—Хәзер менә болай итәбез. — Искәндәр муеныннан киң, озын шарфын чишеп алды да, бәләкәй ...
—Хәзер менә болай итәбез. — Искәндәр муеныннан киң, озын шарфын чишеп алды да, бәләкәй балаларга охшатып, Мәрфуганың авызын, борынын каплап, кысып артка бәйләп куйды. —Куй, абый, кирәкми, — дип тарткалашты Мәрфуга. —Тик кенә тор, — дип кырыс кына эндәшеп куйды Искәндәр. —Җылы сөяк сындырмый... —Ә үзегез соң? —Мин ир кеше, түзәрмен. Шушы сүзләр белән Искәндәр Мәрфуганы җитәкләп алды. —Хәзер әнә теге карачкыга хәтле йөгерәбез. Булдымы? Мәрфуга, «әйе» дигәнне аңлатып, башын какты. Аңа да күңелле булып китте. Йөгерә-йөгерә мышнап беткәч кенә адымнарга күчтеләр алар. Мәрфуга үзенең бөтен гәүдәсе җылынып киткәнен тойды. Хәзер аяклары да туңмый. Караңгы төшсә дә, ул үзендә курку сизми иде. Чөнки янәшәсендә атлап килгән Искәндәр бертуктаусыз кызыклы нәрсәләр сөйли. Бая аның турында начар уйлаганы өчен Мәрфуга үзен шелтәләп тә алды хәтта. «Искәндәр урынында аның Хөснулласы булса» дип хыялланды ул. Хөснулла да аның битләрен кар белән уар идеме икән? Уар иде, хәтта үбеп тә алыр иде. Ә бу агай... Мәрфуга, үз уеннан үзе оялып, Искәндәргә аз гына күтәрелеп карап куя. Тегесе моны сизә, янә елмая. —Нәрсә, җылындыңмы? —Хәзер җылындым, — дип ихластан җавап бирде Мәрфуга, һәм алар җиңел генә сөйләшеп киттеләр. —Әйтәм бая төсләрең качкан иде. «Синнән курыккан идем», — дип уйлады кыз, ләкин үзе: —Туңган идем шул, — дип җавап бирде. Шуннан Искәндәргә борылып карады: —Абый, ә сез трактордан төшеп калганыгызга үкенмисезме? —Үкенүдән хәзер файда юк. Берүзеңне. калдырып китеп булмый бит инде. Искәндәр кисәк Мәрфугага борылып карады. Аның күзләре шелтәле ялтырады. «Минем эшем юк идемени?» — ди иде карашлары. Кыз, кызарынып, башын түбән иде. —Эш һәркемнең дә бар инде ул, сылу, — диде салкын тавыш белән ир кеше. —Беркем дә эшсез йөрми... Тик менә авылларда үз эченә бикләнеп яшәүчеләр еш очрый башлады. Дөньялары җитеш, акчасын да, игенен дә көрәп алалар. Андыйларның ишегалларында җиңел машина, бакчасында су сиптерү өчен электр насосы, өендә газ, суыткыч, телевизор... Җыеп әйткәндә, барысы да бар. Куанып яшә генә. Ә рухи дөнья! Менә шул борчый мине. Андыйлар үз ихатасыннан читтәгене күрмәмешкә салыша. Кеше кайгысы өчен дә, шатлыгы өчен дә янмыйлар. Ваемсызлык, битарафлык... Әнә баягы трактор чанасында да бар иде алар... Искәндәр тынды. Буран көчәйгәннән-көчәя. Инде иелебрәк атламасаң, бөтенләй барып булмый. Мәрфуга арый башлаганын сизә, тик сер бирергә теләми. Искәндәр белән янәшә атлый. —Күп калдымы әле Хәзинәгә? — дип сорады Искәндәр. —Әллә тагын, — дип җавап кайтарды Мәрфуга. —Бәй, нәрсә, әллә тәүге килүеңме бу якка? —Беренче генә шул. —Әй сылукай Мәрфуга, — дип шаяртты Искәндәр. —Йөрәкле икәнсең... «Хөснулла чакырды, өйләнешәбез», — дип әйтә алмый бит инде ул. —Автобус йөреп тора дигәннәр иде. — Мәрфуга сүзне икенчегә борырга ашыкты. —Мондый көндә автобус йөрми инде. Ә кемнәргә барасың? Кунаккамы? —Кунакка. Апам Хәзинәгә күчеп килде, — дип күзен дә йоммый алдашты кыз. «Егетем янына барам, институттан соң шушы авылга эшкә җибәргәннәр иде, ике ел тулуын көтә. Соңрак Уфага күчәчәк», — дип, эченнән генә гафу үтенгәндәй, дөрес җавапны кабатлады үзе. —Ә-ә, — дип баш какты Искәндәр. —Алайса, шушы авыл егетенә тормышка чыккан инде. Шулаймы? Мәрфуга җавап урынына елмаеп кына куйды. Искәндәр һаман сорашуын дәвам итте: —Ә үзең кайда яшисең? —Уфада. —Уфада?! Мин дә шунда яшим бит. Менә очрашу, ичмасам. Искәндәр беренче тапкыр кычкырып көлеп җибәрде. Аның тавышы калын, көр, яңгыравыклы иде. «Әзмәвердәй гәүдәсенә таман гына», — дип бәяләде Мәрфуга. Үзе: —Тегү фабрикасында эшлим, — дип өстәде. —Ә мин — инженер. «Сельхозтехника»ның республика берләшмәсендә... (Дәвамы бар.)