмәгәннәр. Кытай иленең бу гамәле кискен тәнкыйть утына тотылды: «У-у, каруннар, бер «кукурузник» өчен, гүреңә төшеп, кәфенеңне суяр болар!» – дип, ду килеп алдылар. Әмма дә туй шәп булган! – О чём печалишься, Гусь? Таня икән. Ефрейтор Татьяна Осипова. Планшетист. Калуга кызы. Әүвәл икәү иделәр. Мариясе, авырга узып, Псков егете Анатолий Дудин белән кайтып китте. Усал телләр кызларны армиягә кияүгә чыгар өчен бара дип сөйлиләр. Кем белә инде... Бәхетләре булсын! Ефрейтор Осипова кияүгә чыгарга ашыкмады...

853 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.