Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)
Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) I Үлем үзенең кара канатларын җәйде. Җир йөзе гүя шуның астында капланып калды. Тирә-як куркыныч караңгы каберлекләр, ләхетләр белән, бер үлгәч терелеп чыккан җанлы мәетләр белән тулды. Адәмнәрнең йөрәге моңа чыдамады, урыныннан кузгалырлык куәте булганнар, куркышып, дөньяның төрле ягына качтылар. Төркестан, Кавказ, Себер далаларын шуннан таралган хәлсез шәүләләр басты. Галим карт ялгыз иде... Башкалар киткәндә чирләп, шешенеп калган кечкенә улы Рәхми дә ун көн элгәре югалды; шәһәргә киткәндерме, юлда егылып үлгәндерме, берәр җирдә тотып суеп ашаганнардырмы — һичкем һичнәрсә белмәде. Кая икән дип сораучы-тикшерүче дә булмады. Бабай кышкы челләнең каты, суык бураннары эчендә, ташландык йортлар арасында, үлем күләгәсе, кабер шәүләсе кебек, атналар буенча аптыранып йөрде-йөрде дә, капкаларны, читәннәрне күмеп киткән тирән карлардан чыга алмыйча, караңгы төндә хәлсезлектән ауды. Ачы җил яман ыжгырып уйнады. Картны буран каплады. Ул, бәлки, язгача шунда яткан булыр иде, агасы Намаҗан, ике көннән соң ниндидер бер эш белән бу тирәгә килгәндә: «Тукта әле, Галимнең хәлен белим», – дип, аңа кереп чыгарга уйлады. Ләкин кар астыннан өйнең түбәсе генә күренә, капкаларны көрт күмгән иде. Кайдан керергә дип эзләнеп маташканда, абзар почмагында бер эт күренде. Бу, ач аваз белән шыңшып-шыңшып, нәрсәнедер өзгәли иде. Намаҗанның күңеле сизенде, йөрәген курку алды, бата-чума шуңа йөгерде. Мәгәр ул бераз гына кичеккән иде инде: бик зур бер карт ала эт үлекнең эчен актарып, эчәген, бавырын ашап ята! Тирә-якны каплаган караңгы үлем мондый фаҗигаләрне бик гадигә калдырган булса да, бу күренештән Намаҗанның башына кан йөгерде, күз алды томанланды, ни эшләгәнен белмичә, калын таягы белән Актырнакка ташланды, мәгәр бу ачлыктан йоннары коелган, кабырга, янбаш сөякләре тиреләрен ертып чыккан бер усал эт иде. Картның таягына карамастан, тагы үлекне өзгәләргә тотынды, үзе бер туктамастан: «Кыш буенча насыйбым минем шул гына булды. Нигә миңа тиясең?!» – дип, кызганыч тавыш белән шыңшый иде. Ләкин каты сугуга түзә алмыйча, чак кына читкә китә дә, тагы яман көч белән килеп, гәүдәгә тешләрен батыра, тагы берәр канлы кисәкне өзеп ала иде, тагы елап, рәнҗеп кимерә башлый иде. Карт чыдамады, бар куәтен җыйды да этнең маңгаена шундый китереп бәрде, Актырнак һушыннан югала язды, һаман да җиңелмәде, үпкәнеме, бавырнымы эләктереп качты. Намаҗан аптырашта калды. Халык чакырырга барса, бу эт үләксәне ашап бетерәчәк иде. Бәлки, берәрсе ишетеп килер, дип кычкырырга тотынды. Һичкем күренмәде, күрше өйләрдән дә җан әсәре сизелмәде. Бу тирәнең кайчандыр гөжләп торган йортлары хәзер ташландыклар, бушлар иде. Боларның хуҗалары көз көне үк, вабадан, тагуннан качкан кебек, ач үлем караңгылыгы каплаган бу илләрдән әллә кайларга таралганнар иде инде. Атлылар ат арбасына үзенең актык әйберләрен төяп, аты булмаганнар кечкенә арбага авыру балаларын утыртып, анда сыймаганнарны җилкәләренә күтәреп, хәле бетсә, бөтенләй ташлап калдырып, кәрван-кәрван тезелешеп, каядыр, нәрсәгәдер, ни өмет беләндер агылганнар иде. Мәрхүм Галим картның балалары, күршеләре дә шул кара туфан дулкыны белән китеп, дөньяның кай якларындадыр хәбәрсез беткәннәр иде. Актырнак күздән югалды. Ул я киткәндер, я, хәйлә корып, берәр җиргә яшеренгәндер. Намаҗан аңа күз салды, күренмәгәч, шул кар баскан йорттан бата-чума яңадан урамга чыкты. Югары яктан бер адәм карачкысы килә иде. Моны күрү аңа бераз җиңеллек бирде. «Икәүләп мәетне алып китәрбез!» дип уйлады. Шәүлә ашыкмый гына килеп җитте. Бу озын буйлы, киң җилкәле, ләкин ябыгып яңаклары эчкә баткан, иреннәре тартылып, корышып, авызын яба алмас хәлгә килгән, йөзенә, күзенә үлем төсе чыккан аяклы бер мәет иде. Өстендә кырык җирдән ямаулы чикмән, аның тишекләреннән коры сөякләр күренеп торалар иде.