Рим абыйның үз балалары булмады. Шуңадырмы, ул Фəритне һəрвакыт аеруча якын күрде: иркə...
Рим абыйның үз балалары булмады. Шуңадырмы, ул Фəритне һəрвакыт аеруча якын күрде: иркəлəп эндəште, җылы сүзен кызганмады, кайчак хəтта эш арасында аның башыннан сыйпап үтə иде. Фəрит исə, кечкенə булса да, бу җылылыкның кадерен сизə иде. Өйдə мондый наз сирəк элəгə. Шуңа амбарга керү Фəрит өчен тəм-том алу гына түгел, ниндидер җиңеллек, ышаныч табу да иде. Ул чакта Фəритнең күңелендə бер үк уй кат-кат яңара иде: "Нигə Рим абый минем əти түгел икəн? Əтием шундый булса, мин нинди бəхетле булыр идем…" Бу уйдан ул үзе дə оялып куя, əмма йөрəге барыбер тынычлык таба алмый: бала күңеленə бит зур сүзлəр түгел, кечкенə генə җылылык кирəк. Хəзер, Сургутның салкын һавасында, тимер исе һəм эш шау-шуы арасында Матвей абый аңа нəкъ шул Рим абый кебек тоела иде: талəпчəн, əмма мəрхəмəтле; кырыс, əмма җылы. Матвей абый сөйлəгəндə, ул бер мизгелгə амбар ишегенең шыгырдавын ишеткəндəй була, балачактагы печенье тəме хəтергə килə. Кайчан да булса отпускка кайтсам, Рим абый янына үзем барып килер идем, күчтəнəчлəр алып барыр, рəхмəт əйтер идем, дип уйлап куйды ул. Чөнки үсеп җиткəч кенə аңлыйсың: кешенең бер җылы сүзе дə гомер буе күңелдə саклана икəн. Тик язмыш башкача булды: Рим абый инде юк. Əйтер сүзлəр, кайтарып бирер җылылык, соңга калган рəхмəт – барысы да эчтə генə калды. Шуңа күрə ул хəзер Матвей абыйның һəр киңəшен аеруча кадерлəп кабул итə, бер генə сүзен дə əрəм итмəскə тырыша иде. Кешегə җылылык күрсəтүчелəр бик сирəк… Ə алар янəшəңдə чакта, аларның кадерен белергə кирəк, дип уйлады Фəрит һəм тагын да тырышыбрак эшкə тотынды. Иртəлəрен алар янына яшь кенə бер егет керə дə, көндəлек эшлəрне бүлеп чыгып китə иде. – Күрəсеңме, улым? Синең дə шулай биремнəр таратып йөрисең килəме? Əллə гомер буе кырык градуслы салкында торбадан торбага йөрер идеңме? – дип Матвей абый беркөнне сорады. Фəрит бары елмаеп кына куйды. Каян инде миңа андый эш… Анда бит кəгазь эше, саный белергə, дөрес язарга кирəк, дип уйлады ул. Ə ул укымады: мəктəп сумкасын ничек бер читкə куеп ташлады, шулай иртəн алып чыгып китте. Матвей абыйсы Фəриткə карап торды да, җитди итеп əйтте: – Укырга кирəк, улым, укырга! Син ахмак түгел, булдыра аласың. Яшь чакта укырга кирəк. Югыйсə гомер буе минем кебек торбалар өстендə йөриячəксең, ə еллар узган саен авыррак. Шул көнне Фəрит беренче мəртəбə мəктəптə тырышып укымаганына чын күңелдəн үкенде. Чынлап та, ул ак каска кигəн, биремнəр таратып йөргəн егеттəн нигə ким булсын? Димəк, укырга кирəк. Шул ук елның көзендə Фəрит нефтьчелəр техникумына читтəн торып укырга керде. Ничек укырмын икəн, дип курыкты, шиклəнде. Авылда көтү көткəн чакта бераз китап укысам, бəлки, болай надан булып йөрмəс идем… – дип, үз-үзен əрлəде. Əмма ул аңлады: наданлык белəн көрəшергə кирəк. Җəй көне аларны шəһəр читендəге тулай торакка күчерделəр. Тулай торакның беренче катында кечкенə китапханə бар иде. Фəрит һəркөнне эштəн кайткач шунда утыра башлады. Урыс теле авыр бирелсə дə, ул үзен мəҗбүр итте: аз-азлап булса да алга барырга кирəк иде… Берүзе калган вакытларда кычкырып укыды, шулай телен шомартты. Таблицаларны ятлап, эшлəгəндə дə, йоклар алдыннан да кабатлап йөрде. Укыганын гамəлдə сынап, тырышлыгын көннəн-көн арттырды. Үзе аңламаган нəрсəлəрне күрше бүлмəдə мастер булып эшлəгəн татар егете Рəнистəн сорарга да оялмады – керə дə сорый иде. Язуны гына нишлəтергə белмəде Фəрит: хаталары икенче сыйныф баласыныкы кебек. Ул үз-үзенə: "Яхшы һөнəрче хатасыз язарга тиеш", – дип үзенə сүз бирде. Кибеттəн дəфтəрлəр алып кайтты да көн саен китаптан берничə бит күчереп яза башлады. Язганда ике максат куйды: беренчесе – матур итеп язарга өйрəнү, икенчесе – сүзлəрнең дөрес язылышын истə калдыру. Ачуы килеп, дəфтəрлəрен алып бəрəсе килгəн чаклар күп булса да, куйган максатын ташламады. Чынлап та, бераздан үзендə үзгəрешлəр сизə башлады. Димəк, тырышлыгы юкка түгел.