– Да уж. Киңәш итү беләнмени, юлламалар бөтен кешегә җитми бит! Сезнең табибәгез монда ...
– Да уж. Киңәш итү беләнмени, юлламалар бөтен кешегә җитми бит! Сезнең табибәгез монда берни хәл итми, барысы безнең аша үтә! Квота зур түгел, юллама сирәк кешегә эләгә, шуңа күрә Сез безгә әзрәк материаль ярдәм күрсәтергә тиеш буласыз, күп түгел, ике мең генә, тулы бәясе 26 мең икәнен онытмагыз... «Һмм. Монда бөтен нәрсә Вера Адамовна контролендә икән, – дип уйлап куйды эченнән Аида. – Бу юлламаларны дәүләт бушка бирә дип ишеткән бар. Алардан да акча чыгара белә бу зав». Вера Адамовна комсыз кулы белән хатынның колагына үрелде. – Алкаларыгыз да очсызга охшамаган, димәк, бу сумманы гына түләрлек хәлегез бар. Барыгыз, уйлагыз, миңа кереп әйтерсез, – дип, шок хәлендә калган хатынны чыгарып та җибәрде. – Ишекне әйбәтләп яп, – диде ул кабинетка кергән Аидага. – Хәзер Татьяна Васильевна килер, сиңа тагын дару бирер. Ә син колагыңа киртләп куй, беркем сизәргә тиеш түгел, хәтта шәфкать туташларына да артыгын белү кирәкми. Узганындагы кебек суелып бетмәгән чучка баласы сыман акырып ятсаң, куып кына чыгарам мин сине! Ул арада Татьяна Васильевна да килеп керде. Бөдрәләткән озын сары чәчле, чамадан тыш бизәнгән, тазарак кына гәүдәле хирург хатын Аидага өстән генә караш ташлады да, өстәл тартмасын ачып, дару кабы алды. Берәм-берәм фольгасын ертып, кызга дүрт ак төймә тоттырды. – Башта икесен эчәрсең, ике сәгатьтән тагын икесен. Бар бүлмәңә, тавыш чыгарасы булма! – дип кисәтеп куйды ул ишектән чыгып баручы кызны. – Нинди дарулар ул? – дип кызыксынды Светлана, Аиданың тумбочкасы өстенә ак төймәләр куйганын күреп. – Белмим, эчем авырта дигән идем, бирделәр, – дип җавап бирде кыз... – Эчмә, зинһар, дим, эчмә! Ташла бу даруларны! Кач аннан! Кит Эдиктан! – дип котырынып кычкырды Аида кызга, әмма тегесе аны ишетмәде дә, күрмәде дә. Тавышка йөгереп кергән шәфкать туташы тиз генә чираттагы уколны кадады, хатын янә упкынга төшеп китте... Кыз, ике төймәне авызына кабып, артыннан шешәдән су эчеп куйды да тагын капланып ятты. Бераздан ул, эчен тотып, әле бер, әле икенче якка бөтерелә башлады. Караватыннан торып, бүлмә буйлап йөреп тә карады, почмакка да барып утырды – хәле җиңеләймәде, киресенчә, начарая барды. «Ни булды?» – дигән сорауга, сәгатенә карап: «Эчем бора, менә хәзер тагын дару эчәм дә, барысы рәтләнә», – дип җавап кайтарды. Калган икесен эчкәч, авыртуы тагын да көчәйде. Ул өшеп калтырана башлады. – Туктале, кызый, сиңа ни булды? Мин беренче баламны табарга яткач, тулгак башлансын дип, миңа дару салдылар, шуннан соң хәлем нәкъ менә синеке кебек булган иде. Нәрсә дигән дару бирделәр сиңа? – дип, туп-туры сорады Гөлфия, кыз каршысына басып. – Белмим. Исемен сорамадым, савытын бирмәделәр, – диде Аида. – Син ирең белән язылышканмы? – дип бәреп сорады Гөлфия. Мондый сорауны көтмәгәнлектән, Аиданың җавабы да туры булды: – Юк. – Аңа ничә яшь? – Утыз өч. – Сиңа? – Егерме. Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган Гөлфия, башын чайкап: «Имәндә икән чикләвек», – дип куйды. – Бәлки, шәфкать туташын чакырыргадыр? – дип борчылдылар хатын-кызлар, интегеп яткан Аиданы җәлләп. Моны ишетүгә, Аида корт чаккандай: – Юк-юк, кирәкми, мине операциягә әзерлиләр, шулай булырга тиеш, дип әйткәннәр иде, – дип каршы төште. Күп тә үтми Аиданы коридорның теге башындагы буш палатага алып киттеләр, ә бу бүлмәдәге хатын-кызларны, бүлектә урын җитми дигән сылтау белән, кулларына даруларын тоттырдылар да өйләренә кайтарып җибәрделәр. Икенче көнне обходка дип килеп җиткән элекке палатадашлары, Аиданы эзләп табып, хәлләрен сораштылар. – Унсигез сәгать интеккәннән соң ул туды, башта исән дә иде, – дип, битараф кына җавап бирде кыз. Аның үз-үзен тотышында бернинди үкенү, кызгануның эзе дә юк иде. Хатын-кызлар аптырап, бер-берсенә карашып алды. – Син һаман, ирем сөйләште, дип җавап бирдең, үзең бу турыда белмәдеңме? – дип сорады алар шаккатып. – Белгән идем инде, дурак түгел бит мин, – дип елмайды да кыз, тәмәкесен кесәгә тыгып, коридор буйлап әкрен генә китеп барды. Аны гаҗәпләнгән берничә пар күз озатып калды. Беренче булып Гөлфия телгә килде: