Менə ике як уенчылары да кырга чыгып сибелде. Ак күлмəклəр, зəңгəр трусиклар. Сары майк...
Менə ике як уенчылары да кырга чыгып сибелде. Ак күлмəклəр, зəңгəр трусиклар. Сары майкалар һəм кара трусиклар. Судьялар чыкты, сыбызгы сызгырды, Җəмил абыйсы: «Йə, Зөфəр, бөтен өмет ныклыгы синдə!» – дип, читкəрəк китте. Туп, ике як малайларын да əйдəклəп, тамашачы укучыларның сулышын кысып, кыр тирəли арлы-бирле йөгерə башлады, очып та киткəлəде. Башта аның чабуында бер генə мəгънə дə юк иде, бара торгач ул да акылга утырды, ике як капкасына таба җитезрəк узарга кереште. Зөфəр күз алдында тигез кыр. Зөфəр күз алдында иптəшлəре, аларны байтак кискен уеннарда бер тəн, бер җан иткəн команда. Бер кырыйда Җəмил абыйсы. Əнə туп нəкъ аның каршысына атылып килə! Оча, сызгыра, сакчы малайлар аның артыннан өлгерə алмыйлар, өмет бары тик Зөфəрдə! Һəм ул очып барып тупны кочаклап алды... Вəзилə апасы да, өйдəге мəкерле килешү дə, бүлəк сəгать тə шушы мизгелдəн онытылды. Ул мəчедəн дə җитезрəк кыланды: сикерде, очты, мəтəлчек атты, аркасына ятты, тəгəрəде, түше белəн бишəр метр шуып барып йөгерек тупны каплады, кочаклады, аягы белəн типте, башы белəн сөзде, корсагы белəн бəрде, арты белəн утырып та һөҗүмгə бирешмəде, кыскасы, һəммəсен кыланды, əмма бер гол да керттермəде. Аңа, ялгышмы, уйлапмы, өч мəртəбə китереп типтелəр, биш-алты малай өстенə егылып измəсен изделəр, бер тапкыр уң кулының баш бармагы каймыкты, бармак шундук шешеп чыкты, терсəклəре җиргə ышкылып суелды, теше канады, тез капкачлары сызлады, кабыргалары авыртты, пирчəткəсенең бармакчалары тишелеп бармаклары тышка чыкты, əмма Зөфəр бер гол да керттермəде. Аның капкасы сихерлəнгəн, пичəтлəнгəн иде. — Ни булды сиңа бүген, егет? – дип котлады аны Җəмил абыйсы. Ə иптəшлəре аны иңнəренə утыртып кыр буйлап бер əйлəнеп чыктылар да бөтен Түбəн авылны яңгыратып «Ур-ра!» кычкырдылар. — Ни булды?! – дип кабатлады Җəмил. — Белмим, – диде ул оялып кына. Белə иде, ялганлады, белеп бетермəсə дə, сизенə иде. Аны Вəзилə апасының сүзе – хыянəткə өндəве котыртты. Апасының оятсыз тəкъдиме җенлəндерде. Бер ел интернатта торып укыгач, сүзлəрнең башка мəгънəлəре дə барын төшенə башлаган, футбол уеннарында бердəмлек рухы, коллективизм сеңеп өлгергəн малай актив рəвештə Сəлəхетдин абзый белəн Гөлбикə апа кысасыннан ычкынып маташа иде инде. Уеннан соң Түбəн авыл буасына төшеп су коендылар. Зөфəр, укытучы тренерын бер читкəрəк алып китеп, күңел серен чиште: – Апа артыннан йөрмə, Җəмил абый, – диде ул. – Бетерəчəк ул сине. Һəм өйдə булган мəкерле килешүне түкми-чəчми абыйсына сөйлəп бирде. Җəмил абыйсы артык сүз озайтып тормады, көлеп куйды, əмма аның соры күзлəре үтə җитдилəнде, калын кашлары усал җыерылды. Ул Түбəн авылдан Язкилдегə менеп җиткəнче велосипедына атланмады, уйлары тирəн иде, уйлары авыр иде. Юлда ул Сəкинəне очратты, һəм хəерле сəгатьтə очратты. Сəкинəне күреп, күз салып йөри башлаган чагы иде. Икелəнə торган вакыты иде. Бүген ул аңа башка күз белəн карады. Аның җиткəн кыз булуын да, очкынланып торган саф күзлəрен дə, үзенə төбəлгəн карашның эчкерсезлеген дə күрде... Кайнар карашның мəхəббəтле күзлəрдə генə булуын бик яхшы аңлый иде Җəмил. (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги