Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)
Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) VII Балалар һаман мич тирәсендә. Аталары килеп керүгә, ач күзләре белән аңа карадылар. Сәкедә яткан Сатирә: – Картым, син тагы буш кайттыңмы?! – дип ыңгырашты. Гәрәй дәшмәде, куеныннан чыгарып, Бәхриягә чүпрәктәге онны бирде. Кечкенә Нәфисә: – Апа, ул нәрсә? Икмәкме? – дип кычкырып, аңа ташланды. Зәйни, ризык кайтканын белгәч, ни эшләргә дә аптырады, ул бөтен өйдә иң бирешмәгән кеше иде, апасының ирегенә куймастан, тизрәк ачып карады да анасы янына сикереп менде: – Әнкәй... әнкәй, он кайткан... Ашыйбыз... ашыйбыз! – диде. Сатирә тагы зур кызына ыңгырашты: – Балам, суыңны аз ясама! Җитәрлек булсын! Ай, азрак тоз булсачы!.. Тоз юк иде. Бәхрия бер кулына буяулары кубып беткән, көйгән агач кашык алып, шуның белән бутый торды, икенче кулы белән чүлмәктә кайнап утырган суга онны сала торды. Балаларның сабыры югалды, алар һәр минут: «Апа, тизрәк!.. Апа, тизрәк!..» – дип ашыктыралар. «Хәзер, хәзер, тагы аз гына кайнасын», – диюгә карамастан, әле кашыкны, әле чүлмәк читенә тамган апараны алып ялыйлар. Аш сәкегә куелганда, һәммәсе дә ач күзләре белән табакка кадалдылар, һәрберсе бу чүлмәктәге чаклы биш өлешне бетерерлекләр. Ләкин Сатирәнең тамагына бармады. Ул бер-ике капты да: «Ай эчем, йөрәгем», – дип, кире ауды. Балалар да, Гәрәй белән Бәхрия дә һичбер сүзсез хапыр-хопыр китереп табакка капланып йотылганда, Миңлебай яткан җиреннән кузгалды. Аңар бер карадылар да тагы табакка капландылар. Авыру тагы селкенеп куйды, ниләрдер әйтеп саташа башлады. Гәрәй, пешкән апаралы кашыгын авызына тыга-тыга, аның кулыннан тартты, Миңлебай торып утырды да яртылай үлек күзләре белән беткән табакка карады. – Сез кайттыгызмыни, ә?! Зәйни, Бәхрия, сез дә мондамыни?! – дип сөйләнә башлады. Үзе аштан, ашаучылардан күзен ала алмый. Гәрәй: – Миңлебай, ашыйсыңмы? Кызым, бер савытка салып бир! – диде. Авыру җүнле сүз әйтә алмады, мәгәр биргән савытны туры авызына каплады, өзмичә, бүлмичә йотып бетерде, савытны кире сузды. «Мин кайда икәнмен, ә-ә-ә?..» – дип сөйләнеп, биргән апараны тагын бер тында суырып куйды. Ул хәзер терек инде. Мәгәр аңы кайтмаган, теле саташулы. Чүлмәкне, табакны, кашыкларны кат-кат ялап, адәмнәр тукталдылар. Һичбере туймады, ашыйсы килү элеккедән мең кат яман артты. Эчнең соравы үткенләнде, шулай да күңелләре бераз ачылды, күзләргә аз гына тереклек нуры керде. Электән дә бирешми килгән Зәйни малай бөтенләй җанланды, әткәй, кыш күп калмады бит инде, дип, җәйнең килүен, аннан соң ашарга төрле нәрсә табылуын хыял кыла башлады. Бала боларны дәртләнеп-дәртләнеп сөйли дә: – Шулай бит, апа? Шулай бит, әткәй? – дип, зурлардан җөпләтеп куя. Бәхрия белән Гәрәй кыска сүз белән: «Шулай, Зәйни, шулай», – диештеләр. Сатирә аны янына чакырып алды да: – Шулай, балам, шулай... Син бит акыллы балам минем!.. Ни күрсәк тә, бергә күрербез... Инде калага качмыйсың бит, бәгърем?! – дип, башыннан сыйпады. Ләкин аның бу сүзе хата булып чыкты. Кала дигәнне хәтеренә китергәч, малайның элекке уйлары тагы уянды... Ул, анасының ябык, кипкән кочагына керә биреп: – Әнкәй, мин бер дә китмәс идем дә бит, әнә теге җиде катыннан бик куркам шул, – дип, тагы күз алдындагы кебек куркынычларны хыяллый башлады. – Кайдадыр җиде катын бар икән, ди. Болар теге убырлы Зәбидәдән дә яманнар икән, ди.... Балаларны әйбер белән кызыктырып тоталар икән дә, ди, караңгы бүлмәдә суялар икән, ди... Аннан соң итләрен үзара бүлешәләр икән, ди... Симезрәк балалар туры килсә, аның итен калага җибәреп саталар икән, ди... Анда үзләренең таныш марҗалары бу иттән бәлеш пешереп, пилмән ясап, бик кыйбат хакка саталар икән, ди... Бала шулай такылдаганда, Миңлебай кинәт сикереп торды. Аның күзләре бөтенләй шашкан. Өстендәге киемен салып ыргытты да яланаяк көенчә ишеккә — тышка йөгерде. Үзе кемгәдер, нәрсәгәдер каратып: – Мин аларны... аналарын... фәлән... – дип сүгенеп, яман селтәнеп бара.