Элегрəк, классташ малае Фəрит, очрашканда, кыздан күзен аера алмый иде, хəзер, очрашсал...
Элегрəк, классташ малае Фəрит, очрашканда, кыздан күзен аера алмый иде, хəзер, очрашсалар, аңа да бер генə җикеренə: «Сиңа ни кирəк тагын! Нигə челəясең?!» Кайта да мендəргə капланып елый. Иртəн əнисe мендəрне кояшка чыгара. Ашый да, китабын тезенə куеп, көзге каршысынa, утыра. «Фирүзə, суга бар!» «Күрмисезмени, укыйм». «Фирүзə, мунча як!» «Дəреслəрем күп!» «Фирүзə, он илəче, кызым!» «Вакытым юк!» Бармый, якмый, илəми. Көзгегə бага да битендəгe бетчəлəрне саный. Юк, бетмилəр дə, кимемилəр дə – арталар гына! Руфаниягə дə чыкты таплар, Кифаяга да, Нəфисəне дə чит итмəделəр, берəн-сəрəн аның битендə дə күренə. Аларга ярый, аларга килешə, берсе сипкелле, икенчесе камыт аяк, өченчесендə чалыш күз! Тик нигə алар Язкилденең иң чибəр, иң пөхтə, иң уңган, иң бай тормышлы Югары оч Сəләхетдиннең иң иркə кызы җырчы Фирүзəнең ал битен ямьсезлəделəр! Бармы дөньяда хаклык?! Язкилде авылы зур да, болай бик бəлəкəй дə түгел, җиде авылны берлəштергəн «Урал» колхозының бер бригадасы гына, иң олы бригадасы. Дүртне бетергəч, алар моннан өч чакрымдагы Түбəн авылга йөреп укыдылар. Мəктəп шунда. Тугызынчы, унынчы классларда Фирүзə Түбəн авылның ике катлы таш интернатында торып укыячак. Ул бу көннəрне күз алдына китереп уйлый башласа, күз алдындагы кара болытлар тагын да куера. Əле монда, өйдə чакта, ялгызың каласың да, көзге белəн серлəшəсең, үзеңə үзең генə текəлеп карап торганда юанырлык мəгънəлəр дə табып була. Иреннəре сусыл гына аның, кабарынкы. Керфеклəре куе, озын, күз читлəренə күлəгə төшереп торалар. Көттереп кенə булса да, күкрəклəр дə йомрыланып килə. Тəне ап-ак Фирүзəнең, биле нəзек. Тик менə бите, маңгае... Ун күз сиңа карап торганда ничек көзге алдына барып басмак кирəк? Газап булачак интернатта Фирүзəгə, үлем булачак. Əллə аңынчы бетəрлəрме?... Иртəн көзгегə карый да көрсенə. Кичен уфылдый да көзгене каплап куя. Апасы Вəзилə аны күргəн саен көлə: «Аптырама, апаем. Бетəлəр алар! Язкилдедə синнəн сылу кыз булмас əле!» Булыр анысы, булыр... Ə Фирүзəнең бүген үк иң сылу буласы килə. «Артта калма, алга уздырма! Артта калсаң, абынырсың!» Əллə дөрес күрсəтмиме, дип, җиңе белəн көзгене сөртеп карый, ап-ак көзгелəре, дөп-дөресне күрсəтə. Онытмаган булсагыз, Фирүзəнең быел сигезенчене тəмамлап килүен əйткəн идем инде. Хəзер алар Түбəн авылга имтихан тапшырырга йөрилəр. Бүген консультациягə барырга тиешлəр иде, машина юк икəн. «Машинаны кычыткан ташырга куйдык шул, үскəннəрем», – диде бригадир һəм читенсенеп кенə Фирүзəгə карады. Ишетсəлəр дə, машина булмаслыгына ышанмадылар алар. Язкилдедəн сигезенчедə унбер бала. Җиде кыз, дүрт малай. Арада теге Фəрит тə бар. Ничек килмəсен ди машина? Ел буе йөрттелəр аларны, илтеп куйдылар, барып алдылар, нигə бүген генə җəяүгə калдырсыннар? Имтихан алдыннан... Сигезенчене бетергəндə генə!... Бер-ике рейс кычыткан кайтарыр да шофер Галəви авызын ерып килеп җитəр əле. Озаккамы əллə, əнə генə Түбəн авыл, терəлеп тора, өч чакрымда гына. Малайлар: «Əйдəгез җəяү сыпырдык!» – дип үгет бирделəр, кызлар күпчелек – алар беравыздан риза, Фирүзə генə каршы. — Җəяү?! Бүген җəяүгə ризалашсак, алар гомергə машина бирəчəк түгел! – диде ул. — Ə консультация? – диделəр кызлар бертавыштан. — Көтеп торырлар! Янмыйдыр ич?! Кифая бик карышыр иде дə, Фирүзəдəн курка, тотар да: «Синең камыт аяк белəн тəпили башласаң, төш җиткерерсең!» – дияр. Нəфисə: «Барыйк!» – дип бик əйтер иде, шүрли: «Синең чагыр күзең белəн кайда ялгыш, кайда дөрес икəнен аерып күреп булмый!» – дияр. Сипкелле Руфания күптəннəн аның белəн сөйлəшми. Малайлар өмет белəн Фəриткə текəлəлəр, ул да Фирүзəгə каршы төшеп маташмый. Машина килмəсен дə белəлəр, ауныйлар чирəмдə, юаныч тапкан булалар. Ə Фирүзə гадəтенчə читтə утыра, уенга катнашмый, күзе юлда, уе юлда. Кемдер туп алып килде, көн аяз, чирəм яшел, җир тигез, тибəлəр генə. Оча туп! Консультация дə, читтə кагаеп утырган Фирүзə дə беразга онытылды. Бер сəгать дисəм аз, сəгать ярым дисəм күбрəк булыр, шактый уйнадылар, шул чакта авыл ягыннан велосипедлы бер кеше күренде.
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги