Перейти к содержимому
Максиметер

итеп куя. Күрәсең, трактор кызу килә, чокырча кырда да әкренәеп тормый.

итеп куя. Күрәсең, трактор кызу килә, чокырча кырда да әкренәеп тормый. «Кайсы юлга борылыр икән трактор, — дип уйлады Мәрфуга, якынлашып килүче утларга өмет һәм ихтирам белән карап. —Хәзинәгәме? Шунда гына борылса ярар иде... Кабинасы, мөгаен, җылыдыр әле аның». Кыз тиз-тиз генә төзәтенеп алды, күз яшьләрен сөртте. Юл читендәге кар өеменең биегрәгенә менеп басты. Күрми үтеп китмәсеннәр, янәсе. Трактор, аның янына җитү белән, ярсып килгән азау аргамактай туктап калды. Кабыргаларыннан — моторыннан әллә пар, әллә төтен бөркелде. Шул арада кабина ишеге ачылды, һәм майланып беткән күн башлык кигән трактористның башы күренде. Ул башта кызга аптырабрак карап торды, аннан соң башын чайкады. —Күгәрченкәем, туңып үләргә чамалыйсыңмы әллә бу көндә, — дип, тәмәкесен пошкыртып сорады ул. —Туңмаска иде дә бит, абый, — дип, өшегәнен сиздермәскә тырышып эндәште Мәрфуга. Үзе кәефе юклыгын сиздермәскә тырышса да, тавышы калтыранып чыкты. Трактор такта белән тышланган чана таккан икән. Кар ябышкан олы брезент япманың чит-читләреннән ачылып, дистәләгән кеше башлары тышка сузылгач кына күреп алды моны Мәрфуга. Теге кешеләр бөтенесе беравыздан: —Әйдә, нигә катып торасың, утыр, болай да соңладык, — дип кычкырдылар. Мәрфуга тәүдә утырырга дип кузгалган иде, янә егерме чакрым калды дип үзара сөйләшкәннәрен ишеткәч, туктап калды. —Сез Хәзинәгәме соң? Тракторист шунда ук тәмәкесен кар өстенә ыргытты. —Бая ук шулай диләр аны... Без бит икенче якка... — Ул, кузгалырга әзерләнгән кеше кебек, тракторын гүелдәтеп алды. —Хәзинәгә юл әнә уң якка!... Мәрфуга, сиздермәскә тырышып, күз төпләрен шыпырт кына сөртеп куйды. Чанадагылардан берәү: —Җәмәгать, мин аны, башлык кигәч, егет дип торам, ә ул кыз бала ләбаса! — дип кычкырып җибәрде. Шунда ук бөтен башлар яңадан калкынды. —Чынлап та... —Кара син аны, йөрәкле икән! Тракторист та ишеген яңадан ачты. —Туташ, кая юл тотам дидең әле? — дип кабатлап сорады ул бу юлы. —Хәзинәгә бара идем лә мин... Чанадагы бер хатын: —Хәзинә эзләргә дипме? — дип аңламыйча, аптырап сорады. Башкалар көлеште. —Юк шул, сеңелкәш, без Хәзинәгә бармыйбыз, — диде тракторист, бу юлы гафу үтенгән кеше кебек. —Ул авылга күп калмый инде... Кыз икеләнде. Чанада бая сөйләнгән хатын: —Сылукай, әйдә безгә утыр да, иртәгә буран басылгач, кайтырсың авылыңа, — дип кызганып эндәште. —Ай-Һай, Хәзинәгә бездән йөрүче булмаса, кайтып җитәрме икән? — дип аптырады ир кеше. Шулчак баядан бирле эндәшмичә әлеге тамашаны күзәткән һәм чанадагылар арасында бүрегенең колакчынын төшермәгән бердәнбер ир трактористка сүз кушты: —Нәрсә, дус кеше, әллә Хәзинәсенә илтеп куйыйкмы үзен, турыга чыгарбыз. Болай калдырып китү... Кинәт тынып калдылар. Тракторист, үзегез хәл итегез, миңа барыбер дигән төсле, чанадагыларга ымлады. Моны күргән башкалар бөтенесе берьюлы гүелдәшергә тотынды: —Кыз бала җәл инде, тик безнең юл да озын бит... —Өйдәгеләргә бүген кайтырмын дигән идем... —Куй инде, — диде чанадагы бердәнбер хатын-кыз, —сыерымны саудылармы икән, әйтеп тә китмәгән идем бит әле. Шунда карлыкканрак бер тавыш: —Ә син, энем, алай бик әйбәт булгач, үзең генә озат та куй сеңелкәшне, — дип, бүрек колакчынын төшермәгән әлеге иргә төрттерде. —Иртәгә буран тынгач, утыз чакрымны җәяүле ат белән сыпыртып кайтып та төшәрсең. —Ха-ха!... —Үзен утыртканга рәхмәт әйтми бит әле. —Нәрсә, энем, Хәзинәне бергә эзләрсез. Хи-хи!... —Йә-йә, мин туйга ашыгам! — дип, трактористка кычкырды баягы карлыккан тавышлы кеше. — Бу адәм үзе дә ят кеше. Кая барганын белгән юк. Рәхмәт әйтер урынга... Шулчак көрт өстенә — Мәрфуганың аяк астына — портфель килеп төште. Шуннан соң, озак тормыйча, баягы ир үзе җиргә сикерде. Ул бернәрсә дә эндәшмәде, трактористка кул селтәде: «Әйдә, китегез!» Чанадагылар эшнең болай килеп чыгарын көтмәгән иде, ахры, үзара шаулашырга керештеләр. Трактор кузгалды, һәм бераздан аларның тавышы ишетелмәс булды.

610 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.