Перейти к содержимому
Максиметер

Бала-чага, үсмерлəр, кыз-кыркын урманда. Язкилденең урманнары исə əкияттəге Кырлай урма...

Бала-чага, үсмерлəр, кыз-кыркын урманда. Язкилденең урманнары исə əкияттəге Кырлай урманнары кебек матур, бай, ул поты-поты белəн бал бирə торган юкəлеклəр дисеңме, ул гөреҗдəлəр чəчелеп үсə торган каенлы аланнарын əйтəсеңме, ул шомыртлы, баланлы урыннарны сөйлисеңме, һəммəсе муллык-саулык чыганагы! Яшьрəк юкəлəрнең иң аскы ботакларын кыркып, укучы балалар себерке бəйли. Язын бəрəннəргə, бозауларга күчтəнəч! Болыннарда, көтүлеклəрдə, сугарулы плантациялəрдə дə эш кайнап тора, мең салават күпере ясап, төрле-төрле хикмəтле машиналар туктаусыз су сиптерə. Чапкычлар əзер, печəн җыйгычлар əзер, лафетлар төзек, комбайннар муеннарын сузып рəт-рəт булып арыш кырларына текəлгəннəр – бүгеннəн чыгалар, боерык кына бир! Биек-биек шомабаш сенаж башняларында җылы җил уйный, алар да Язкилде болыннарының печəнен, кырларының люцернасын, кукурузын, борчак саламын көтеп дүртəүлəшеп балкып утыралар. Кыскасы, һəркем эштə, һəркем хəл кадəренчə файдалы хезмəттə! Запчастьлар бар, ягулык ташылган, агитбригада планы төзелгəн, «кош-корт котырына» дип идарəдəгелəрнең нигə əле эче пошсын?! Катгый карар кабул ителгəн, чүп-чарны тоташтан ташып торалар, машина туктаусыз дөпелди, капчыклар арта тора... Шулаен шулай да, əлегə без беренче танышкан кеше Хəйретдин агай җилəстə борын сызгыртып йоклап ята түгелме соң? Əллə карар аңа кагылмыймы? Бардыр, койрыкны сыртка салган сөрхəнтəйлəр Язкилдедə бардыр! «Күктə ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!» Күктə генə түгел, җирдə дə əллə нилəр бардыр! Хəйретдин агай да, Гəрəй-хан кушаматлы усал əтəч кебек, безнең алдагы күңелле əңгəмəлəребездə мəгълүм бер урын тотканга, аның турында да аз-маз сөйлəмичə узып китеп булмас. Гадəттəгечə, анкеталар талəп иткəнчə, иң əүвəл аның туган елына тукталыйк... Менə син ə! «Хəйретдин агайга ничə яшь?» – дип уйладым да, җавапсыз тотлыгып калдым. Була бит шундый кешелəр, аларга ничə яшь икəнен тəгаен əйтү дə кыен. Кыен гынамы сиңа, мөмкин түгел! Язкилде кешесе Хəйретдин агай да əнə шуларның берсе иде. Яхшы ата-ана баласы, кендек əбисе артына берне чəпелдəткəч, барлык сабыйлар сыман, акырып елап җибəргəн; көне килгəч, аңа да «кызыл ыштан» үлчəгəннəр, үскəн-үрмəлəгəн, йөгереп тə киткəн. Барысы да кешечə, һəммəсе күз-күргəнчə гадəти. Бер ягы сəер – аңа туган көненнəн башлап бүгенгəчə бар халык, олысы-кечесе, «Хəйретдин агай» дип кенə дəшə. Башкаларга «абый», «абзый», «дəдəй» дилəр, яши-яши «бабай», «дəү əти» дəрəҗəсенə күтəрəлəр, «җизни» бар, «каениш» бар, «кода»лар күпме, «яшьтəш», «адаш», «кордаш» – тагын əллə кемнəр, əллə нихəтле матур исемнəр авыл-күршене бергə укмаштырып яшəтə, ə аңа гомер-гомергə бары бер сүз белəн «Хəйретдин агай» дип кенə эндəшеп килделəр. Хəйретдин агайның, үсеп җитеп, кайчан өйлəнгəнен дə, башка чыгып, авыр гына тереклек итə башлавын да, кызларын кияүгə биреп берəм-берəм читкə таратуын да, төпчек малае курнус Мидхəтнең ата-анасының җанын көйдереп читтə – Чилəбедə төплəнүен дə («Əйдə, туган, Чилəбегə, рəхəтлəнеп чилəнергə!» дип җибəрə бик ачулы чакларында Хəйретдин агай), олы кызы Майбəдəрнең өченче бəбəйдəн вафат булуын да, газиз карчыгы Сабираның шул хəсрəттəн урын өстендə бик озак авырып ятып, Хəйретдин агайның ничəмə-ничə еллар карчыгын җилкəсенə кочтырып мунчага алып барып йөрүен дə, ниһаять, Сабираны җирлəвен, карчыгы кабере өстенə биниһая олы ак таштан һəйкəл куюын да белəлəр, хəтерлилəр... Чəчлəре көмешлəнүен, сакал-мыекларында таш катыгыдай чал куеруын да күреп торалар, һəммəсе күз алдында, картайды Хəйретдин агай, тəбəнəклəнде, биле бөкрəйде, əмма аңа мөнəсəбəт тə, эндəшү рəвеше дə шул килеш калды, үзгəрмəде. Үзе дə, гадəтлəре дə авылча гади түгел иде аның, кайгы-шатлыгын уртак итəргə бер чакта да ашыкмады, килгəн сагышы үзəгенə сеңде, аз сүзле, сабыр холыклы була калды. Кызын җирлəгəч тə тилмереп еламады. Язкилдегə кайтты да, кулларын корсагы өстендə кушырып, кояшның моңсу баешына текəлеп, бер ялгызы атна буе капка төбендəге бүкəндə утырды. Майбəдəр кияүгə китеп үлеп калган Түбəн авыл кояш баешында иде. Атна утырды, тирəн итеп бер көрсенде дə,

731 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.