Гомеркәйләр төш кебек (хикәя)
Гомеркәйләр төш кебек (хикәя) Динис БҮЛӘКОВ 1. Мәрфуга ике юл чатына җитте дә аптырап туктап калды. Кайсы юл бара икән Хәзинә авылына? Кыз як-ягына каранды, сораулы күзләрен көрәнсу ак яланга төшерде. Ләкин буш ялан, себергән буранның елап-чыңлап туй үткәрүенә кинәнеп, гамьсез генә ята бирде. Аның өчен дала уртасында ялгызы басып торган бу кыз бар ни дә, юк ни. Әйдә, теләсә кайсы юлдан атласын, янәсе, тик мондый буранда иркенәеп йөрмәсен... Көн кичке якка авышкан инде. Җил көчәйгәннән-көчәя. Моны Мәрфуга пәлтәсе аша ук сизеп тора: салкын тәненә кагылу белән ул калтыранып китә. Аяклары да өши башлады. Бармак очлары чәнчеп-чәнчеп ала. Киез итек түгел шул, җылы итекләр генә киеп чыккан иде. Ә җылы итек шәһәрдә генә әйбәт ул. Нинди генә салкында да бер кибеттән икенчесенә кереп, автобустан төшүгә трамвайга утырып, туңганыңны сизмисең дә. Ә мондый юлда... Хәер, көннең кинәт бозыласын каян белсен ул? Икеләнеп озак торырга ярамаганлыкны аңлый Мәрфуга. Кышның үз холкы. Якты күздә барасы җиреңә җитеп котылмасаң, кыр уртасында туңып калуың да бар. Төнлә юл табармын димә. Бигрәк тә чит якта. Ә кызның бу төбәккә үз гомерендә тәүге тапкыр аяк басуы. Хөснулла булмаса, һәм ул аны кил дип чакырмаса, бәлки, Хәзинә дигән авылның җир йөзендә барлыгын да белмәс иде ул. «Хәзинә... Һе, тапканнар кызык исем... Шулай да кайсы юлдан китәргә икән?» Хөснулла станциядән авылының үзенә хәтле автобус йөреп тора дип язгач, бу турыда кызыксынмаган иде шул Мәрфуга. Хәзинәгә җиңел генә барып җитәренә ышанган иде ул. Хәтта болайрак итеп күз алдына да китерде: менә ул автобустан төшә, кулында кечкенә генә сумкасы. Купшы итеп бизәнгән-төзәнгән, шәһәрчә киенеп куйган. Башында пәлтәсенең якасы кебек чәшке бүрек. Кыскасы, килмәгән җире юк. Автобустан төшкәч, фырт кына итеп ике-өч адым атлаячак та, елмаеп, тирә-ягына күз ташлаячак, әйдә, бөтенесе дә күрсен аның нинди чибәр, сылу икәнлеген. Хөснулла үзе шушылай өйрәткән иде аңа. Өйрәткән иде дип, бик үтенгән иде. Хат артыннан хат язып, кабат-кабат күндерде ул. Менә шул Хөснулласы аны йөгереп килеп кочаклап алачак, бөтен кеше алдында күтәреп әйләндереп йөртәчәк. Җитмәсә, ул (монысына Мәрфуга ышана) үбәргә дип тә омтылачак, ләкин Мәрфуга аны матур гына итеп читкә этәр. «Соңыннан, җаным. Күрмисеңмени, күпме кеше күзәтә», — дияр. Юк, Хөснулла барыбер түзмәс, сырпаланырга гына тора ул... Шуннан соңгысын Мәрфуга күз алдына китермәде. Аның өчен килеп төшү вакыйгасы мөһимрәк иде. Тәҗрибәсезлекме, әллә акылсызлыкмы бу? Хәер, бөтенесе дә яшьлектән килә торгандыр. Кем уйласын инде кинәт буран чыгар да, Хәзинәгә баручы автобус кире борылыр дип. Бәлки, Мәрфугага да, башка пассажирлар кебек (алары да инде өч-дүрт карт-коры), автобустан төшмәскә кирәк булгандыр? Анысын уйлап тормады шул, кешеләрнең кисәтүенә карамастан, сумкасын селти-селти, җәяүләп китте дә барды. Кыр юлы беленә, һич тә булмаса, юл читендә тезелешеп үскән әрем сабакларын карап та билгеләргә мөмкин аны. Болай чокыр-чакырлы урыннарга көрт нык салган, автобус шуларны үтә алмады. Ә Мәрфуга өчен бу җип-җиңел. Хәтта юл читеннән атларга да мөмкин. Кар күтәрә хәзер. Үткән атналарда такырайтып туңдырганнан соң, ялан пыяла кебек ялтырап ята. Алты чакрым ара яшь кеше өчен күпмени ул? Тик менә юлның икегә аерылып китәсен башына да китермәгән иде Мәрфуга. Хәзер уйлап-уйлап торды да шуларның сулдагысы белән китте. Күпмедер үткәч туктады, артына борылып карады. Өшегән бит алмаларын учлары белән угалап алды, соңрак бармакларын тыны белән җылытты. Нигәдер аңа уңда калган юл Хәзинәгә алып барыр төсле тоелды. Чынлап та, ялгыш китәр дә йөрер дә йөрер. «Юк, кире борылырга кирәк». Кыз юл чатына кабат килгәч янә икеләнде. Көчсезлегеннән күзләренә яшьләр килде. «Ичмасам, нигә Хөснуллага каршы алырга кушмадым икән?» — дип ачынды. Туңган аякларын бер-берсенә суккалады. Инде көн шактый караңгыланган иде. Ни эшләргә белми торган Мәрфуганы трактор тавышы сискәндереп җибәрде. Кызның эченә җылы йөгерде. Әнә аның фараларының яктысы да күренә, алар караңгыда чыра яндырып болгаган кебек ялт-йолт