Безнең хикəядə шактый күп кешенең исеме телгə алынды. Югары очның шактый малай-кызлары ...
Безнең хикəядə шактый күп кешенең исеме телгə алынды. Югары очның шактый малай-кызлары күзгə күренеп калды, инде берсе дə буталмасын, һəркайсысы үзенə тиешле урынны алсын өчен шушы урында, сүзебезне бүлеп, авыл советыннан алынган бер белешмəне теркəп китик. Кыска гына белешмə «Бу белешмə бирелəдер Язкилде авыл советы тарафыннан шул ук авыл гражданы Сəлəхетдин Билялетдин угылы Мөхетдиновка шул хакта, ягъни бүгенгесе көндə аның гаилəсендə түбəндəге кешелəр исəплəнəлəр: — Мөхетдинов Сəлəхетдин – гаилə башы. — Мөхетдинова (кыз чагында Гаделшина) Гөлбикə – аның хатыны. — Мөхетдинов Габбас – улы, бүгенгесе көндə Əлмəттə яши, өйлəнгəн, универмагта грузчик. — Мөхетдинова (Җаббарова) Рауза – кызы, бүгенге көндə Чаллыда яши, кияүдə, кибет мөдире. — Мөхетдинов Хəйдəр – улы, авылда үз янында яши. Механизатор. — Мөхетдинова Вəзилə – кызы, медпункт мөдире. — Мөхетдинов Зөфəр – улы, укучы. — Мөхетдинова Фирүзə – кызы, укучы. — Мөхетдинов Зəйтүн – улы, укучы. Җиде бала анасы буларак Мөхетдинова Гөлбикə «Ана даны» ордены белəн бүлəклəнгəн. Өченче дəрəҗəдə». Гербовой пичəт һəм имзалар белəн расланган шушы белешмəдəн сез Хəйдəрнең өченче бала булуын да, механизатор икəнлеген дə белдегез инде. Алдарак без Язкилде авылында кызу эш өсте булуын, һəркемнең эштə булырга тиешлеген, идарə карарының ныклыгын һəм идарəдə шулай дип уйлауларын искəртеп узган идек инде. Колхоз идарəсендə Хəйдəрне дə бүген эштə дип белəлəр һəм ул печəн оны ясаучы агрегатта хезмəт күрсəтə дип исəплилəр иде. Тик бу юлы идарəдə ялгышалар иде. Хəйдəр бөтенлəй колхоз эшендə түгел. Хəтта авылда да юк. И балалар, балалар! Бала һəркемгə газиз, керпенең дə баласы йомшак, карга баласы да ак... Габбас үсеп җитте, өйлəнгəч, өйдə өч кенə көн торды, Əлмəткə күчте. Күчүенə рəнҗегəн иделəр: «Бурычын түлəмичə ычкынды». Эшкə универмагка урнашкач куаныштылар: «Авызы-борыны майда булыр!» Габбаслар хəзер ике елга бер генə авылга кайталар, Əлмəт – Язкилде юлын Гөлбикə апа такырлый. Кызлары Раузаны Түбəн авыл егете Чаллыдан кайтып алды. Райпотребсоюзда эшлəүче егет иде, берсүзсез, дүрт-куллап бирделəр. Кибетче иде Рауза, тора-бара мөдир дəрəҗəсенə иреште. «Шулпасы күршедə кайнаса да, ите бездə пешəр!» – Раузаның һəм кияүнең яраткан сүзе. Бу сүз Сəләхетдин абзый белəн Гөлбикə апаның да йөрəгенə бик ята! Чаллы юлын да буш тотмый Гөлбикə апа, яңа шəһəрнең базарларын, кибет-складларын, бəлəкəй ларекларын гына түгел, якын елларда кайда, нинди кибет ачылачагын шəһəр төзүче иң хəбəрдар кешелəрдəн дə төгəлрəк белə. Хəйдəргə ата белəн ана аерым өмет багладылар. Укуы өчле-тугызлы, тəртибе кеше арасында килделе-киттеле булса да, Хəйдəр өйдə бик яшьли кул арасына керде, вак-төяк йомышка ярый башлады. Эшкə кулы ята иде малайның. Бер вакыйгадан соң, Сəлəхетдин абзый Хəйдəрне аерата яратты. Лапас артында əллə ничə елдан бирле җыйналып килгəн тирес тавы бар иде. Бер язда аталы-уллы шул тиресне ындырга чəчəргə булдылар. Тирес тыгызланып агачка əверелгəн иде. Бер көн чаптылар, икенче көнне ызаннар буйлап ташыдылар. Икенче көнне кич белəн Хəйдəр əтисенə болай диде: «Болай интеккəнче, шартлатыйк без бу тауны, əти!» Сəлəхетдин көлеп куйды һəм улына буш эш белəн маташмаска кушты. Хəйдəр кире иде. Төннең төн буе йокламады, «тирес шартлаткыч агрегат» эшлəп азапланды. Икенче көнне лапас баганасы артына посып, аны тирес астына чокып урнаштырды. Дөрес, «тирес шартлаткыч агрегат эшлəмəде», əмма малайның тырышып азаплануы, əмəлен табарга омтылуы ата күңеленə бик хуш килде. Хəйдəр əнисенең күңелен дə бик тиз яулап алды, җеп эрлəгече ясады да өч-дүрт кичтə əнисенең бар булган йонын эрлəп бетерде. «Бу малайдан эш чыга!» – диде атасы. «Өмет бар моңарда!» – диде ана. Сəлəхетдин абзый Хəйдəрдə үз дəвамын күреп куанды... (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги