Перейти к содержимому
Максиметер

сөртə-сөртə, вак-вак атлап зират эченə китте. Сөякне куак астына куйды, җиргə тезлəнеп ...

сөртə-сөртə, вак-вак атлап зират эченə китте. Сөякне куак астына куйды, җиргə тезлəнеп ике кулы белəн дə йөзгəн кебек хəрəкəтлəр ясап коры яфракларны җыештырып китерде, җентеклəп күмде, күренмəслек итте. Тезлəнгəн килеш хəтсез генə карап торды, дога укыдымы, телəк телəдеме, аңлап булмады, зираттан чыкканда, Хəйретдин агайның кансыз, юка бармаклары калтыраналар, ирен чите уйнап-уйнап китə иде... Ул көнне Зөфəр өйгə кайтмады. Хəйретдин агай янында каравыл өендə калды. Алар авылга кайтканда, Минниса карчык, кəстрүл белəн боткасын тезенə куеп, баскычта утыра иде, күренеп тора, хафаланган, борчылуы йөзенə чыгып, яңаклары сураеп эчкə кергəн... — Озакладың, сиңа əйтəм... – диде ул, картына елмаеп карап. – Кайда йөрдегез болай? Карчыгын күргəч, Хəйретдин агай, керфексез күзен кысып, Зөфəргə баш какты: «Сер бирмə!» янəсе, һəм: — Болын ягыннан урап мендем. Печəн чабарлык урыннарны карадым. Кышка да əзерлəнергə кирəк бит! – диде. Ботканы олы-олы агач кашыклар белəн бик яратып ашаганнан соң, биш-алтышар чынаяк чəй эчтелəр. Күңелле үк булып китте, Хəйретдин агай мəзəк сөйлəп карчыгын туктаусыз көлдерде, үзе һе-һе дип куанып утырды, мəгəр сизгер карчык картының нигəдер кəефе киткəнлеген бер карауда ук аңлаган иде. Ашны олылап, табын янында сүз кузгатмады, ашап-эчеп туйгач капылт кына сорап куйды: — Əллə чирлəбрəк торасыңмы, сиңа əйтəм? Хəйретдин агай шыпырт кына тагын Зөфəргə күз кысты һəм Миннисаның соравына җавап бирмəде. — Менə, Аллаһы боерса, озакламый печəнгə төшəрбез! Узган кыш та атка ризык такы-токырак булды. Быел мул итеп əзерлəрбез, дим. Сарай тирəсен дə ныгытасы бар, улак башындагы почмактан су да үтə, түбəне ябарбыз! Эш күп!... Əле генə зират капкасы янында үлем хəлендə яткан Хəйретдин агайның килəчəк турында, бары тик алдагы эшлəр турында гына сөйлəшүе Зөфəргə кызык һəм мəгънəле күренде. Аның тырышып-тырышып ботка ашавы, дөньяны-көнне мактый-мактый чəй эчүе дə бер дə юкка түгелдер кебек тоелды: алдагы тормыш барлыгына ул Миннисаны гына түгел, үзен дə ышандырырга тырыша иде бугай. Карт белəн карчык бер-берсен бүлдермичə, əмма җай килгəн саен, бер-берсен куəтлəп, көч биреп сөйлəшеп утырып калдылар. Зөфəр: — Хəйретдин агай, каланчаңа менеп төшимме? – дип сорады. — Мен, мен, – диде карт, нигəдер сөенеп. Зөфəр каланчага ашыгып менде, менгəч тə Югары очка карады. Өй тирəсендə хəрəкəт сизелмəде, күрше Мирфатыйхлар ишегалдында гына кемнəрдер тиз-тиз йөренəлəр иде. Аннары ул Түбəн оч ягына – Зəйдəн кайта торган олы юлга борылды. Юл тыныч түгел, дəү-дəү йөк машиналары уза, җиңел машиналар тыз да быз бер-берсен куалыйлар, мотоцикллар чаба. Байтак карап торса да, аларның чия төсле «Москвич»лары күренмəде. Вəзилə апасы ике тапкыр янгын сарае яныннан узып китте. Медпунктка барып җитте дə бер урында əйлəнгəлəп йөрде, эчкə кермəде, беркем белəн очрашмады, авыр гына атлап, кире борылып өйгə кайтып китте. Ул каланчада песи булып йомылып утырган атаклы капкачыны күрмəде. Килешли Җəмиллəргə кагылып: «Зөфəрне кайда калдырдың?» – дип сорарга ниятлəгəн иде, кереп тормады, күңеле җавап белəн канəгатьлəнер дəрəҗəдəн узган, əгəр Зөфəр каршысына килеп чыкса, ул аны... Əллə нишлəтер иде! Җəмилгə дə ачулы иде Вəзилə – шиксез! Сəкинəгə дə, Зөфəргə дə ачулы иде. Тик Җəмилне дə, Сəкинəне дə берни эшлəтə алмаслыгын бик ачык аңлый иде ул һəм аның бар җыелган ачу дулкыннары Зөфəр өстенə ябырылырга тиеш иде. Чынлыкта Вəзилəнең медпунктта эше юк, күрəсе кешесе дə юк, ул бары, үч ярсуына буылып, Зөфəрне генə эзли иде. Дөрес эшлəде Зөфəр каланчага ук качып, Вəзилə Хəйретдин агайны да, Минниса карчыкны да күреп узды, əгəр малай да алар янында булса, оятлы итə иде атаклы футболчыны, измəсен изеп арыш кабартмасы ясый иде! Җəмилне кулга иялəштердем, Зөфəрне колым ясадым дип ышанып йөргəндə генə, икесе дə бер көндə кызның юлына аркылы яттылар. Уйга калды Вəзилə. Соңарып килгəн акыл – һəрвакыт хəсрəт ул. Төште хəсрəткə Вəзилəнең башы! Җəмилгə, Зөфəргə, үзе үскəн

448 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.