Перейти к содержимому
Максиметер

берни булмагандай балтасын биленə асып, эшкə чыгып китте.

берни булмагандай балтасын биленə асып, эшкə чыгып китте. Кызының вафаты турында беркем белəн берни сөйлəшмəде. Карчыгын җиргə тапшырып кайткач та атна буе ялгызы булды, бу юлы да кеше арасына чыкмады. Өчесен дə, җидесен дə уздырмады. Кеше күзенə күренмəде, ишек шакыганнарга ачмады. Күрше-колан: «Кайгысыннан эчеп ятамы əллə бичаракай?» – дип борчылды. Кибетче Фəсхетдин, бөкресен җилкəсендə сикертеп, өч бөртек сары сакалын учлап, «Хəйретдин агайның бер чакта да чүллидəн ары аракы алганы булмады», дип ышандырып торгач, авылдашлары ул уйдан кире кайттылар. Үлеп ятамы əллə дисəң, һəркөн өйлə вакытында морҗасыннан төтен күтəрелеп, эчтə җан иясе барлыгын хəбəр итеп торды. Атна узгач, Хəйретдин агай урамга чыгып тирəн генə бер көрсенде дə, эшлəпəсен батырып киеп, балтасын билбавына кыстырып эшенə юнəлде. Балта остасы, пыялачы, итек төзəтүче, такта яручы, калайчы, тегермəн ташы тешəүче, дуга, тəртə бөгүче, тагын бик күп, авыл халкы өчен бик тə кирəк һөнəрлəрнең иясе, булдыклы ир иде ул! Əткəсе атаклы оста иде, улы аннан да уздырды! Бала-чагага күпме уенчык кына ясады ул, балчыктан сыбызгы əвəлəде, талдан кəрҗин үрде, кыз-кыркынга җилəккə йөрергə каен тузыннан тырыс текте. Ул кайнаткан каен сагызын бөтен авыл бик яратып чəйни торган иде! Чилəк төплəүче дə ул, кисмəк-чапчак чабучы да ул, илəк кысасы бөгүче дə, самовар ямаучы да ул! Язкилде кешелəре, аның җанына үтеп кереп якыная алмасалар да, Хəйретдин агайның кадерен бик иртə белделəр, яшьтəн үк олылап йөрттелəр. Сабан туйларында ул хөкемче булды, сугым ашына чакырсалар, урыны түрдə иде. Бəлки шул, һəркемгə, һəр җəһəттəн кирəге чыгып торганга, йорт сукмагыннан кеше өзелмəгəнгə, бик яшьли əткəсенең кул арасына кереп тирə-юньдə дан алганы өчен, яше-карты аны «агай» дип атап йөрткəндер дə? Инде картая төшкəч, карчыгы тəмам урын өстенə егылганда, «ике кулыңа бер эш булыр, йөрергə дə якын» дип, аны мəктəпкə завхоз итеп куйдылар. Кинəнде укытучылар, рəхəтлəнде мəктəп директоры, сөенде укучылар! Ишеклəр очып кына ачылды, пыялалар һəрвакыт бөтен, җил үтмəслек итеп сыланган; парталар төзек (РОНО инспекторларының үткен күзенə кереп рəт-рəт тезелешеп ялтырап торалар!), күргəзмə əсбапларның барысы ремонтланган, утын ташылган, киселгəн, вакланган, мичлəр акшарлы, йозаклар төзек, хезмəт кабинетындагы балта-өтергелəр гали пəкесе кебек үткер, струклар иң пеше каен такталар өстеннəн дə боз өстендəге чана кебек кенə шуалар, ак йомычкалар куштан кеше мыегы төсле алкаланып-алкаланып чожлап идəнгə сибелə, кайсы яктан килеп сынасаң да, хуҗалыкта ныклы тəртип, хуҗа барын раслап торучы иплелек иде. «Пушкинның Балдасы кебек син, Хəйретдин агай, җиде кешелек эшлисең», – дип мактый аны бəйрəмнəрдə директор. Шуның өстенə Хəйретдин агай укытучыларның өенə дə барып йөри, вак-төяк ремонт ясый, мич чыгара, утын кисешə, токмач кунасы ышкып бирə, үткер пыяла белəн уклау шомарта, тагарак-ялгаш чаба, кисмəк төпли, мичкə кыршаулый, кыяр тозлаша, бəрəңге алыша, кирəк икəн, менə дигəн бəбəй арбасы да ясап бирə, бер дə, бер дə тик тора белми иде. Тагын бер мөһим якны əйтми китəргə ярамый, Хəйретдин агай берчакта да акчага кызыкмады, бирсəлəр дə, бик читенсенеп кенə, азын гына, кат-кат рəхмəтлəр укып, «Сабира апагызга тəм-томга тотсам гына инде», – дип өстəмə аңлатып кына алды. Ашарга утырганда ризыкка тотынырга ашыкмады, ике-өч мəртəбə: «Əйдəгез, барыннан җитешегез инде, Хəйретдин агай», – дип кыстагач кына, иң əүвəл, икмəк кыерчыгына үрелде, алды, валчыгын аш тəлинкəсенə кагып төшерде һəм, ашыкмыйча, утырдашларына ишеттермичə генə чəйнəргə тотынды. (Дәвамы бар.)

669 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.