Читəн-баррикада аша малайлар шактый əреплəштелəр, алай гына бушана алмадылар, читəн чыб...
Читəн-баррикада аша малайлар шактый əреплəштелəр, алай гына бушана алмадылар, читəн чыбыгының беренчесен Əнəс суырып чыгарды. – Нигə безнең читəнне сүтəсең, таз? – дисə дə, икенче чыбык Зəйтүн кулында иде. Малайларның кайсы җитезрəк дисəк, Əнəс монда алдынгылыкны алды, читəн арасына баш сыярлык булгач, ул бакыр чүмечен тотып теге якка үтеп өлгерде. Керүе булды, чүмеч белəн Зəйтүннең башына берне тондырды. Əле йодрык белəн сугарга мөмкин, терсəк белəн хəйран нык төрткəлəгəннəре бар Зəйтүнне, артына шап итеп тибеп калганнары бар, мəгəр моңа кадəр, шушы хурлыклы көнгə кадəр əле беркем дə аның башына бакыр чүмеч белəн кундырмаган иде! Кундыручысы кем диген тагын?! Менə кайда ул гарьлек! Аның кара күзлəреннəн ут очкыннары коелды, нəзек муены корыч чыбык кебек турайды, белəк мускуллары каз күкəе хəтле булып кабардылар, ул күлмəк итəге астыннан, чалбар каешына кыстырган рогаткасын тартып чыгарды да агач сабы белəн Əнəснең чыгынкы, киңчə маңгаена берне китереп төртте. Хурланды Əнəс тə, Зəйтүнгə таба ыргылды, шул мизгелдə алмагачлар, карлыган куаклары белəн шыпланган ярым караңгы бакча яктырып китте: аның кепкасы, бөтен оч малайларының күзен кызыктырган сигез бүлкəле, төймə түбəле искиткеч матур чуар кепка очып төште һəм малайның шəп-шəрə ап-ак башы көнгə ачылды... — Кабак баш, – диде Зəйтүн. — Чуен маңгай, – диде Əнəс, кепкага иелеп. Һəм Зəйтүн – түз, Əнəскəй, түз! – фабрика ярлыгы да алынмаган өр-яңа кепкага китереп басты. Валлаһи! Тырнагы өч ай киселмəгəн, өч атна су тамчысы күрмəгəн кап-кара аягы белəн кепка өстенə менде! Əнəс күзлəрен чытырдатып йомса да, күрде: аның мактанычы – өр-яңа, күзнең явын алырлык бүлəк кепка, Сəлəхетдин бозавының кайракланган табаны астында калып, чиле-пешле тəбикмəккə əйлəнгəн иде. Һəм ул гомерендə беренче мəртəбə җан ачуы белəн чинап бакыр чүмечкə тотынды, шап иттереп Зəйтүннең тар маңгаена тагын берне кундырды. Зəйтүн ике куллап маңгаен уарга тотынды, коралсызланды – рогаткасы җиргə төште, җитез Əнəс аны аяк очы белəн элəктереп, əллə кайларга, бəрəңге ызаннары арасына ук ыргытты. (Соңыннан күпме эзлəсəлəр дə, рогатканың табылмавын, бары тик көзен, бəрəңге алганда гына, бер сабакка уралган, кояшта янып өзелер дəрəҗəгə җиткəн резинка чыкканын искəртеп узыйк. Ни хикмəттер, ул төптə бер генə юньле бəрəңге дə юк, бөтенесе чатлы да ботлы, кəкре дə бөкре иде!) — Рогатка күздəн гаиб булса да, аның катнашында башланган гауганың шактыйга сузылачагын зирəк укучы сизенгəндер дə инде! Дөрес сизенəсез! — Малайлар əүмəклəшə торгач ике карлыган куагын изделəр, байтак кура җилəге сабагын сындырдылар. Ниһаять, Əнəс өскə чыкты, Зəйтүннең корсагына менеп утырды, ике бармагы белəн тегенең почык борынын кысты. — Булдымы? Ашадыңмы? Туйдыңмы, бүксə? Тимəссеңме безнең əтəчкə яңадан? — Җибббəрр! – дип тырылдады тыңкыш Зəйтүн, яткан җиреннəн аркасын дугаландырырга һəм Əнəсне чөеп ыргытырга тырышып. Тик Əнəс аны нык иярлəгəн иде, ике яктан касыгына үкчəлəре белəн тибеп, Зəйтүнне бик тиз ипкə китерде. — Яңадааа-н атмааам! – дияргə мəҗбүр булды Зəйтүн. — Малайлар кепканың аста калганын абайламаганнар, бер заман калкынсалар, җирдə үлəн суына манчылып төсе үзгəргəн бер чүпрəк кисəге күрделəр. Бу... əлеге дə баягы өр-яңа кепка иде! Зəйтүннең дə эш шəптəн түгел, маңгай ике урыннан күгəреп шешкəн, күз төплəре тырналган, яңак сыдырылган, чалбар төбе умырылган, күлмəк сəдəфлəре коелган. Əнəс бүлəк кепкасын тезенə каккалап торды да сиздермичə генə Зəйтүнгə берне китереп төртте. Очлы йодрыгы белəн Зəйтүннең кабыргасына ямады. Моңарчы еламыйча түзгəн иде Зəйтүн, хəзер авызын түгəрəклəп, урт тешлəрен күрсəтеп, бакча тутырып акырырга кереште. Шул чакта Зəйтүннəрнең болдыры ягыннан усал, коры тавыш яңгырады. — Əй, сугыш чукмарлары! Икегез дə атлагыз əле монда! Зəйтүннең сигезенчедə укып йөрүче апасы Фирүзə тавышы иде бу. Малайлар сискəнеп куйдылар. ***
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги