Перейти к содержимому
Максиметер

Килү белән исәнләшмәде, сәлам дә бирмәде, бер үләксәгә, бер Намаҗанга хәйранлык белән к...

Килү белән исәнләшмәде, сәлам дә бирмәде, бер үләксәгә, бер Намаҗанга хәйранлык белән карады, җеп белән муенына аскан казанын карга куйды да үзе хәлсезләнеп шуңа утырды. Карт, ак кар өстендә таралып яткан үләксәнең канлы кисәкләрен күрсәтә биреп, аңа әйтте: – Ник дәшмисең? Гәрәй, син адәм танымас булдыңмы әллә? Гәрәйнең кипкән мие бераз кузгалды, йөрәгендәге актык каны кайнап ачуга килде: – Исән вакытыңда бер сынык алабута икмәге бирә белмәдең, үлгәч килеп йөрүеңдә ни файда синең, карт дуңгыз! – дип сүгәргә чамалады, ләкин теле дә әйләнмәде, зиһененең әллә кай җирендә селкенгән икенче бер уе да туктатты: ул, өендә хатын, бала-чагасының хәле бик авырайгач, берәрсенә закладка салып булмасмы дигән исәп белән актык казанын күтәреп чыккан иде. Арада бу Намаҗанга да кагылмакчы иде. Эттән калган үләксә өчен талашып торырга үзендә көч җыя алмады. Тик, кемнең келәте якын икән, дип, үз эченнән генә мәетне бер җиргә илтеп ташлау турында уйланды. II Үлекләр өчен елау, аларны кәфенләү, кабер казып, уңайлы ләхетләр ясап күмү кебек элекке тук заманның яхшы гадәтләре күптән ташланган иде инде. Өйдәме, урамдамы, юлдамы — хәлсезләнеп егылалар да үләләр. Исән калганнар үзләре дә я яман шешенгәннәр, я кибеп, корып, аякларын чак өстерәп йөриләр. Балта, көрәк тотып, кышның каты суыгында туңып, таштай каткан җирне казырлык, җеназа-фәлән укып, зиратка илтеп йөрерлек куәт юк. Үләксәләрне я үзенең, я хуҗасы ташлап киткән буш келәтләрнең кайчандыр ашлык белән тулы була торган идәннәренә ташлыйлар. Бу җиргә иң якыны Садрый байның келәте иде. Гәрәй белән Намаҗан, ике сүздә аңлашып, шунда илтергә булдылар. Абзарда бер иске чыпта бар иде. Картның Актырнактан калган кисәкләрен җыйнап, шуңа төрделәр. Икәүләп, кардан өстери-өстери, өй янына китерделәр. Намаҗан, туктап, үлекне җиргә куйды. Мәрхүм Галим картның балалары Кавказ тауларындамы, Азия чүлләрендәме, башка бер җирләрдәме үлеп калсалар, бердәнбер варисы ул булачак иде. Карт моны уйлап, туганының әйберләре әрәм-шәрәм булмасын дип өйгә керде. Гәрәй дә аңа иярде. Заманында урта хәлле бер тормыш кичергән бу өй хәзер җен-пәри оясы кебек иде: тәрәзәләре ватык, мич җимерек, идәндә, сәкедә чүп-чар, тузан-туфрак. Галимнең бер иске тун кисәге генә монда кайчандыр адәм торганын күрсәтеп тора. Намаҗан, кызганып, бу хәрабәгә карады: – Мәрхүм зур мәшәкать белән бу өйне салдырган иде. Үзенә насыйп түгел икән... Ай, гомер дигәнең!.. – дип сөйләнә-сөйләнә, төрле җирләрне актарды: мич астыннан бер табагач килеп чыкты, шүрлектән ике кашык белән бер табак алды. Картның төсе булыр дип, шуларны баягы ертык тунга төрде дә култыгына кыстырды. Йозак эзләде, ләкин таба алмады, күңеленнән: «Бүген үк килеп, ишек-тәрәзәне кадакларга кирәк», – дип уйлады. Ләкин Гәрәйгә бу турыда сүз әйтмәде. Ул аның усал телле икәнен белә иде, «Галим карт туган энең иде, аның кул-аягы да сиңа тиядер, алып кайт та пешереп аша!» дигән кебек бер яман сүз әйтүеннән шикләнде, үзен тыйды. Шуның белән эшне бетереп чыктылар да, чыптага төрелгән үләксәне өстерәп, тирән кар эченнән авылның юлсыз, сукмаксыз урамы буйлап Садрыйның келәтенә киттеләр. (Дәвамы бар.)

729 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.