Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 10. Зөфəр өйгə кайтырга курыкты. Язкилденең Түбəн очына җиткəч, ул иптəшлəреннəн аерылып калды. «Ник каласың?» – дип сорадылар, эндəшмəде, кызарынып башын түбəн иде. Аның хəзерге минутта Вəзилə апасы белəн очрашасы килми иде. Гомумəн, бүгенге көннең, уенның һəм җиңүнең булмавы хəерлерəк иде аның өчен. Чөнки бүгенге хəллəрнең иртəгəге, алдагы бик күп күңелсезлеклəргə нигез буласын ул аңлый иде инде. Хəзер өйдə Вəзилə апасы да авторитет, аның сүзе закон. Кулында диплом. Тапканын өйгə алып кайта. Өс-башын үзе юнəтə. Мал таба. Хəзер əти-əнисенең вəгазьлəре янына Вəзилəнең дə тавышы кушылып китə: «Малайлар, юк-барга акча əрəм итмəгез. Хəзер дөнья үзгəрде. Байлык кирəк дөнья көтəргə! Дус-иш, туганнарны хəзер бары тик акча гына берлəштерə». Ата белəн ана бер-берсенə карап куандылар. Ата белəн ана Вəзилəгə карап елмаялар. «Безнеке! Безнең кан! Үзебезнең тамыр!» Алар елмая, ə Зөфəргə куркыныч. Кайтмады. Олы су буена төште дə болында күмелеп ятты. Карыны ачты малайның, эче чурлады. Ул яткан килеш кенə як-ягын күзəтте: кузгалаклар бар, əнислəр, арырак бер төп какы да күренə. Зөфəр тезлəнеп, бөтерə-бөтерə, кузгалак ашый башлады, эченə ачы су йөгергəч ашыйсы килү тагын да көчəйде. Ул какы эзлəп бара башлады һəм зират коймасына төртелде. Күтəрелеп карады, сискəнеп китте: капка янында гына, эчтə, тезенə баш сөяге куеп Хəйретдин агай утыра иде. Зөфəр аңа эндəшмəде, күрмəмешкə салышты. Аннан сəерсенеп борылып карады, куркып та китте, картның кыяфəте мəзəгрəк иде. Гəүдəсе бер якка иңгəн, күзлəре йомык, чырае көлсу төстə. Алай да Хəйретдин агай малайның кыштырдавын ишетте, күзлəрен ярым ачып аңа борылды, төссез, коры иреннəрен чак кыймылдатып: — Кем булды əле анда? – дип пышылдады. — Зөфəр мин, Югары очның Сəлəхетдин малае, – диде Зөфəр тиз-тиз. — Нишлəп йөрисең монда? – дип хырылдады карт. — Минме? – Зөфəр ялганлады. – Бозау эзли идем, Хəйретдин агай. Картның ирен читлəренə аз гына саргылт күбек чыкты, ул тагын да ныграк янтайды, күзе шарланып акайды. — Хəйретдин агай, дим! Зөфəрнең йөрəге өзелеп төшкəндəй булды, ул өметсезлəнеп һəм куркып як-ягына каранды, карт һушсыз иде, ə тирə-юньдə бер җан иясе дə күренмəде. Зөфəр кычкырып тагын Хəйретдин агайга эндəшеп карады, җавап ишетелмəде, картның кул бармаклары язылдылар, баш сөяге тезеннəн җиргə тəгəрəде. Егет кайнарланып алга-артка талпынды, фуражкасын салып чирəмгə ташлады, биленнəн һəм муеныннан кочып картны шуңа яткырды. «Инфарктмы?» – дип уйлады ул. — Хəйретдин агай! Хəйретдин агай дим! Хəзер Вəзилə апаны алып килəм! Шактый еракта утлап йөргəн ялгыз атны абайлап: «Атка менəм дə чабам!» – дип тə уйлады. Картның балавыздай сары бит очында дəү чебен арлы-бирле йөри, Зөфəр учларын шапылдатып чебенне куды да картны күлəгəгə күчерергə уйлады. Базмады. «Əллə ярый аны кузгатырга, əллə юк!» – диде дə, сикереп торып, томырылып авылга чаба башлады. Җир буе киттеме икəн, арттан карлыккан тавыш белəн берəү аңа кычкырды. — Əй Сəлəхетдин малае! Əй Зөфəр! Узды! Бетте! Коты чыгып борылып караса, зират киртəсенə ябышып Хəйретдин агай басып тора. Улмы, əллə өрəгеме? Зөфəрнең чəчлəре кыймылдады, теле аңкавына ябышты, ияге исерек кеше кебек биеде. Карт тагын бу юлы ачыграк итеп кычкырды: — Əй Зөфəр, узды! Ул тез буыннарының калтыравын көчкə тыеп карт янына кайтты. — Кая чаба идең син алай? — Авылга. — Нигə? — Апаны алып килмəкче идем. — Сəлəхетдин малае дидеңме əле син? — Үзе. — Йөрмə. Апаң кирəкми. Чирлəштерəм мин. Булгалый. Тик бүгенгесен апаңа да, башкага да əйтмə. Сер тота белəсеңме? — Белəм, – диде Зөфəр, кызарынып. — Алайса, шул. Хəзер чүт кенə хəл алам да кайтам. Апаң кирəкми. Ə син нишлəп монда чуаласың? Зират тирəсе яшьлəр өчен түгел... Хəйретдин агай малайдан җавап көтеп тормады, аның каңгырып йөрүенең сəбəбен аңлаган төсле Зөфəргə телəктəшлек белəн яратып карады, көрсенеп куйды, күлмəк итəген кайтарып авыз читен сөртте, эшлəпəсен арткарак эшерде, иелеп баш сөяген алды: беравык карап торды, тагын бер көрсенде, сөякнең туфракка буялган күз урыннарын тезенə
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги