Перейти к содержимому
Максиметер

Аида (хикәя)

Аида (хикәя) Гүзәл МӘРДӘНОВА 1. Интенсив терапия бүлегеннән бөтен уңайлыклары булган «люкс» палатасына күчерелгәч тә, Аиданың баш миен һаман шул бер үк сүзләр бораулады: «Мы сделали все возможное в данной ситуации. Әмма бу – гомерегезне саклап калуның бердәнбер чарасы иде... Алга таба да балага узуның куркыныч булуы турында без сезне тегесендә үк кисәткән идек. Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз». «А мой ребенок?» – дип сораган иде шунда хатын, өмет тулы күзләрен мөлдерәтеп. «Ә нәрсә бала? 20 атналык яралгы мөстәкыйль яши алмый, ул әле формалашмаган була, сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез, бу срокта туган беренче балагыз түгел. Мин сезгә яшь чагыгызда ук әйттем, хәтерлисезме?» – дип, карашы белән үтәли тишәрдәй булып җавап бирде табибә. Хөкем карары булып яңгыраган әлеге битарафлык катыш салкын сүзләр җыелмасын хатын беравык аңламый да торган иде. Ничек инде? Аның ире престижлы клиникага күпме акчалар түләде, бу хастаханәгә дә шактый гына материаль ярдәм күрсәтте, һаман саен оятсызлана барган табибка сораган бер әйберсен алып бирде. Тагын да булмады микәнни? Их, язмыш, язмыш... Ник бу хәтле сынаулар бирәсең син?.. Инде ничә көн хатынның бар уе – тик шул турыда. Әмма ничек булса да үзеңне кулга алырга кирәк. Вера Адамовна белми ул... «Мин тагын клиникага барачакмын, тагын дәваланып караячакмын, ЭКО ясатачакмын», – дип, үз-үзен юатырга тырышкан иде хатын. Әмма табибә ханымның җитди йөзе аны кырыс чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте. «Кабатлап әйтәм: сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз, ЭКО белән дә, ЭКОсыз да. Мондый операциядән соң авырга узып булса, ирләр дә бала табар иде. Сезгә хәзер үзегезнең сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Без кирәкле гормональ даруларны язарбыз, аларны сезгә гомер буе эчәргә туры киләчәк», – дип, Вера Адамовна кырт борылып палатадан чыгып китте. Йөрәге таш булып катты – Аиданың күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... Тәрәзә читеннән кереп, сыйфатлы ремонт ясалган булуга карамастан котсыз, эчке салкын бәреп торган бүлмәне кыл урталай бүлгән нечкә генә якты кояш нуры Аиданың игътибарын җәлеп итте. Газаплы уйларыннан арынырга теләп, хәлсез хатын, караватыннан торып, затлы халатын өстенә элде, ялт итеп юып куелган тәрәзә буена килеп басты, палатаның зәңгәрсу төсенә туры китереп, куе зәңгәрдән эшләнгән жалюзины читкә этеп, урам якка күз салды. Табигатьтә ямьле яз көннән-көн ныграк хакимлек итә. Хастаханә ишегалдындагы күккә ашкан агачларда борын төрткән ачык яшел төстәге вак кына яфраклар җылы кояш нурында җемелдәшә, кыш буе кар астында йоклаган үләннәр дә яшәргән, яз килүгә сөенеп, кошлар матур җырларын суза, мөгаен, бала чыгарыр вакытлары да җитеп киләдер. Бөтен табигать яңарганда, яшәргә омтылганда, ничек инде аңа гына бала сөю бәхете тәтемәсен ди? Ире дә бик бала җанлы кеше, урамда очраган сабыйларның ваемсыз йөгерешкәненә, «әттә», «әннә» дип, иң якын кешеләренә самими елмаю өләшеп, сүз белән аңлатып булмаслык бәхет бүләк итеп кочаклауларына әрнеп карап калуын әллә Аида күрмиме? Шуңа да бит Илдар башкаладагы макталган клиникага бер тиенен кызганмады, иң яхшы табиблар белән сөйләште, төрле дәвалану курсларын алдырды, бала төшкән саен, үзенең ачы күз яшьләрен эчкә йотып, кара кайгыда калган хатынын юатырга тырышты, дүрт тапкырдан соң да өметен өзмәде, инде бишенче курска да риза булды. Әмма... Язмаган булган. Нишләргә? Бу коточкыч яңалыкны ире ничек кабул итәр, ни әйтер? Аны гаепләрме?.. Сорауларның иге-чиге юк... Ә бәлки аларга балалар йортыннан берәр сабый алыргадыр? Ә нигә? Кеше ала бит, үстерә. Үзе чит канны ярата алмаса, һичьюгы бала караучы алырлар – яраткан иренең күңелен күрер өчен хатын барысына да риза. Чөнки белә: аңа, иң беренче чиратта, әти булу бәхете, тир түгеп аякка бастырган бизнесын калдырырга дәвамчы кирәк. Ә хатын... Хатыннар килә дә китә, бүген берсе, иртәгә икенчесе. Аида тренажер залына баргач та еш күрә: бөтен

1 082 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.