Перейти к содержимому
Максиметер

Язкилде авылына ят күз белəн, читтəн килгəн кеше күзе белəн карады. Бик үзгəргəн икəн а...

Язкилде авылына ят күз белəн, читтəн килгəн кеше күзе белəн карады. Бик үзгəргəн икəн авыл! Матурайган. Йортлар берсе-берсеннəн шəп. Коймалар бизəкле. Капкалар сəнгать əсəрлəре кебек, мунчалар, амбарлар, келəтлəр бер-берсеннəн олы. Һəркайсы ярты ындырны алып утыралар. Гараж ишеклəре тимерле. Тимерле ишеклəрдə йозаклар. Ишегаллары асфальтланган. Телевизор мачталары Язкилде өстеннəн узган болытларның итəклəреннəн тартып алырлык. Нинди рəвешлəре генə юк аларның! Түгəрəге, өчпочмаклысы, дүрткеллесе, һəр хуҗа мачтаны һəм антеннаны күршесенекенə охшатмаска тырышып ясаган һəм телəгенə ирешкəн. Нинди генə антенналар юк Язкилде күгендə! Авыл кешесенең характеры йортында, нигезендə чагыла. Авыл кешесенең кемлеген капка бигенə тотынгач ук белеп була. Авыл кешесенең байлыгы, ярлылыгы, уңганлыгы, ялкаулыгы ихатасының бөтен ноктасыннан күзгə кереп, кычкырып ук тора. Вəзилəнең аяк табаннары кычытты – аның шушы минутта ук авылыннан мəңгегə качасы, шəһəр арасына кереп югаласы килде. Шəһəрдə үзеңчə яши яласың! «Үзеңчə яшəү», Вəзилəчə, кеше белəн аралашмыйча, катнашмыйча һəм үз гаилə серлəреңне берəүгə дə чыгармыйча яшəү була иде. Белə Вəзилə, укыганы да бар, ишетеп тə белə – шəһəрдə бер йортта, бер этажда күршелəр булып яшəгəн кешелəр дə бер-берсен белмилəр, йомыш-юлга кермилəр, кунакка да читлəрне, ерактанрак чакырырга тырышалар. Бу хəлне газеталарда хурлап, «заманыбызның əшəке чире – некоммуникабельность» дип атап йөртəлəр. Хурласыннар, эт өрер – кəрван йөрер, ə Вəзилəнең нəкъ менə шундый тормышта яшисе килə, күршелəренең бəбəклəренə туп-туры чекерəеп карап эндəшмичə генə бүксə киереп узып китəсе килə. Кунакка җəһəннəмнəн – күршелəр белмəгəннəрне чакырасы килə. Əгəр Җəмил аныкы гына булса, аның сүзен генə тотар булса, əгəр аны кадерлəп кенə яшəр булса, карурмандагы ялгыз йортта да яшəргə риза Вəзилə. Əгəр Җəмиле бер-бер кодрəт белəн аның хəзерге уйларын белеп килеп чыкса да: «Əйдə, җанашым, бүгеннəн лесник булып китəм, миннəн калма!» – дип кулын сузса, Вəзилə бер минут та икелəнеп тормас иде. Күзе күрмəс иде мондагы артык мəшəкатьлəрне. Мəшəкатьлəр тормышны бутый, күңелдə шик тудыра. Мирфатыйх йорты белəн Сəлəхетдин йорты арасына татулык бер чакта да кайтмаячак. Җəмил белəн Вəзилə кушылып авылда калсалар да, бу ике йорт арасындагы бетмəс көнчелектəн вакытсыз гүргə керəчəклəр. Ярты сəгать дисəм аз, сəгать ярым дисəм күп булыр, шактый таптанып йөрде Вəзилə медпункт тирəсендə. Моңарчы пункт тынычлану урыны иде, бүген, Сəкинə аяк басканнан соң, дөньяның бу тыныч почмагы да җан биздергеч җəһəннəмгə əйлəнде. Моннан ары ничек яшəр дə Вəзилə, Җəмилен нинди ырым ысуллары белəн үзенə кире кайтарыр. Егетне югалтуына бер тамчы да шиклəнми иде ул шушы авыр минутларда. Сагышлы, кичке минутларда... Зөфəр, əлбəттə, биек каланчада торып апасының күңелен нинди каршылыклы, усал һəм рəхимсез уйлар билəгəнен белə алмады! Усал уйлар кайнаган күңел – тəмугтагы сумала казаны ул, хөрмəтле укучым! Языклы кешелəрнең күңеллəре тулы казан белəн бер! Дөрес, Зөфəр апасының усаллыгын да, рəхимсезлеген дə белə, əмма барыбер аны яхшы күңелле, тырыш кеше дип саный. Җəмил артыннан шпионлык кылырга кушуы да егетне яратканы, көнлəшүе аркасында гына булды ич аның, дип юата үзен Зөфəр. Бүген җиңелергə боеруны да Зөфəр үзенчə – бары тик гыйшык бəласе дип кенə кабул итте. Ялгыша иде егет, Җəмилне өзелеп яратканнан тумады кыз күңелендəге ул мəкерле уйлар, андый фикерлəр Вəзилə Вəзилəне – Югары очның үзсүзле, кире беткəн Сəлəхетдин кызын яратканнан гына туды. Тик үсмер егет, каршылыкларда чыныкмаган беркатлы егет, алай тирəн уйлый белми иде əле, апасын туганнарча ярата иде ул. Ул Вəзилəнең үзеннəн бигрəк йодрыгыннан ныграк курыкты. Абыйсы Хəйдəр кайтып өлгерсə, Вəзилəгə Зөфəрне тукмарга ирек бирмəс бирүен. Хəйдəр күренми, Хəйдəр! «Хəйдəр» дидем дə, хөрмəтле укучым, тукталып калдым.

423 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.