Перейти к содержимому
Максиметер

хатын-кызның күзе – футболкасы эчендә тыгыз мускуллары уйнап торган чибәр, төз гәүдәле ...

хатын-кызның күзе – футболкасы эчендә тыгыз мускуллары уйнап торган чибәр, төз гәүдәле Илдарда. Шуңа да, спортны җене сөймәсә дә, тормышының якты кояшы булган ирен һәр ялтыраган әйбергә күзе төшкән саескан сыман әрсез чит-ят хатыннар күзеннән саклар өчен, үзе дә фитнес-клубка абонемент алды... Озакка сузмый Илдар белән сөйләшергә кирәк, туганнар Аиданың авырлы икәнен белә, берничә ай чит илдә яшәр дә, аннан соң берәр күкрәк баласын үзләренеке итеп алып та кайтырлар, беркем берни сизмәс. Иренең акчалары документ җыймыйча, чират көтмичә генә теләгән нарасыйны алып кайтырга җитәрлек бит. Үзенең шундый «яхшы» план уйлап тапканына хатын сабыйларча куанып та куйды. Шулвакыт, аны авыр уйларыннан бүлеп, агачлар арасыннан салынган такыр юлда таныш гәүдә күренде – төп-төз басып, үзенә үлчәп тегелгәндәй килешеп торган кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәк өстеннән муенына караңгырак төстәге галстук таккан Илдары атлый иде, туры эшеннән килгәнлеге күренеп тора. Интенсив терапиядә ятканда, бер дә килә алмады, табиблар аны командировкада диде, телефонын исә хатын, ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәндә, өйдә онытып калдырган иде. Күпме ялынып караса да, таш бәгырьле шәфкать туташлары үзләренекен никтер бирмәде. Ниһаять, аның Илдары кайткан, кырык эшен кырык якка куеп, Аидочкасы янына кереп чыгарга җаен тапкан! Ләкин хатынның сөенүе бер мизгелдә юып алгандай юкка чыкты, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып тибә башлады, башын баягы «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз» дигән коточкыч сүзләр, буш чиләккә чүкеч белән бәргән сыман, түзәлмәслек булып яңгыратырга тотынды. Хатын нәрсәгә тотынырга белмәде, калтыранган куллары белән халатының вак төймәләрен эләктерергә тырышты, тыңламаска әйләнгән бармаклары бу эшне көчкә башкарып чыкты. Аннан, һәрберсенә олы таш таккан сыман кинәт авырайган аякларын сөйрәп, почмактагы ванна бүлмәсенә керде, үзен көзгедән карады, бик йончыган кыяфәтен күреп, кыйбатлы пудра-консилерлары үзе белән булмаганга уфтанды. Төн уртасында хастаханәгә җыенганда, алар кайгысы түгел иде шул. Ярый әле күз-каш-иреннәргә татуаж ясалган, югыйсә ничә көннәр буе күрми торган сөекле ирен нинди кыяфәттә каршылар иде? Иң өстенә төшереп кистергән куе кара чәчләрен бармаклары белән әзрәк күпертебрәк куймакчы иде, әмма алар салонда ясаткан стразалы озын тырнакларына эләгеп тырпая торды, ахырдан учы белән генә сыпырыштырып, җылынып киткәндәй тоелган бүлмәсенә чыкты. Башында мең төрле уй бөтерелде. Илдар, әлбәттә, башта ординаторскаяга сугылачак. Аида янына бөтенесен белеп керәчәк. Хастаханәгә алып килгәч: «Минем һәм баламның сәламәтлеге турында түбәндәге кешеләргә хәбәр итәргә ярый», – дигән кәгазьгә Илдарның исемен үз кулы белән язды лабаса. Ире ни әйтер? Ничек акланырга? Берәр ташланган, ата-ана назына сусаган баланы үзләренә алу турындагы сүзне ничек башларга? Ире әйтәчәк һәр сүзгә төпле җавап әзерләп, башында төрле диалоглар корып, хатын бик озак утырды. Әмма ишек һаман ачылмады. Аптырагач ул тагын тәрәзә янына килеп басты. Бая гына бар тирә-юньгә яктылык чәчеп торган кояш шул арада каяндыр җыелып өлгергән болытлар артына качкан, көн шактый ямьсезләнгән иде. Озак та үтмәде, клиника буеннан баягы сукмактан кире китеп баручы Илдар күренде. Тукта, ничек инде?! Аның Илдарымы соң бу? Нишләп ул Аидочкасы янына кермәде? Нигә хәлләрен белмәде? Ник юатмады? Хатын, тормышы күгенә кара болытлар җыелганын сизенеп, аптыраш катыш куркуга калды, тәрәзәне ачып, иренә кычкырасы итте, әмма шул ук мизгелдә бүлмәнең ишеге дә ачылып, биткә килеп бәрелгән көчле салкын җил аның тынын буды. Бүлмәгә килеп кергән Вера Адамовна тиз генә барып тәрәзәне япты, Аиданы кулыннан тотып, сөйрәп диярлек, мәҗбүриләп караватка утыртты. – Илдар Мансурович сиңа кирәкле иң яхшы препаратлар белән дәвалау курсы һәм бу палата өчен тиешле сумманы түләп куйды. Монысы – терелеп чыккач яшәр өчен бераз акча, сиңа тапшырырга кушты, – дип, банк картасы тоттырды да йөзен читкә борды. Табибәнең үз-үзен тотышында һәм тавышында мыскыллы төсмерләр чагыла иде.

874 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.