Элекке күрше Сабирҗаннар да аны кунакка дəштелəр. (Алары Хəйретдин агайның мунчасын буш...
Элекке күрше Сабирҗаннар да аны кунакка дəштелəр. (Алары Хəйретдин агайның мунчасын бушлай гына үз ындыр түрлəренə күчереп утыртканнар иде.) Алар да бик озаклап, бик җентеклəп килене, оныклары турында кат-кат сөйлəттелəр. «Телəгең булса, ни, үзебездə тор! Өй арасында эш бетмəс! Тиктормас җан икəнеңне белəбез. Кыштырдарсың, сүз əйтмəбез. Аерым казан сорама, без ашаган булыр, хəзер туклык», – диделəр алар. Кемдə, кайда тору җəһəтеннəн Хəйретдин агай алай өзеп əйтергə ашыкмады, кыенсынып кына чыгып китте, өйрəледə бер кич, буткалыда ике кич кунгалап, атна чамасы үз пуҗымы тирəсендəгелəрдə вакыт кыскартып йөрде дə авыл уртасында диярлек ялгыз гына тереклек итеп яткан Минниса карчыкка йортка барып керде. Миннисаның ире куянчы Əфлəтун сугыштан кайтмады, балалары исə берəм-берəм КамАЗга күченеп беткəннəр иде. «Рəнҗемисеңме безгə?» – дип сорады Миннəхмəт. Хəйретдин агай башын гына чайкады. «Мунчаңны күчереп салып бирəм», – диде Сабирҗан. «Кирəкми», – диде Хəйретдин агай. Миннəхмəт тə, Сабирҗан да шул сүзне ишетəселəрен алдан ук белеп килгəннəр иде. «Хəйретдин агай да Хəйретдин агай!» Ул язда авылга шул тансык сүз кайтты. Дуга бөгү, тəртə каеруларның кирəге калмады – атлар бетеп бара. Мичкə утын ягучылар да бармак белəн генə санарлык калган, һəркемнең патша сарае кебек гүрничəсен ташкүмер кайнарлаган су җылыта. Нəүрəп өслəрен ныгытасы, бура тактасын алыштырасы юк – кар базларын тоташтан күмгəннəр, аларын дəү-дəү ак аюлар – холодильниклар алыштырган. Чилəк төплəү, казан ямау, аяк киеме төзəтүлəр дə иске сүз булып телдə генə калган, аз гына тузды исə чыгарып ташлыйлар, ватылды исə чүплеккə ыргыталар. Үзгəрешлəрне киткəнче үк сизенə иде Хəйретдин агай, əмма сəфəрдəн соң ул туган ягына бөтенлəй башка күз белəн карады. Шиксез, Хəйретдин агайның абруен югары йөрткəн һөнəрлəрнең авылда кирəге калмаган иде, кирəге юкның кадере дə юк, алай да ул тына белмəде, күрше-коланның койма-капкаларын тикшереп, кадаклап, иплəп-сиплəп чыкты. Бушаган араларда су буеннан тал чыбыгы ташып, эссе мунчада пешеклəп, кəрҗин үрде, сыбызгы ясап малайларны куандырды, карчык-корчыктан сүз дə ишеткəлəде. «Сыбызгы сызгыртып кирəкмəгəндə җил чыгаралар», – дип сукранды əби-сəбилəр. Минниса карчык исə Хəйретдин ни кыланса да канəгать иде, өй арасына күптəн көттергəн ир-ат керде, булышчы табылды. «Актык көннəргəчə бергə булырга язсын!» – дип, карчык һəр иртəне Хак Тəгалəсенə ялварды. Яхшы юлдаш иде Хəйретдин агай! Ел дисəм аз, ике ел узды дисəм күбрəк булыр, – көннəрдəн бер көнне, атна кич иде бугай, Хəйретдин агай Минниса карчыкның чите кителгəн түгəрəк көзгесе каршында хəйран озак маташты. Кайчы белəн мыегын кыскартты, чалгы плитва белəн җыерчыклы ияк астын, юкарган колак тирəлəрен чистартты. Борын тишегеннəн əрсезлəнеп тырпайган төклəрнең башына эскəк җитте. Чилəбедəн кайтканнан бирле ял иткəн күнитеккə дə май тиде, пинжəген кат-кат кагып, җиң очларын озаклап сыпыргалап киде Хəйретдин агай. «Əллə миннəн китəргəме исəбе?» – дип коты чыгып уйласа да, Миңниса карчык аны-моны сорарга базмады. Кулын артына куеп салмак басып чыгып киткəн картын күз белəн бик еракка кадəр озатып калды. Хəйретдин агай туп-туры идарəгə барып керде һəм гомерендə иң озын сүзне шушы кичтə əйтте: — Кул бит ул, кул! Бер дə тик торганны өнəми... Үзем дə белмим, гел эш сорап тора. Инде генə ял итəргə утырам, я бер эш күзгə чалына, я икенче эш. Кулны əйтəм, зарыга! Кул зарыгуын белгəнегез бармы икəн, харап нəрсə ул! Кайтканнан бирле күңел урынында түгел, борсалана көн-төн. Чөнки димен, ике кулга бер эш юк. Эш юк, каһəр суккыры! Эше юкның җаны тыныч түгел, ял итеп булмый. Даваегыз, егетлəр, бер эш табышыгыз миңа! Идарəдəгелəр көлемсерəп бер-берсенə караштылар: — Эшлəп торасың ич, Хəйретдин агай, – диде бригадир. — Күнегелгəн күмəк эшкə чыгасым килə. — Син, Хəйретдин агай, Ватан сугышы инвалиды. Ике мəртəбə авыр яра алган, кан койган кеше. Колхозыбызның хөрмəтле ветераны. Пенсия аласың. Алай да гел диярлек булышасың. Сине ныклап эшлəтергə хакыбыз юк, – диде йомшак телле парторг Мəймүнə.
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги