Перейти к содержимому
Максиметер

Сипкел битле Руфаниягə дə элəкте, чак кына камытрак аяклы Кифаяга да көн күрсəтмəде Фир...

Сипкел битле Руфаниягə дə элəкте, чак кына камытрак аяклы Кифаяга да көн күрсəтмəде Фирүзə, физкультура дəреслəрендə, тəнəфеслəрдə гел ул булып йөреп күрсəтə иде. Сəлəте бар нəлəт суккан кызның, охшата! Сул күзе чалыш чибəр Нəфисəгə мəктəптə бөтенлəй көн юк иде! Фирүзəне тактага чакыралар, чыга, чатнатып сөйли. Укытучы аны күрми, аның күзе класста, ə Фирүзəгə диңгез тубыктан! Ул Нəфисə булып күзен чалышайта, Кифая төсле аягын кəкрəйтə, ə классташлары егыла-егыла көлəлəр. Фирүзəгə шул гына кирəк тə! Нəфисəнең партасына капланып елый башлавын, Кифаяның комачтай кызаруын ул гадəти хəл дип исəпли, иптəшлəрен көлдерə алса, аңа шул җиткəн! Берəрсе чəч тарамыйча, тырнак кисмичə яки үтүклəнмəгəн күлмəк киеп килсəме, аңа көн бетте! Фирүзə шул сəгатьтə үк стена газетасында көлке мəкалə бастыра, кыяр борын асып, шакшы камыт кигертеп сурəтен ясап та куя. Кулы ята, язуы да матур Фирүзəнең, рəсемне дə хəйран килештерə. Чиста, пөхтə булу өстенə һəр яктан уңган кыз Фирүзə. Чəче ике калын толымга чак сыеп спай гына җилкəсендə ятып тора, китап-дəфтəрлəре тышланган, күлмəк, галстук үтүклəнгəн, баш яулыгы, кулъяулыклары, алъяпкычы кардай ак. Җыелышларда гел аны мисалга алып сөйлилəр. Мəктəптə яңгыраган мактау сүзлəре бераз артып, күпереп тиз үк өйгə дə барып ирешə, ата-ана ул мактауларга үз сүзлəрен дə өстəп кызга килəчəккə туп-туры юлны күрсəтəлəр: «Артта калма! Алга чыгарма! Артта калганны изəлəр. Кемнеке дигəндə, Югары оч Сəлəхетдин балалары дип əйтерлек булсын!» Шушы тоташ мактау җилбəзəк кыз күңеленə баллы яңгыр булып ява һəм аңа башкаларны күрəлəтə кимсетергə хокук бирə иде. Бөтен мəктəп, бөтен авыл күз текəп, мактап торган классташларына Руфания дə, Кифая да, Нəфисə дə сүз əйтергə базмыйлар. Каршы төшкəнне, сүзен кире какканны яшьтəн үк өнəмəде Фирүзə, кичермəде дə. Якын дуслары, җан сердəшлəре булмаса да, башкалар аңа ярарга, һич югында, яраклашырга тырышалар иде. Əче теленнəн дə, яман холкыннан да бөтен мəктəп куркып, калтыранып тора иде. Көннəрдəн бер көнне телəсə кемнең табигый кимчелегеннəн көлəргə яралган авыз йомылды да куйды. Кызның чип-чиста ал битенə бетчəлəр чыгып сибелде. Шул хыянəтче төрткелəр Фирүзəнең үткен телен кисте. Башта биттə булдылар алар, аннан сикерешеп маңгайга менделəр, борын өстен сардылар, кыскасы, ундүрт яшьлек кызның ике бите, язгы күк төсле, кызгылт йолдызлар белəн чуарланды. Үчеклəүлəр бетте, бəйлəнүлəр онытылды, шып булды кыз! «Җəйге эсселəрдə бетəр əле, үсмер чакта була инде!»– дип юатты əнкəсе кара кайгыга сабышкан кызны. Авылларында фельдшер булып эшлəүче Вəзилə апасы дару-майларның ниндиен генə алып кайтып карамады, шəһəрдəн əллə нинди лосьоннар, кыяр-кабак сулары, француз кремнары кайтартты; Николаев шəһəрендəге «Ал җилкəннəр» фирмасының кремнары шифалы икəн дип ишетеп, аларны эзлəп таптылар, берсенең дə файдасы тимəде. Уку бетте, җəй җитте, каникуллар узды, җəйге челлəдə төрткелəр аз-маз җыелып торган кебек булдылар да, көзен, нəкъ укулар башланыр алдыннан, җылы яңгыр артыннан ишелеп чыккан гөмбəлəр шикелле, бөтен биткə таралдылар. Ашыга-ашыга маңгайга, борын яфракларына менеп кунакладылар. Колак артындагыларын кеше күрми əле, анда да бар алар! Аңа бер кем үчеклəп сүз əйтмəде, үртəмəде, җəберлəмəде. Шулай да баштагы көннəрдə ул ике көн дəрескə бармады. Ике көн көзге каршына утырып тоташтан үкседе. Сердəше көзге иде, дошманы да шул булды. Укучылар казлар кебек тезелешеп бəрəңге алырга чыктылар – бармады. Иптəшлəре чөгендердə эшлəделəр – күренмəде. Урманга, агач кəүсəлəренə сарган корткыч күбəлəк күкəйлəрен җыеп яндырырга йөрделəр – эз дə басмады. Тавышы матур – элек сəхнəлəргə менеп җырлый торган иде – хəзер бетте, эзе дə юк. Бит-маңгаен карчыклар шикелле яулыгы белəн каплап килə дə клубның ут яктысы төшми торган почмагында мыштым гына утыра. «Нигə Руфания төсле сипкелле, я булмаса Кифая кебек камыт аяклы түгел икəн мин?» – дип, уйларның төрлесен уйлый.

395 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.