Перейти к содержимому
Максиметер

– Белмим, табиблар белән ирем сөйләште, бала исән калсын өчен кирәк дигәннәр, – дип җай...

– Белмим, табиблар белән ирем сөйләште, бала исән калсын өчен кирәк дигәннәр, – дип җайлы гына котылмакчы булды кыз. Тик хатын-кыз заты андый җавап белән генә кәнәгатьләнәме соң? Төбенә төшмичә, энәсеннән җебенә хәтле тикшермичә туктамый. – Плановый операциямени, поликлиникадан җибәрделәрме? – дип сорады соңгы берничә ел эчендә әллә ничә операция ясатып, инде үзе дә табиб була язган өлкәнрәк яшьтәге Светлана. – Юк, мин вообще не местная, пропискасыз яшим, поликлиникам да юк. Монда просто ирем алып килде, – дип җаваплады кыз. – Тик торганда алып килдемени, хатыныма берәр операция ясатасы түгел микән, карагыз әле, дипмени? – шаяртып сорады яшь, чая Алина. – Юк ла инде, – дип елмайды Аида, – эчем авыртты да, машинага утыртып алып килде. Монда врач карады да, баланы саклап калу өчен, кичекмәстән операция кирәк дигән, ирем белән сөйләштеләр. Сүзгә өченче баласын көткән Гөлфия дә кушылды: – Монда читтән килгән кешеләргә дә операция ясыйлар микәнни, пропискасызларга? Направлениесез-нисез генә? Ә үзләре, бүлектә урын юк дип, пропискалыларга да даруын тоттыралар да өйдә дәваланып бетәрсез дип чыгарып җибәрә торалар, көн саен шәһәрнең теге башыннан обходка йөртәләр аннары! – Мин бит бушка түгел, ирем бу операция өчен 50 мең түләде! – дип ычкындырганын сизми дә калды кыз, Гөлфия сүзләренә үртәлеп. Бәхетенә, шәфкать туташы керде: – Полисың кайда, Хөснетдинова? – дип сорады ул кыздан. – Онытканмын. Кирәк булса алып килеп бирерләр. – Кирәк булмый ни. Иртүк китерсеннәр, а то пойдешь у меня отсюда вдоль по Питерской, – дип, ярым шаяртып, ярым чынлап әйтте дә өлкәнрәк яшьтәге апа палатадан чыгып та китте. Аида бетмәс-төкәнмәс сораулардан ял итәргә дә өлгермәде, бүлмәдәшләре тагын телгә килде: – Нәрсәдер бар монда... Үзе көтеп тора алмый торган, срочный операция, үзе никтер түләүле. Үзе түләүле, үзенә полис кирәк... Аида ни дип җавап бирергә дә белмәде, шуңа, тиз генә киемнәрен пакетыннан алып, урамга чыгып китте. Озак кына торып, тәмәке тартып әйләнеп кергәндә, умарта күче тынган, барысы да йокларга яткан иде... Икенче көннең яртысы бетмәс-төкәнмәс градусниклар, анализлар, обходлар, төрле кабинет төбендә чират торып, табибларга күренүләр, төрле манипуляцияләр белән үтте. Палатага китергән иртәнге ашка Аида борылып та карамады, боткалар яратмыйм дип, хастаханәгә терәлеп диярлек торган кибеттән бич-пакет чыгып алды. Көндезгесеннән дә, кичкесеннән дә баш тартты, коры-сары кимереп ятты. Үзе бертуктамый тәмәке тартырга чыкты, кергәч гел эченә капланып ятты – бу гайре табигый гамәлләре белән бүлмәдәш хатын-кызларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Тегеләре борчылып, әниләрчә киңәшләр биреп караса да, аларга колак салмады, һәр сүзгә җавабы әзер иде: «Авырлы вакытта тәмәкене ташларга ярамый, организм теләгәнне аңа бирергә кирәк», «Минем бала коры-сары ашарга өйрәнгән, мондагы боткаларны ашый башласам, ул ачка үләчәк», «Мин эчемдә ятканда, бала да минем белән бергә эчендә ята, аңа шулай рәхәт». Бу сәер кызга акыл өйрәтүнең файдасыз икәнен аңлап, палатада ятучылар аңа бүтән бәйләнмәделәр. Өченче көнне иртәнге обход вакытында бүлек мөдире Аидага бер унбиш минуттан ординаторскаяга кереп чыгарга кушты. Кыз барганда, Вера Адамовна үзе генә түгел, икенче бер пациентка белән сөйләшеп тора иде. Ишек ярыгыннан табибәнең тавышы ишетелә: – Минем сезне авырлы хатын-кызлар дәвалана торган санаторийга җибәрәсем килә. Юлламалар күп түгел, әмма мин аларның берсен нәкъ менә Сезгә бирергә булдым. Сезнең диагнозлар бик җитди, реабилитация курсы узарсыз, ял итәрсез. Ул 26 мең тора, әмма Сезгә бушка булачак. Барасызмы? – Мин бу турыда инде уйлаган идем, ризалашырга дип торам, үземнең поликлиникадагы табибә дә киңәш иткән иде, – дип җавап бирде хатын-кыз. Вера Адамовна күзлек өстеннән генә карап көлемсерәп куйды:

742 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.