Берничә минут та үтмәгәндер, авылның моннан ерак түгел бер җирендә ниндидер шау-шу күтә...
Берничә минут та үтмәгәндер, авылның моннан ерак түгел бер җирендә ниндидер шау-шу күтәрелде. Кар астындагы кайбер өйләрдән, чак өстерәлеп, шәүлә кебек адәмнәр, ирләр, балалар чыгып, бер якка таба китә башладылар. Болар арасында Гәрәйнең малае Зәйни дә күренде. Ул башкалардан артык кычкырып, шаулап бара иде. Гәрәй аптырый төште: – Ни бар?! Ни эшләп кычкырынасыз? – дип, улын чакырды. Малай, кулындагы озын таягы белән шаяра-шаяра, атасы янына килде. Бу — ун-унбер яшьлек тере, үткен, ләкин эштән чыгып ябыккан, саргайган йөзле, хәерче киемле, шулай да уйнап торган күзле, яңгыравык тавышлы малай. Юлсыз тирән карда егыла-тора Гәрәй янына килеп җитәр-җитмәс, келәткә сөяп утыртылган Миңлебайны күреп, куркуыннан кычкырып җибәрде. Үзе елап, тавышланып: – Әйдә, барыйк! Мин убырлы карчыкны тоттым! – дип, атасының җиңеннән өстери башлады. Бу бала берничә көннән бирле Зәбидә карчык белән саташа. Моңа сәбәп шул: кайдандыр бер хәбәр чыгарганнар. – Шул кортка хәерче балаларын җыя, имеш, суеп ашый, имеш, калганын тозлап куя, имеш, – дип сөйләделәр. Зәйни башта ышанмады, бер күрше килен кереп сөйләгәндә, аптырап, хәйран булып тыңлап торды да: – Адәм куркытып, юкны сөйлисең! – дип, сөйләүченең башына чабата белән бәрде, үзе акырып, елап чыгып качты... Ләкин тынычлана алмады: туктаусыз Зәбидәнең өй тирәсен сагалап йөри башлады. Менә бүген ике хәерче бала шунда керделәр дә югалдылар. Малайның йөрәге ярыла язды, йөгереп, рәискә үзе чапты. Өйдә юк, диделәр. Намаҗан картны юлда очратып, аңа әйтте. Ләкин бу ышанмады: – Адәм саташтырып йөрисең, тиле малай! – дип, таяк белән кыйнап җибәрде. Ләкин Зәйни һаман тынмады, үзе арып, гыжлап, хәле беткәнче, кеше торган өйләргә чапты. Ирләрнең кайсы көлде, кайсы сүгеп чыгарды; хатыннар, балалар бу хәбәрне эләктереп алдылар: ач тамакларын оныттылар, хәлсезлекләренә карамастан урамга йөгерделәр. Болар артыннан ирләр дә кузгалды. Шулай итеп, малай убырлы карчыкка каршы тирә-якны аякка бастырды, үзе юлбашчы булып шунда куды. Бу хәбәргә Гәрәй дә тик кала алмады: казанын, авыруын ташлап, актык көчен җыеп, малай артыннан йөгерде. Болар барганда, яртылай кар астында калган яңа агач өйнең тирәсенә авылның күп адәме җыелган иде. Ишек-тәрәзәне ватып керергә азапланалар иде. Тегендә, ахры, эчтән бикләнгәннәрдер. Иң алда хатыннар, балалар шаулаша. Гәрәй, барып җитүгә, үзен үзе белмичә кычкырып җибәрде: – Нәрсә карап торасың, ишеген, тәрәзәсен ват! Яңакны каердылар, пыялалар челпәрәмә килеп юкка чыкты, акылын югалткан, шашкан, ябык, хәлсез шәүләләр шаулашып өйгә тулдылар. Болар эчендә иң яман акырынганы куркынган бала Зәйни булды. Ул туктамый: – Мин ике көн сагаладым... Мин үзем күрдем... Ике хәерче бала керделәр дә югалдылар, – дип акырына. Өйнең хуҗасы — алтмыш яшьлек карчык. Өс-башы җүнле генә, йөзе тирән җыерчыклы, борыны карчыганыкы кебек кәкрәеп килгән, күзләре әллә кая төптән ялтырап карыйлар. Халыкның болай шашуын күреп, аның котлары очты: – Балалар, мин ни эшләдем? Нигә болай кыланасыз? – дип елап үгетли башлады. Ләкин җаны әрнегән ачларның сүз тыңларлык чамасы калмаган иде. – Нәрсә сөйләнеп торасың? Әйдә, ач базыңны! – дип, берәү кычкырды. Башкалар өйнең мич башын, шүрлеген, сәке асларын актарырга тотындылар. Гәрәй кайнап торган казанның капкачын ачып җибәрде. Өйгә ак бу тулды. Кемдер берсе, агач чүмеч белән бутап, казаннан вак кына кисәкле кып-кызыл итләр алып сәкегә ташлады: – Бу нәрсә бу? Ә? Бу нәрсә бу? Карчык рәнҗеп җавап бирде: – Әй, балалар! Гөнаһ булса да әйтим инде: үзем белән бергә картайган этем бар иде... Бик аптырагач, кичә шуны суйдым!.. – диде. Һәммәсе тыгылып карадылар, адәм ите күргән кеше юк иде. Охшый да кебек, юк та кебек булды. Бер читтәрәк торган хәлсез ике егет уртага ташландылар. Этме, баламы ите икәнен уйламастан, сәкедә пычракта яткан эссе кисәкләрне хап-хуп йота башладылар. Башкалар, казанын актарып, калган итне алдылар, кемгә күпме нәрсә эләксә, бер минут эчендә юк кылдылар. Гәрәйнең кулына кечкенә, нәзек, аз итле бер сөяк туры килгән иде.