Перейти к содержимому
Максиметер

Әтәч менгән читәнгә (повесть)

Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 4. Чынлыкта исə Фирүзə бер дə ямьсез кыз түгел: очлырак ияк тə килешə аңа, муены да нəзек түгел, килешле биек муен, яңаклары алланып, янып тора. Тик ул берсеннəн дə риза түгел, борынын да, ияген дə яратмый, көзге каршына килдеме, чырае яңгырлы төндəй караңгылана. Ташлап та китə алмый көзгене, аннан башка да яши алмый! Ярата иде элек үзен Фирүзə, каш-керфеклəреннəн дə бик канəгать иде, күзлəренə дə исе китеп сокланып карый иде. Авылда бер чибəр дип саный иде үзен моннан ике ел элек кенə. Менə ике ел инде кыз белəн көзгедəге чытык шəүлə арасында кискен бəхəс, көрəш бара. Ул язда аның бит очларына вак-вак кына кызыл төрткелəр килеп чыкты. Калкып-төртеп тə чыктылар, Фирүзəнең йокысын да качырдылар. Ə йокысызлык һəммə кешенең, шул исəптəн үсмер кызларның да холыкларын тамырдан үзгəртə торган була. Күзгə күренеп үзгəрде Сəлəхетдин кызы! Арага шуны да кыстырып куйыйк: кызның əнкəсе Гөлбикə апа үзе дə кешелəрнең тышкы кыяфəтенə бик нык игътибар бирə иде. Гөлбикə, медицинага һичбер мөнəсəбəте булмаса да, Язкилде авыл халкының ябыклыгын яки симезлеген тикшереп кенə яши иде дисəк тə хаталанмабыз. Яман иде аның ул холкы! Мəсəлəн, һəркөн кичен, эштəн яки билəмнəн кайткач, көндез очрашкан кешелəренə бəя бирə башлый, яңалыкларны, ишеткəн гайбəтлəрен өйдəгелəргə сөйли. «Фəлəн апа белəн ашта янəшə утырдык əле. Ул ябыклыгын күрсəң, кояштыр ант, бармаклары үтə күренмəле, янбаш сөяклəре тырпайган. Аяклары сəнəк сабы юанлыгы гына... Ире ничек тора микəн аның белəн?!» – дип башлап китə дə урамда очраган, эштə күрешкəн, юлда сөйлəшкəн авылдашларының тулы-симезлегенə төгəл бер отчет бирə. Авыл хатыннарының кайсысының балтыры юан, кайсысының биле нəзек, кайсысының түше тулы да кайсысының арты «бик юка, корышып беткəн!» – һəммəсен бəйнə-бəйнə, үтергеч мыскыллау сүзлəре кушып-арттырып сөйлəргə ярата Гөлбикə. Берсен дə мактамый, һəммəсенə ачы сүзе, зəһəр агулы теле кагылып уза. Берəүлəрне озын итеп, җан биздергеч ваклыклар белəн тасвирласа, икенчелəргə бəһасе кыска, əмма кыскасы да үтергеч зəһəр була аның: «Карачкы. Ач бет. Ач əрвах. Үлемнəн калган. Зираттан җəяү качкан. Сөйкемсез. Шыр сөяк. Колга. Токмач кунасы. Шүрəле. Котсыз». Тагын əллə нилəр, тагын əллə нилəр! Симез кешелəргə тагын да аяусызрак элəгə! «Ит бүкəне. Кышлау умарта. Апара чилəге. Сыра мичкəсе. Чучка лаканы. Буаз сыер. Мышкылдык. Черек печəн кибəне. Метер баганасы...» – ди тазаларга Фирүзəнең əнкəсе. Кунакка барамы, су алырга төшəме, кибеткə керəме, базарда йөриме, очраган бер кешегə, сəлам бирүдəн элек, үз җырын җырлый башлый. «И-и, ябыгып, тартылып киткəнсең. Күз төплəрең кара янган. Əллə ирең-мүклəк эчəме? Əллə җелегеңə рак-мазар кердеме икəн?» – дип, һəркемнең котын ала. Хатын-кызлар, бигрəк тə өендə кашык-аяк шалтырый торганнары, Гөлбикəнең чуар күлмəге күренүгə, урамның икенче ягына ташланалар, тыкрыкларга кереп посалар, һич йомышлары булмаган кешелəрнең капкаларын кагалар. Кешенең тормышында, белемендə, уңганлыгында аның һичбер гаме юк, берəр кеше турында белешергə телəсə, Гөлбикə бер сорауны гына бирə: «симезме» я «ябыкмы?» дип кенə сорый. Симез икəн, аңа бер бəя, ябык икəн аңа рəхим-шəфкать юк! Һəммəсенə агуы җитəрлек! Олы кызлары Рауза: «Əткəй, əнкəй, кияүгə чыгам, Янбакты егете белəн кушылабыз»,– дип хат язгач, Сəлəхетдин хатыны: «Егетең ябыкмы, симезме?» – дип, телеграмма суктырган. Зəйдə телеграмманы алмыйча бик озак тинтерəткəннəр. Алма агачыннан ерак тəгəрəми, тəгəрəсə дə, шул агачныкы булып кала, күп очракта бу наян сүз үтə рас килə, ул – атага, кыз – анага охшый, Фирүзə дə əнкəсенең бəһа-сүзлəрен чырык-чырык көлеп, яратып тыңлап үсте дə бик яшьли иптəш кызларының тышкы сурəтлəренə күз сала башлады. Мəктəп елларында аның бу гадəт-холкы тирəнəйде, кызның табигатенə əйлəнде. Классташлары аның əрем теленнəн бик иртə җик күрделəр!

535 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.