Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ vk.ru/club223866279 1. Һай, биек тə соң Сəлəхетдиннəрнең читəне! Бер иш юанлыкта, гел бер буй чиклəвек чыбыкларыннан җил үтмəслек тыгыз итеп үрелгəн, исең китəр! Əнə җитез генə күтəрелеп килгəн кояшның кылыч нурлары читəннең тар ярыклары аша көчкə-көчкə кысылып үтеп җиргə зəгыйф ак шадралар сузганнар. Түшен киереп, тамак асты алкаларын селкетеп йөргəн кызгылт гаярь əтəч бүген əллə ничə мəртəбə шушы читəн янына килеп карады, əмма очып кунарга йөрəге җитмəде. Келəт алдындагы буш ялгашны чукып маташкан тавыклар ишегалдына таралыштылар, җим эзлəгəн күзлəре читəн тирəсендə баядан бирле уралган əтəчкə төште. "Əһə! – диештелəр алар, бер-берсенə горур хуҗаларын күрсəтеп. – Əтəчебезнең болдыр култыксасына басып кычкырганы бар, лапас өрлегеннəн аваз салып таңны уята, өй кыегына сөялгəн биек баскычны бар дип тə белми... Инде бу читəн башына менеп тə бер тавыш бирсə, бөтен дөнья əтəчлəрнең котын алачак!" Əтəч тə җүлəр түгел, тəҗрибəсе һəм куəте бар, ишле кəнизəклəренен ни көткəнен күз карашларыннан сизде, тавыклар аның дəрт-дəрманын көчəйтеп кырлый-кырлый читəн күлəгəсендə сырпаландылар. Ниһаять, əтəч тəвəккəллəде – ишегалдын иңлəп канатларын җилпеде, мəгърур башын кыегайтып, күккə карады һəм, мə сиңа, читəн казыгына очып та кунды. Өстəн караганда, дөнья бик киң һəм тавыклар бик вак булып күренделəр. Югарыга карады, кояш та тары бөртегеннəн əллə ни зур түгел иде... Муен йоннары күпереп тырпайды, муен бер карышка озынайды, канатлары жил-давыл чыгарды һəм... чү! Ни булды?! Киң җиһанга дəһшəтле аваз салырга җыенган кызгылт əтəч читəннəн егылып төште. Егылган җиреннəн – кычытканнар арасыннан – уктан атылып чыкты да озын, таза ботларын яхшы юртак кебек як-якка ташлап, яңгырдан-кардан каралып беткəн юан-юан бүрəнəлəрдəн салынган келəт астына кереп тə качты... Дөньякүлəм чуалышлар күзлегеннəн түгел, шушы авыл төбəгендəге хəллəрдəн генə чыгып караганда да бу вакыйгада əллə ни искитəрлек нəрсə юк та кебек, əмма ул без алдарак танышачак кешелəр язмышына турыдан-туры һəм бик тыгыз бəйлəнгəн булганга, без бу гадəти йорт кошының шул иртəдə егылып төшү фактын зурлап əйтеп китүне кирəк санадык. Кайчагында тормыштагы бик нəни вакыйгалар да һич көтелмəгəн зур нəтиҗəлəр китереп чыгара, «Ихтималның арты киң!» ди безнең тапкыр халык! Бу юлы да шулайгарак китте эш, кызгылт əтəчнең һич көтелмəгəндə егылып төшүе байтак маҗаралар тудырды, шуңа күрə сүзебезне нəкъ əнə шул кеп-кечкенə вакыйгадан башлап киттек. Ни хəл итмəк кирəк, егылды да төште əтəч! Бөек хөкемдарларының җиргə мəтəлүен күргəч, тавык-кəнизəклəр, уалган савыттан тəгəрəшкəн терекөмеш тамчылары сыман, төрлесе төрле якка сибелде, шомланып кырлый һəм кытаклый башлады. Иң куштан симез сары тавык əтəч артыннан келəт астына кереп йомылды, ябыграк кара тавык кысыла-кысыла капка астыннан урамга ук чыгып китте һəм егылган əтəчнең иң явыз дошманы булган өшегəн кикрикле ак əтəч тирəсендə сырпаланырга тотынды. Мунча түбəсендə, тузанлы каен себеркелəр арасында, бөтен дөньядан качып, унбер йомырка өстендə шыпырт кына чырлап утырган бүрекле чуар тавык та чыдамады, өтек канатларын җилпи-җилпи, корыган яфракларны тузгытып, лапас эченə очып төште. Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, əкəмəт! Моңа күрше-тирə əтəчлəре дə игътибар иттелəр: муеннарын сузып, күкне күзəттелəр – тилгəннəр эскадрильясы очып килгəнме əллə?! Тауның карурманга якын кыяларында актык көннəрен уздыручы түш йоны коелган карт бөркет адашып авыл өстенə килеп чыкканмы?! Өерлəре белəн карчыгалар берəр яры күченеп барамы əллə? Һич югында, тавык ите сагынган кызыл төлке су уендагы куе таллар арасыннан ындырларны, тавык-чебеш тибенгəн тиреслеклəрне күзəтеп ятамы?... Əллə мур кыргыры бүре-явыз ук бармы?! Юк, күк чалт аяз һəм буп-буш иде. Əнə əллə кайда гына бер разведчик тилгəн оча, аның бу көтелмəгән тавыш-гаугага һичбер мөнəсəбəте юк икəнлеге күренеп тора, тавыш Югары очта, ə ул Түбəн оч буасы ярларына таралышкан гамьсез каз бибилəрен күзли булыр.
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги