Соңгы бер-ике елда Фирүзə сүзгə саранланды, аның тавышын урамда түгел, өйдə дə бик сирə...
Соңгы бер-ике елда Фирүзə сүзгə саранланды, аның тавышын урамда түгел, өйдə дə бик сирəк ишетə иделəр. Бер нəрсə сөйлəшми диярлек, чыга, кайта, урамда очраганнарга сəлам бирми, төнтеклəнеп башын иеп читкə карап уза, өйдə чакта күбрəк вакытын көзге каршында үткəрə. — Кит, затсызланып көзге алдында боргаланма! – дип, əнкəсе кырыкмаса-кырык тапкыр кисəткəндер инде, Фирүзə колагына да элми, шулай да кырык беренче тапкыр кисəткəч, түзми: — Əллə бизəнеп утырган кеше бармы? Дəрес укыйм ич мин! – дип усалланып каш астыннан гына карап ала. Хак, өйдə кеше барда Фирүзəнең күзе күбрəк китап битлəрендə була, яшен тизлеге белəн көзгегə карап алуын ул берəүгə дə сиздерми, ə инде кеше юкта... Соңгы кеше артыннан ишек шапылдап ябыла, Фирүзə җиңел сулап китабын бер якка этəреп куя, идəнгə төшсə дə, иелеп алмый, кулларына таяна һəм күзлəрен түгəрəклəндереп көзгегə йотыла. Ул бик озаклап, бик җентеклəп үзенең йөз əгъзаларын өйрəнə: тел очы белəн иреннəрен ялый, очлы колаклары янында бөдеркəлəнеп торган йомшак чəч бөртеклəрен төкереклəп чылата, тагын да ныграк бөдрəли. Күлмəген ике күкрəк турыннан да чеметеп алга калкыта, «түшлəр акрын үсə!» Аннан сул кулының имəн бармагын иреннəренə аркылы куя да, тырнагын чəйни-чəйни, керфеклəрен, кашын, муенын, маңгаен җентеклəп, берəмтеклəп күздəн кичерə башлый. Күзəткəн саен гаепне күбрəк таба. Муены нəзегрəк тоела аңа, ияк тə очлырак, яңакларлар да юкарак, борын да җəенкерəк. («Əле ярый Зəйтүн борыны миңа булмаган, нишлəр идең?!») (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги