Перейти к содержимому
Максиметер

— Ə, – дип, һаман бирешмəскə тырышты ул. – Безнең куа сыер ике бозау китерде. Икене, ик...

— Ə, – дип, һаман бирешмəскə тырышты ул. – Безнең куа сыер ике бозау китерде. Икене, икене! — Һе, икене! Белдең! Берсен фермадан урлап кайткач ике булды! Əтəчне бер атуда бəреп төшерсə дə, сүздə тагын ялгыш җибəрде Зəйтүн, авыл арасында «урланган!» дип телгə кергəн игезəк бозаулар турында искə төшермəскə иде! Кош-кортларны куеп торып өй эченə керергə, ялтыравыклы шкафлар, пианино, келəмнəр, телевизор, радиоалгычлар, бəллүр вазалар, ишегалдындагы «Москвич», лапастагы «Иж-Планета» белəн мактанырга, тагын əллə нинди саллы сүзлəр табып Əнəсне егып салырга иде... Юк бит, кирəк чагында иң кирəге телгə килми кала! Нишлисең, беренче классны əйле-шəйлегə быел гына бетергəн малай өй эче байлыгы белəн мактана белми иде əле, əткəсенең: «Берəүгə дə баш бирмə, җиңелгəнне җиңгə бөтерəлəр!» дигəн көндəлек катгый боерыгын үтəп кенə Əнəс белəн əреплəшеп маташа иде. Телгə тагын əтəч килде, чөнки төз атып бəреп төшергəч, малайның борын шактый күтəрелгəн иде. — Гарьлек, гарьлек! Карт йолкышлары, үз хəлен белмичə, читəнгə менгəн иде, мəтəлеп төште! Гарьлек! Карт булмаса, тавыкларыгыз безнең əтəч янына кереп йөрмəс иде. – Болары Зəйтүн əнкəсенең сүзлəре булса да, Əнəскə бик авыр ишетелделəр, ул кызарынып-бүртенеп ызгышны олыларга күчерде. Сүз ярышы кызды. Бəхəс бары тик əтəч аркасында гына чыкты дип ялгыш уйлый күрмəгез тагын, тирəндəрəк аның сəбəбе, эчтəрəк! Əнəс беренчене гел яхшы билгелəренə генə бетерде, Зəйтүннең язмадан һəм арифметикадан өчле чыкты аны икенче класска авырлык белəн генə күчерделəр. Яхшы билгелəренə генə укыган Əнəскə кичə бүлəк – өр-яңа чуар кепка элəкте. Кибеттəн əтисе алып кайтып бирде. Əнə ул кепка, аның кичə генə бритва белəн кырылган озынчарак башын мул кояш нурларыннан саклап, кукраеп утыра. Козырегы тырпайган, сигезгə бүленгəн түбəсендə шаһзадəлəрнең алтын таҗы сыман тумпак төймəсе дə бар. Бүген иртəн Əнəснең əнкəсе кепканы кулына алды да көлеп җибəрде: — Күрше Зəйтүннең борыны төсле икəн бу төймə, нəкъ үзе, – диде. Əнəс урамга йөгереп чыгуга Зəйтүнне күрде дə: — Синең танауны минем кепка өстенə такканнар! – дип сөрəн салды. Яңа кепкага кызыгып торган малайлар бердəн Зəйтүнгə борылдылар: — Төймə борын, төймə борын! – дип, дəррəү такмакларга тотындылар. Уку бетүгə яңа кепка гына түгел, велосипед белəн ботинка да вəгъдə иткəннəр иде Зəйтүнгə, берсе дə элəкмəде. Арифметикадан «өчле» сөйрəп кайткан төпчегенə Сəлəхетдин абзыйның җен ачуы чыкты. Ул дөньяда «санау фəнен» генə «кирəкле һəм бик файдалы» дип исəпли иде. «Башкаларын мəктəптə укыта алмыйлар аның, башка кирəклəрен мин сезгə үзем үрəтəм», – дип кабатларга ярата иде ул еш кына. Ат кылы кебек эре төкле кашын җыерды да: — Ə Мирфатыйх бүлтереге ничəле алган? – дип сорады ул. Əнəснең яхшы укуын, математикадан «бишле» үк алуын ишеткəч, малайны җилтерəтеп алды: — Санауны да үрəнмəгəч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсең? Дөньяда яшəүне бик җиңел дип белəсеңме əллə? Авызыңнан тартып алырга гына торалар!... Малайны тəмам гарьлəндереп, əтисе Зəйтүннең борынына чиртте... Болай да сызлап торган борынны «төймə, төймə» дип тамгалап, малайлар Зəйтүнне бөтенлəй «кыздырдылар». Ул уенга катнашмады, кырт борылды да ишегалларына кереп китте. Байтак бəргəлəнде, нидер эзлəде, ниһаять, кызыл резин камерага күзе тукталды. Камерадан ике каеш телеп алды һəм бик шəп рогатка ясады. Карлыган куагы арасында Əнəслəр ишегалды тирəсен сагалап утырганда кичəге хурлыклы сүзлəр тагын бер мəртəбə аның хəтеренə төште. Əтисенə ияреп əнисе дə аны нык орышты. «Нинди өчлегə уку булды бу?» – дип сукранды ул. – «Тамагы тук, өсте бөтен, шул Камаловлар тəресеннəн дə калышып торгач... » Быел сигезенчене тəмамлап йөргəн Фирүзə апасы да əнкəсен җүплəп сүзгə катышты: Нигə өчле куймасыннар ди аңа! Яза башласа, селəгəе дəфтəренə тия! Юеш танау!» – диде... «Юеш?!» Һаман шул танауга бəйлəнəлəр! Малайның күңелендə үч алу тойгысы кайнады, үч тойгысы тышка бəреп чыкты һəм аның беренче ударын Гəрəй-хан татыды...

575 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.