Малайлар сискəнделəр, иясез калган туп тəгəри-тəгəри Фирүзə янына ук килеп җитте. Ул аң...
Малайлар сискəнделəр, иясез калган туп тəгəри-тəгəри Фирүзə янына ук килеп җитте. Ул аңа əйлəнеп тə карамады. Классташларының: «Җəмил абый килə! Нигə соңга калды икəн ул? Бүген футбол матчы билгелəнгəн иде бит! Каптык!» – дип, ашыгыч пышылдауларына да колак салмады. Килүчегə дə борылып карамады Фирүзə. Чыннан да, бу алар мəктəбенең физкультура укытучысы, җəен-кышын мəктəпкə я чаңгы, я велосипед белəн бара-кайта йөрүче Җəмил Камалов иде. — Сез нигə монда? – диде ул, велосипедыннан җитез генə төшеп. — Машина килеп җитмəде бит, абый. — Иртəдəн бирле машина көтеп ятасызмы? Җəмил Tүбəн авыл ягына карап алды. — Үлəн ташырга куйганнар. Бер килер əле! — Җəяүгə ни булган? Нəфисə Кифаяга карый, Кифая Руфаниягə. Җыйнаулашып бер читтə утырган Фирүзəгə борылалар. Малайларның баш түбəн иелгəн, футбол тубы тибеп тирлəгəн җилкəлəрдəн пар күтəрелə. Фирүзə утырган җиреннəн генə тупны аягы белəн бер читкəрəк тəгəрəтте дə: — Без җəяү йөрмибез, абый,– диде. Һəм башын артка чөеп укытучысына карады, һич каушамады Фирүзə, битенең бетчəле икəнен дə бер мизгелгə онытты, беренчедəн, Җəмил əллə кем түгел, аларнын терəлеп торган күршелəре Мирфатыйх малае, икенчедəн, физкультура укытучысы гына, өчле чыгарыр дип куркасы юк, өченчедəн... шушы Җəмил Фирүзəнең апасы Вəзилə артыннан йөри. «Күлəгəдəй йөри, артымнан калдырмыйм, алга чыгармыйм»,– дип мактанды апасы. Җəмил бик ашыга иде, əллə ничə мəртəбə юлга күз ташлады, алай да велосипедын Фирүзəгə табарак тəгəрəтте. — Нигə җəяү йөрмисез инде сез? — Хəзер иң ярлы кеше дə җəяү йөрми. Берəү дə. Без замана балалары. Башкаларның колак үрə торды, шактый һавалы бу җавапка укытучылары ни əйтер икəн! Ичмасам шул Фирүзəнең койрыгын кыса алмасмы?! Нəфисə Кифаяга карый: «Əйдə, китик яхшы чакта!» – дип ым кага. Кифая Руфаниягə пышылдый: «Əллə кайчан барып җиткəн булыр идек!» Малайларның күз җиргə тəгəрəгəн, тузанлы битлəреннəн кара тир ага. Бер Фирүзə генə хəрəкəтсез. Хəрəкəтсез үк түгел икəн, күкрəгендə яткан калын толымнарын берəм-берəм артка чөйде. Өч минут дисəм азрак, биш минут дисəм арттыргак булырмын, мəгəр шактыйга тартылды чирəмлектəге тынлык! Менə бит ул нинди Югары очның Сəлəхетдин кызы Фирүзə! Укытучының авызын йомдырды. Тик Җəмилнең авыз йомарга бер дə исəбе юк иде, иркə кыз Фирүзəнең холыксыз гадəтлəренə аның байтактан теше кыҗрый иде, кистереп əйтергə җае чыкканы гына юк иде. Ул велосипед тəгəрмəчен Фирүзəнең тəбəнəк үкчəле ак туфлясе янына ук китереп җиткерде. — Оят! – диде ул, аңа туп-туры карап. – Космоска җибəрерлек егетлəр-кызлар эшсезлектəн симереп монда ятасыз! Уттай эш өстендə машина телəнеп йөрергə ничек телегез бара? – Сəлəхетдин кызына аерым өлеш чыгарды Җəмил. – Ə сиңа, Мөхетдинова, җəяү йөрү файдалы гына булыр иде. Спорт ул җəяү йөрү! Өйдə эшлəмисең, ата ялкау, спорт белəн, физик эш, хəрəкəт белəн дус булсаң, кайбер кимчелеклəрең тизрəк узар иде. Дөньяга дөм орынып елап йөрмəс идең!... Җəмил абыйлары мактаулы кызга əнə шулай диде. Əллə ни уйлап та əйтмəгəн иде югыйсə, бары тик Фирүзəнең былтыр көз чөгендердəн качуын, бəрəңгегə чыкмавын, зарарлы корткычларга каршы көрəштə актив катнашмавын күз алдында тоткан иде, кыз үзенчə аңлады, авырткан җиргə җил дə тия шул, кыз Җəмил абыйсының сүзен бетчəле битен мыскыллый дип кабул итте, мунча чабынып чыккандай кызарды, кашы җимерелеп, күз кабаклары өстенə салынды, аскы ирене язгы тамчы кебек менə тамам, менə тамам дип калтырап тора башлады. Җəмил артыгын төпченеп тормады, ул бик ашыга иде, велосипедына сикереп атланды да Түбəн авылга элдертте, малайлар-кызлар, иркенəеп, сулышлары киңəеп, яңа юылган тəрəзəлəр кебек балкып, гөрлəшеп аның артыннан иярделəр. Иң алдан озын торыклы Фəрит чаба, аның артыннан Нəфисə сикергəли, менə алар алгарак чыктылар, җитəклəштелəр. (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги