Перейти к содержимому
Максиметер

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) III Монда үзенә бер дөнья — караңгы, куркыныч үлем дөньясы: келәтнең ишеген ачуга бөтенләй ялангач бер хатын белән бер зур, киң ак сакаллы картның гәүдәсе ята. Киемнәре юк, өсләрендәге капчык бер яккарак төшкән. Каралып күгәргән коточкыч тәннәре кабер җәфасын күрсәтәләр. Болардан арырак аяк-куллары төрле якка таралган биш-алты яшь баланың үләксәсе бер-беренә ябышып туңып катканнар. Балаларның гәүдәләрен башына мендәр кебек ясап сөялгән бер карчык бик артык шешенгән тәне белән тау кебек өелеп, сузылып төшкән. Ул беренче карауда терек кебек күренә, чәчләре тузып җилкәсенә салынган, авызы елмайган рәвештә ачык, сирәк сары тешләре бер-беренә кысылганнар, пыяла күзләре ишектән керүчегә гүя шелтә белән, үпкәле ачу белән карап торалар... Галим карт үләксәсе бу үлекләр дөньясына тагы бер кеше арттыру гына иде. Кыенлык белән кертеп, аны теге ачык күзле карчык янындагы буш урынга салып азапланганда, кайдадыр бер ыңгырашкан тавыш килгән кебек булды. Моңардан йөрәкләр дерелдәп китте, үлемме, җәһәннәмме дигәндәй, караңгы шом җанны басты. Намаҗан каушап калтыранды. – Йа Ходай, үлекләр телгә килдеме әллә!.. – дип, як-ягына каранды. Ләкин балаларда да, күзе ачык карчыкта да, каралып көйгән ялангач хатын белән киң ак сакаллы картта да җан әсәре күренмәде. Тагын ыңгырашкан тавыш килде. Почмакта чикмән, бүрек, оек-чабата, бияләй кигән, җитү чәчле, кара мыеклы бер егет ята. Әллә чыны шулай, әллә күзгә күренә: менә шул егет кузгаладыр төсле булды... Аңарчы таш кебек катып торган Гәрәй кинәт, шашып, егетнең чикмәненә барып тотынды да селкетә башлады. Үлекнең кул тамыры тибә, авызыннан җылы сулыш килгән кебек тоела. Гәрәй үзенең картка булган ачуын онытты, куркулы тавыш белән: – Намаҗан абзый! Монда үлмәгән адәмне китереп ташлаганнар бугай! – диде. Икәүләп, куркып, ашыгып, яктыга китерделәр. Билен, изүләрен чиштеләр. Үлек күзен ачты, ыңгырашып, иркенрәк сулу ала башлады. Бу — Гәрәйнең кияве, Миңлебай исемле кеше иде. Ачлык өстенә тиф хастасы белән авырып берничә көн яткач, теленнән калып, җансыз рәвештә каткан, бүген иртә белән аны үлде дипме яисә барыбер үлә инде дипме, монда китереп ташлаганнар иде. Миңлебай заманында ару көн итешле, тырыш, чибәр егет иде. Гәрәйнең зур кызы аның хатыны иде. Бу ел көз көне Нәгыймә тиф белән авырып үлде. Баласы каядыр югалды. Егет ялгыз калды. Авыру вакытында ярдәмчесе булмады; Гәрәй, балта эше табылмасмы дип, урыс авылларында йөрүдән бүген генә кайткан иде. Агай-эненең, кардәш-ыруның хәлен белү кебек гадәтләр күптән беткәнгә, сорашу хәтеренә килмәде. Авырганын да белмәде. Үлек, күзләрен ачып ыңгырашкач, аның йөрәге тетелде; кияүне ярата иде, күп дөньялары элек бергә булган иде, балалар да ул җизнәләрен үз туган абзалары кебек якын күреп бергә-бергә гөж килеп кайнашалар иде. Боларны уйлый алмады. Мәгәр күп газаплар эчендә ташка әйләнгән күңеле сынды, йөрәге түзмәде, бу фаҗига җанының кай җирендәдер сакланып кала алган элекке тук вакытның бер тамырын кузгатты, хәлсезләнеп елап җибәрде. Ләкин күзләрендә яшь калмаган иде, аның елавы: – Син дә шулаймыни, туганкаем?! – дип әче, караңгы тавыш белән үкерү булып чыкты. Үзе хәлсез куллары белән өстери башлады. Ул, гүя, элекке кияве Миңлебайны бу кабердән, бу коточкыч үлекләр дөньясыннан тизрәк алып китәргә, шулай итеп коткарырга тырыша иде. Күп мәшәкать белән, күтәреп, келәт алдына чыгардылар. Ишек ябылды, тегендә үлекләр үзләре генә калдылар. Күкне каплаган болытлар таралды. Җил тынды. Кышкы кояш бөтен җир йөзен каплаган ак кар өстендә үзенең алмаз нурлары белән уйный башлады. Егетнең хәле һаман бер чама: теле юк, аякларына баса алмый әле. Азрак хәл алгач, берәр кеше белән алып кайтырмын дип, аны келәтнең почмагына, җылы, якты кояшка каратып сөяп куйды да Гәрәй үзе шуның янына утырды. Намаҗан карт кайтып китте. IV

590 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.